Табигатьне яратучы сабыйлар белән очрашуны “Ашыт” дәүләт табигый тыюлыгы белгечләре оештырды. Уенлы һәм кызыксындыргыч рәвештә алар балаларга төбәктәге кошлар турында, “Ашыт” ДТКТ территориясендә канатлы кошларның 112 артык төре яшәгәнлеге, аларның 12 се бик сирәк очрый торган һәм Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелүе турында сөйләделәр. Безнең каурыйлы дусларыбыз кайда һәм ни рәвешле кышлыйлар, алар нәрсә белән туклана, кошлар ничек күрә, әлеге курку белми торган галәм яулаучыларның җылылыкны ничек көйләве – үсеп килүче яшь буын белән ике арадагы әңгәмәдә кызыклы мизгелләр.
Балалар бакчасында эшләүчеләргә тыюлык грамоталары һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан бастырып чыгарылган җыентыклар тапшырылды.