Тәтеш балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәпләрендә укучылар үз районының сулыклары турында белемнәрен күрсәтте

2016 елның 1 марты, сишәмбе

“Озын Алан” (“Долгая Поляна”) дәүләт табигый тыюлыгы белгечләре экологик-яктырту эшчәнлеген алып бара. Татарстан Республикасында Суны саклау зоналары елында алар балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәпләрдә укучылар арасында лекцияләр һәм дәресләр үткәрә, биредә су саклау зоналары гыйбарәсе, тәртибе турында, шулай ук кеше тормышында су объектларының әһәмияте турында сөйлиләр.  

Шундый дәреснең һәркайсы викторина белән тәмамлана, аннан соң иң актив катнашучыларга “Озын Алан” ДТКТ дипломнары һәм табигать турындагы китаплар бүләк ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International