Гадәткә кергән “Россия чаңгы юллары - 2016” массакүләм чаңгы ярышлары Россиянең 72 зур шәһәрендә узды. Иң күләмле кышкы спорт ярышларында Залесный бистәсенең “Кояшлы” лагеры территориясендә узган якшәмбедә йөзләрчә казанлы стартка чыкты. Алар арасында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы да бар иде, аңа министр урынбасары Рәис Гомәров җитәкчелек итте. Командага Нияз Имамиев, Илдар Хәлилов, Айдар Гайфуллин, Рамил Гыйльманшин, Дмитрий Зарифуллин, Раил Гомәров һәм Альбина Әлмиева керде.