Дәүләт табигый тыюлыкларының инспекторлык хезмәте тарафыннан әйләнә-тирә мохитне саклауда хокук бозуларны кисәтү буенча рейдлар үткәрелә

2015 елның 25 декабре, җомга

“Спас” ДТКЗ чикләренә керүче Куйбышев сусаклагычы акваториясендә заказник инспекторлары тарафыннан, ТР Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, судагы биологик ресурсларны алуда хокук бозу очракларын ачыклау һәм кисәтү буенча рейд чаралары үткәрелде.

Дәүләт экология күзәтчелеген үткәргәндә бер көн дәвамында сулыкта балык тоту буенча тыелган 47 корал (ятьмә) ачыкланды һәм тартып алынды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International