“Ашыт” дәүләт табигый комплекслы заказнигы белгечләре гадәти биология дәресен кызыклы викторинага алмаштырдылар. Сыйныфны ике командага бүлеп, аларның һәркайсы биология һәм экология буенча үз белемнәрен күрсәтергә тиеш иде. Ярышлар башланыр алдыннан заказник белгечләре балаларга су саклау зоналарындагы экология системасының әһәмияте турында һәм ни өчен аларга быел зур игътибар бирелүе хакында сөйләделәр. Ахырда җиңүче командага “Ашыт” ДТКЗ Дипломы тапшырылды.