ТР Нурлат муниципаль районы паркларында кошлар өчен җимлекләр эленәчәк

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

Аларны Нурлатның 3 санлы шәһәр урта мәктәбенең Экология түгәрәге әгъзалары әзерли, ул “Нурлат урманчылыгы” ДКУ мәктәп урманчылыгы эшендә базалы булып санала.

Җимлекләрне ел саен эләләр, һәм табигать сакчылары даими рәвештә аларда җим булуын күзәтеп тора. Мәктәп бакчасында чыпчыкларның һәм песнәкләрнең шатлыклы авазлары кошлар ашханәсенә очып килүче чәүкәләрнең һәм каргаларның усал һөҗүме белән алмашына.

Быел Халыклар дуслыгы паркы өчен дә җимлекләр ясау карары кабул ителде. 6б сыйныфында укучы Алсу Маняпова белән Розалия Камалетдинованың һәм 8б сыйныфында укучы Эльмира Төхвәтуллинаның җимлекләрен балалар иң яхшылары дип таныды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International