2016 елның 1 гыйнарыннан башлап үзагачны исәпкә алу буенча бердәм системага белешмәләр кертмәгән өчен җаваплылык кертелде

2016 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

РФ Табигый ресурслар министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик “РИА Новости”га биргән әңгәмәсендә хәбәр иткәнчә, белешмәләр тапшырмаган өчен штрафлар аз түгел – шәхси эшмәкәрләр өчен 7 мең сумнан 25 мең сумга кадәр һәм юридик затлар өчен 100 мең сумнан башлап 200 мең сумга кадәр тәшкил итә. Шул ук вакытта белешмәләрне тапшырмаган өчен, вакытында тапшырмаган өчен яки үзагач белән алыш-бирешләр турында белә торып ялган мәгълүмат тапшырган өчен штрафлар салыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International