Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге дәүләт инспекторлары республика сулыкларында рейд чараларын дәвам иттерә

2016 елның 12 феврале, җомга

Атна дәвамында “Спас” тыюлыгы белгечләре, Татарстан Республикасының Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану идарәсе, “Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацияле технологияләрне кертү үзәге” ДБУ белгечләре белән берлектә уртак рейдлар үткәрде. Алар Спас муниципаль районында, “Спас” ДТКТ акваториясен дә кертеп, Куйбышев сусаклагычы территориясендә күзәтчелек алып барды.

Рейд барышында сулыкта 57 законсыз балык тоту коралы (ятьмә) ачыкланды һәм тартып алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International