Урман хуҗалыкларының директорлары һәм җитәкче-урманчылар Әлмәт урман хуҗалыгының эш тәҗрибәсе белән танышты. Киңәшмәдә катнашучылар өчен агач эшкәртү цехын карап чыгу оештырылды, аның кишәрлекләрендә икътисадчы Әлминә Габдрахимова җитештерүдә үткәрелә торган куркынычсызлык техникасы һәм хезмәтне саклау чаралары турында сөйләде.
Алга таба киңәшмәдә катнашучылар Миннебай кишәрлеге урманчылыгына юл алды, биредә карап тоту кисүләре башкарыла. Инженер Расыйх Фәсхетдинов агач кисү технологияләре турында, ә урманнан файдалану буенча инженер Наталия Федорова урман белән идарә итүне сертификацияләү таләпләре һәм FSC (Урман попечительлек советы) сертификация схемасы буенча китертү чылбыры турында сөйләде.
Семинар-киңәшмәдә министр урынбасары Рәис Гомәров чыгыш ясады, ул урман хуҗалыкларының узган елдагы финанс-хуҗалык эшчәнлегенә йомгак ясады. Йомгаклау сүзендә министр Алмас Нәзиров урман хуҗалыкларының эшчәнлекләрен халыкка куллана торган товарларны җитештерүдә дә, яңа эш урыннары булдыру өлешендә дә киңәйтү зарурлыгы турында билгеләп узды.