Министрлык боерыгы нигезендә Яңа ел бәйрәмнәре чорында ылыслы яшь агачларны саклау өчен урманчы-белгечләрдән торучы 145 мобиль төркем оештырылды, алар транспорт белән тәэмин ителде һәм 20 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр урманнарда системалы рәвештә күзәтү эшләре алып барды, 257 мәртәбә рейдка чыкты. Урман фондын дәүләт контролендә тоту бүлеге белгечләре мәгълүматларына караганда, рейдлар нәтиҗәсендә административ хокук бозулар ачыкланган, алар буенча гомуми 23758 сумлык 14 беркетмә төзелгән, шуның 21396 сумы түләттерелгән.
Яңа ел бәйрәмнәре чорында урманчылар массакүләм мәгълүмат чараларында урманнарны саклау һәм аларга карата сакчыл караш турында, ылыслы яшь агачларны кисүнең мөмкин түгеллеге, шулай ук законнарда агачны законсыз кисү һәм урман утыртмаларына зыян салу өчен җаваплылык каралуы хакында аңлату эшләре алып бардылар.