ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының биотөрлелек бүлеге белгече Юлия Бикмуллова ТР парклар һәм скверлар елына багышланган дәрес үткәрде

2016 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

Ю.Бикмуллова республикадагы паркларны һәм скверларны яшелләндерү, агачлар утырту буенча ел саен үткәрелә торган табигать саклау акцияләрендә Министрлыкның актив катнашуы турында сөйләде. Шуннан соң Казан ш. Совет районындагы 47 санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары эшлекле уенда катнашты, аның барышында үзләренең паркларда балаларның ялын оештыру өчен ял зоналары булдыруга багышланган проектларын якладылар һәм фикер алыштылар.

Дәрес Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәмендә “Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе” региональ иҗтимагый оешмасы тормышка ашыра торган “Кадрлар резервы” республика проекты кысаларында оештырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International