Татарстан Республикасы территориясендәге паркларны һәм скверларны инвентарьлаштыру һәм белешмәләрне актуальләштерү эше Министрлык тарафыннан 2016 елда да дәвам иттереләчәк

2016 елның 15 феврале, дүшәмбе

2015 ел нәтиҗәләре буенча Министрлык тарафыннан республиканың муниципаль районнарында яңа парклар һәм скверлар төзү һәм искеләрен үзгәртеп кору буенча мәгълүмат туплау һәм анализлау эшләре башкарылды. Инвентарьлаштыру мәгълүматларына караганда, 2015 елда Казанда 146 гектар мәйданда яңа 32 шәһәр паркына нигез салынган, Аккош күленең яшел зонасы, “Мир” кинотеатры артындагы сквер, “Крылья Советов” паркы, Совет мәйданындагы сквер, Даурия һәм Карбышев урамнары кисешендәге сквер кебек гражданнарның массакүләм ял урыннары торгызылды, Дан скверы һәм Җиңү паркы үзгәртеп корылды. Утырту материалларының килеп чыгышына һәм сыйфатына аеруча зур игътибар бирелде. Яшелләндерү өчен безнең территориядә үсеп китә ала торган һәм җирле урман питомникларында үскән токымнар файдаланылды. Мондый токымнарга вак яфраклы юкә, гади миләш, каен, зәңгәр чыршы, нарат, очлы яфраклы өрәңге, тирәк (бальзамик, пирамидаль һәм 38 санлы гибрид, мамыксыз) керә. Куаклыкларга килгәндә: сирин, акация, барбарис, спирея, гөлҗимеш, япон айвасы, шомырт, балан, урман алмагачы һ.б. Паркларны һәм скверларны төзегәндә кулланыла торган агач һәм куаклыклар төтенгә һәм газларга тотрыклы һәм бер үк вакытта югары декоратив үзенчәлекләре белән аерылып торалар. Теге яки бу токымнарны сайлаганда суыкларга чыдамлы, озын гомерле булу, кисүләрне яхшы кичерү, тиз үсү һәм кәүсә өлешенең тыгыз булуы кебек факторлар исәпкә алынды.

Татарстан Республикасы территориясендәге паркларны һәм скверларны инвентарьлаштыру һәм белешмәләрне актуальләштерү эше Министрлык тарафыннан 2016 елда да дәвам иттереләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International