Семинарда Әгерҗе муниципаль районы һәм Удмуртия Республикасының Алнаш районындагы гомуми белем бирү мәктәпләренең биология һәм экология укытучылары катнашты.
Семинарда экологик белем һәм тәрбия бирү, ТРда Парклар һәм скверлар елын ябу, мөгаллимнәрнең иҗади потенциалын үстерү, экологик белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә аларның компетентлыгын арттыру буенча эш тәҗрибәсе гомумиләштерелде.
Дәүләт тыюлыгы белгечләре ачык дәресләрдә, презентацияләрдә, класстан тыш чараларда катнашты, мәктәп укучыларының сорауларына җавап бирде. “Җир Хартиясе принципларын тормышка ашыру турында” доклад белән тыюлык башлыгы Әһли Фәйзуллин чыгыш ясады.
Татарстан Республикасында Парклар һәм скверлар елына йомгак ясап, табигатьне саклау хәрәкәтендә иң иҗади актив катнашучыларны дипломнар һәм тыюлык хакимиятенең бүләкләре белән билгеләп үттеләр.