ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре ТР Росреестрында узган ачык киңәшмәдә катнашты

2016 елның 19 феврале, җомга

Урман фонды җирләрен үзирекле яулап алуга һәм шәхси торак төзелеше өчен җир кишәрлекләрен үзләштерүгә юл куймас өчен Министрлык урман фонды җирләрен кадастр исәбенә кую буенча чаралар күрә.

ТР Росреестрында семинар-киңәшмә булып узды, анда ТР башкарма хакимияте органнары вәкилләре һәм кадастр инженерлары катнашты. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан семинарда аренда мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Тимур Галиев һәм дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урманкору бүлегенең әйдәп баручы консультанты Гүзәл Зарипова катнашты.

Семинар-киңәшмәдә урман җирләрен кадастр исәбенә кую мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International