Дрезден Техник университетыннан алман галим-урманчылары белән берлектә республиканың урман хуҗалыгында уртак проектлар тормышка ашырыла – “Ботаклы имән һәм вак яфраклы “ОМSК” юкәсенең катнаш утыртмаларын оптимальләштерү” һәм “Татарстан Республикасында “LesPlan” урман плантацияләре төзү һәм алардан файдалану”, бу проектлар Германиянең Бундестаг карары нигезендә Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан финанслана.
Урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе атна дәвамында Саксония территориясендәге питомникларда, урман хуҗалыкларында, агач эшкәртү предприятиеләрендә һәм фәнни урман үзәкләрендә булдылар. Соңгы көнне Дрезден Техник университетының урман факультеты белән таныштылар. ТР урманчылары Европадагы иң борынгы Тарандтның урман мәктәбенә нигез салучы Г.Готт һәйкәленә чәчәкләр салдылар һәм ботаника музеена экскурсия кылдылар.