“Балтач” дәүләт табигый комплекслы заказнигында хайваннар дөньясы вәкилләренә кыш чыгарга булышалар

2016 елның 15 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасының Балтач районы буенча хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану идарәсе белән берлектә заказник инспекторлары Балтач кишәрлеге урманчылыгы һәм “Балтач” заказнигы территорияләрендә тереклек итүче кыргый тояклы хайваннарны ризык белән тәэмин иттеләр. Тәүлек дәвамында “Азык” ҖЧҖ һәм “Мельпром” ҖЧҖ җитәкчелеге тарафыннан хәйрия ярдәме буларак бүлеп бирелгән 400 кг бодай бөртеге кулланылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International