Мәдәният йорты фойесында муниципаль район территориясендә эшләүче оешмаларның һәм учреждениеләрнең экспозицияләре оештырылды. Аның “Кичке Таң” дәүләт табигый тыюлыгы эшчәнлеге турында сөйли торган өлеше төрле һәм кызыклы иде. Табигый почмак ТР Премьер-министры Илдар Халиковның, РФ Дәүләт Думасы депутаты Тимур Акуловның, сессиядә катнашучыларның һәм башка күп кенә кунакларның да игътибарын җәлеп итте, алар тыюлык территориясендә үсүче дару үләннәре белән кызыксынып танышты, табигать нигъмәтләреннән авыз итте, фотога төштеләр. Аларның сорауларына тыюлык башлыгы, Әгерҗе муниципаль районы Советы депутаты Әһли Фәйзуллин җавап бирде.