“2015 елда югары культуралы урман питомнигы” исеменә үткәрелгән конкурска йомгак ясалды

2015 елның 18 декабре, җомга

 

Министрлык системасында 55 база урман питомнигы бар, аларда узып баручы елда декоратив һәм җимешле-җиләкле токымнарның 1,7 миллион данә утырту материалы үстерелде. Урман питомникларында эшләүчеләр хезмәтне оештыруда алдынгы технологияләрне кертә, урман культуралары бригадалары югары күрсәткечләргә ирешә һәм мәйдан берәмлегеннән алына торган утырту материалының планнан артык күләмдә җитештерелүен тәэмин итә. Шушы күрсәткечләр конкурска йомгак ясаганда исәпкә алынды.

“2015 елда югары культуралы урман питомнигы” исеме “Арча урман хуҗалыгы” дәүләт бюджет учреждениесенең Сурнар җитештерү кишәрлегендәге һәм Лубян урман-техника көллиятендәге база питомникларына бирелде. Ел нәтиҗәләре буенча өйрәнү һәм тәҗрибә туплау буенча Шәһәр яны урман хуҗалыгының Матюшино җитештерү кишәрлегендәге база урман питомнигы югары культура питомнигы исемен янә раслады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International