Сәвдә Кашапова урман хуҗалыгы өлкәсенә 1958 елның көзендә эшкә килә һәм шунда ук үз урманчылыгының урман мәйданнарын арттыруга юнәлтелгән шөгылен актив тормышка ашыру эшчәнлегенә керешә.
Урман инженеры буларак ул хезмәт сөючәнлеген, белемнәрен, хуҗалыкта кулланыла торган алымнарын урман утыртмаларының табигый составын яхшыртуга юнәлтә.
Сәвдә Кашапова, урманчылык хезмәткәрләре белән берлектә, зур-зур мәйданнарда, агач киселгән һәм табигый рәвештә үсентеләр үсеп чыккан урыннарда яшь агачларны карап тәрбияли.
Сәвдә Габдулла кызының урманчылык хезмәте югары бәяләнә - 1985 елның 22 июлендә ТАССР Югары Советы Президенты Указы белән аңа “ТАССР атказанган урманчысы” дигән мактаулы исем бирелә. Төп эше белән берлектә, ул актив иҗтимагый эшчәнлек өчен дә вакыт таба: ТАССР Азнакай халык судында халык утырышчысы булып билгеләнә, социалистик хөкемлек башкаруда һәм җинаятьчелеккә каршы көрәштә актив катнашуы өчен КПСС Азнакай шәһәр комитетының, депутатларның башкарма комитетының мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Ветеран Сәвдә Кашапова урман хуҗалыгы эшләренә битараф түгел. 80 яшьлеге көнне Азнакай урманчылыгы хезмәткәрләре аның хәлен белделәр, юбилее белән котладылар, күп еллык хезмәте өчен рәхмәт сүзләрен җиткереп, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасын тапшырдылар.