12 март көнне ТР урман хуҗалыгы хезмәткәрләре арасында ел саен уза торган “Урман чаңгы юллары 2016” спартакиадасы булачак

2016 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

Спартакиадада министрлык белгечләре, ведомство буйсынуындагы учреждениеләрдә, “Рослесинфорг” ФБУ Казан филиалында, “Восточно-Европейская ЛОС” ФБУ ВНИИЛМ филиалында, “Урман транспорт компаниясе” ААҖ эшләүчеләр, Казан дәүләт аграр университеты һәм Лубян урман-техника көллияте студентлары арасыннан төрле яшьтәге ир-ат һәм хатын-кыз командалары катнашачак.

Республиканың барлык урман берләшмәсен җыя торган спартакиада гадәттәгечә Кукмара муниципаль районының Лубян авылында уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International