Форум ел саен теләсә нинди яшь кеше һәм аның командасы үз проектын белдерергә һәм якларга, проектны тормышка ашыру өчен фикердәшләр табарга мөмкин булган төп яшьләр мәйданы булып тора. Форум нәтиҗәләре буенча иң яхшы идеяләр, проектлар һәм яшьләр программалары Татарстан Республикасы Хөкүмәте, коммерциячел партнерлар, инвесторлар һәм Форумны оештыручылар тарафыннан алга таба теләктәшлек күрсәтү һәм җиренә җиткерү өчен сайлап алыначак.
Республика яшьләр форумы Татарстанда 2010 елдан башлап тормышка ашырыла. Шушы вакыт эчендә Форум төрлечә үзгәртеп корылды, ләкин аның төп максаты үзгәрешсез калды – Татарстан Республикасы яшьләренең киң даирә мәсьәләләре турында сөйләшү, шулай ук социаль әһәмиятле, инновацияле, коммерцияле һәм иҗтимагый файдалы идеяләрне һәм яшьләр проектларын белдерү, алар турында фикер алышу, аларны бәяләү һәм алга этәрү өчен шартлар тудыру.
Быел анда катнашучылар үз проектларын Форумдагы 10 тематик мәйданчыкның берәрсенә тапшыра алачак:
“Инновацияләр территориясе”
“Архитектура һәм сәнгать территориясе”
“Эшмәкәрлек территориясе”
“Яхшылык территориясе”
“Куркынычсызлык территориясе”
“Спорт территориясе”
“Мәгълүмат территориясе”
“Кече Ватан территориясе”
“Тынычлык һәм ризалык территориясе”
“Яшьләр территориясе”
VI Республика яшьләр форумының оештыру комитетын икенче ел рәттән Татарстан Республикасы Премьер-министры – Халиков Илдар Шәфкать улы җитәкләячәк. Шулай ук, узган елдагы кебек үк, Форумдагы һәр мәйданны республикадагы профильле министрлык яки ведомство тикшереп торачак, мәйданчыкларның җитәкчеләре яшьләр оешмалары вәкилләре булачак.
“Безнең Татарстан” форумы гадәттәгечә берничә этапта узачак:
- 15 гыйнвардан башлап 29 февральгә кадәр читтән торып сайлап кампаниясе уза – Форумның www.forumtatarstan.ru сайтында, тиешле рәвешне тутырып, катнашу өчен үз проектыңны тапшырырга мөмкин булачак;
- 1 марттан 14 мартка кадәр Форумның читтән торып бәяләү этабы уза, аның кысаларында һәр проект эксперт бәясе алачак;
- читтән торып башкарылган этаплар нәтиҗәсендә һәр мәйданнан иң яхшы проектлар катнашулы этапка күчәчәк, ул 21 марттан 1 апрельгә кадәр узачак, аның кысаларында Форум финалистларының ТР министрлыкларында һәм ведомстволарындагы вәкилләр, экспертлар һәм Форум партнерлары белән турыдан-туры аралашу һәм алардан киңәшләр ишетү мөмкинлеге булачак;
- һәр тематик мәйданчык проектантларын бәяләү нәтиҗәсендә финалистлар исемлеге төзелә, алар апрель азагында үз проектларын Форум финалында белдерәчәкләр.
Форумның финал чарасы җиңүчеләрнең проектларыннан оештырылган, өч көнгә сузылган күргәзмә рәвешендә, белем бирү чараларын, мастер-класслар оештырып, фикер алышу мәйданнары корып, экспертлар белән очрашып һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан күргәзмәне карап узачак.
Быел Форумның иң яхшы проектлары Татарстан делегациясе составына керәчәк һәм “iВолга” ИФО Яшьләр форумы, “Таврида” һәм “Мәгънәләр территориясе” Бөтенроссия яшьләр форумнары, “Балтийский Артек” Халыкара яшьләр форумы, “Итуруп” Бөтенроссия яшьләр форумы, “Машук” Төньяк Кавказ округы яшьләр форумы кебек федераль мәйданнарда катнашачак.
Форумда 14 яшьтән 30 яшькәчә булган (35 яшькә кадәрле яшь галимнәр), Татарстан Республикасындагы югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, Татарстан Республикасының балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре активистлары катнаша ала.
Үз идеяңне белдерү өчен мөмкинлекне кулдан ычкындырма! Һәм исеңдә тот, республиканың киләчәге – синең идеяләреңне тормышка ашырудан тора!
Теркәлү һәм башка тулырак мәгълүмат www.forumtatarstan.ru рәсми сайтында.
VI Республика яшьләр форумы матбугат үзәге
8-937-618-90-60 (Анастасия)