Уеннар “КАИ-Олимп” спорт комплексында, Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре арасында узучы Спартакиада кысаларында оештырылды. Дәүләт контроле бүлеге башлыгы Нияз Таҗмиев, дәүләт контроле бүлегенең әйдәп баручы консультанты Андрей Атаманов, техник үсеш бүлегенең әйдәп баручы консультанты Риназ Мөхәммәтҗанов һәм биотөрлелек бүлегенең өлкән белгече Ренат Габидуллиннар кергән безнең команда көндәшләре буларак ТР буенча Табигатьтән файдалану идарәсе һәм ТР Икътисад министрлыгы спортчылары уйнады.