ТР Премьер-министры Илдар Халиков: “Урманда кешеләр иркен йөрсен өчен бернинди дә киртәләр, каршылыклар була алмый”

2016 елның 1 феврале, дүшәмбе

Бу хакта Министрлыкның йомгаклау коллегиясе утырышында ассызыклап үтелде. Коллегиядә Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Юрий Климов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллин, Татарстан Республикасының Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, Хөкүмәт әгъзалары, коллегия әгъзалары, территориаль органнар, федераль башкарма хакимият органнары, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Министрлар Кабинеты хезмәткәрләре, муниципаль берәмлекләрнең башлыклары катнашты.

Хисап нотыгында министр Алмас Нәзиров билгеләп үткәнчә, дәүләт куйган максатка ирешү кысаларында 2015 елда Министрлык тарафыннан урманнарны саклау, яклау һәм яңадан җитештерү буенча чараларны тулысынча башкару тәэмин ителде. Янгынга каршы кисәтү чаралары аркасында һәм янгын күзәтчелеге буенча оешкан төстә эшләү нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы урманнарында янгыннарга юл куелмады. Урман торгызу эшләре сыйфатлы итеп һәм үз вакытында, гомуми 2128 гектар мәйданда башкарылды.

Узган елда Буа урманчылыгының эш нәтиҗәләре һәм проблемалары турында аның җитәкчесе Илнар Гатауллин сөйләде. Коллегиядә чыгыш ясаган Лубян урман-техника көллияте укытучысы Павел Сухов тармак өчен кадрлар әзерләү системасында, аерым алганда, агач эшкәртү сәнәгате өчен белгечлекләрнең даирәсен киңәйтү зарурлыгы килеп туды, дип билгеләде.  Республиканың студент отрядлары үзәге директоры Ринат Садыйков  урманнарны төзекләндерү буенча студент отрядлары оештыру буенча республика тәҗрибәсен Идел буенча ФО һәм Россия буенча җәелдерү кирәклеге турында әйтте.

Премьер-министр Илдар Халиков узган елда урманчыларның эшен билгеләп узды, ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгенең рентабельлеген арттыру бурычын куйды һәм оператив тәртиптә аеруча кыйммәтле урман фонды объектларын кадастр исәбенә кую белән шөгыльләнү гамәлен йөкләде, бу эш территорияләрне законсыз биләп алудан саклау өчен кирәк. Шул ук вакытта шәһәрләр янәшәсендәге урман фондындагы законсыз төзелмәләрдән, шулай ук бүген иң күп хокук бозу очраклары күзәтелүче территорияләрдән эш башларга кирәк, диде.

Коллегия азагында хезмәткәрләрне һәм урман хуҗалыгы белгечләрен 2015 елдагы эш нәтиҗәләре буенча билгеләп, бүләкләп уздылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International