“Чулпан” дәүләт табигый тыюлыгы инспекторлары кыргый хайваннар өчен ашату мәйданы оештырды

2016 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

Кышкы чорда, салкыннар көчәеп, кар күп ява башлагач кыргый хайваннар өчен ризык табуга бәйле авыр вакыт килеп җитә. Кабан дуңгызларына, кыр кәҗәләренә һәм пошиларга елның авыр чорын кичерү өчен кеше ярдәмгә килә. “Чулпан” дәүләт табигый тыюлыгы инспекторлары аның территориясендә ашату мәйданнары оештырды, бирегә бөртекле азыклар, печән, силос китерелә. Шушы мәрхәмәтле эштә “Татмилиорация -Агро” ҖЧҖ булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International