Мәктәп урманчылыкларында укучылар белән берлектә урман кишәрлекләрендә, мәктәп ишегалларында, шәһәрләрдә һәм авыл паркларында кошлар өчен ашханәләр урнаштырыла һәм җимлекләр эленә, атнасына берничә тапкыр аларга көнбагыш, бодай, икмәк кыйпылчыклары салына. Урманчылыкларда һәм тыюлыкларда эшләүчеләр экология дәресләрендә кече яшьтәге мәктәп укучыларына һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләргә урман һәм андагы туган якларында кышларга калучы канатлы җан ияләре турында сөйлиләр, бала-чагаларның сорауларына җавап бирәләр.