ЯҢАЛЫКЛАР


5
декабрь, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы 2017 елның 5 декабрендә Лениногорск, Болгар һәм Биләр урманчылыкларының урман фонды территорияләрендә урнашкан урман утыртмаларын кече һәм урта эшкуарлык субъектларына сату-алу шартнамәләре төзүгә хокук сату буенча аукцион йомгаклары турында хәбәр итә.

5, 8, 12, 17, 62 номерлы лотлар буенча аукцион узган дип танылды. Аукционда җиңүчеләр белән беркетмәләр имзалана һәм беркетмәгә кул куйган көннән соң ун эш көне эчендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләре төзеләчәк.

7, 10, 11, 13, 15, 18, 19, 26, 29-31, 50, 53, 63, 64, 109, 117 номерлы лотлар буенча аукцион узмаган дип танылды (Россия Федерациясе Урман кодексының 80 статьясының 7 пунктының 1 пунктчасы). Аукционның бердәнбер катнашучысы белән беркетмәләр имзалана һәм Россия Федерациясенең “Интернет” мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендәге рәсми сайтында аукцион йомгаклары турында мәгълүмат урнаштырылган көннән соң ун көннән соң кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләре төзеләчәк

1-3, 6, 9, 14, 16, 18, 20-25, 27-28, 32-39, 41-49, 51-52, 54-61, 65-108, 110-116, 118-120 лотлары буенча аукционда катнашуга заявкалар булмауга бәйле рәвештә аукцион узмаган дип танылды.


4
декабрь, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында экологлар белән бергә узган уртак киңәшмә барышында Идел елгасын саклау өлкәсендә алып барылган эшләр турында, шулай ук сусаклагыч яклаучы урман утыртмаларын булдыру турында сүз барды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ә.Н. Бәдертдинов, ТР экология һәм табигый ресурслар министры Ф.С. Габделганиев катнашты. Киңәшмә барышында юл картасын эшләү карары кабул ителде, аның буенча Татарстан Республикасында Идел елгасы ярларын урман белән каплау планлаштырыла. Экологлар утырту материалы үстерү өлкәсендә урманчылар потенциалын билгеләп узды, урман хуҗалыгы хезмәткәрләре үз чиратында, тиешенчә финанслау булган очракта һәм кишәрлекләр бүлеп бирелгәндә “Иделне савыктыру” проектында катнашырга әзер булулары хакында белдерде.

Киңәшмәдә ТР дәүләт хакимияте органнары һәм ТР җирле үзидарә органнары тарафыннан 2017 елның 1 яртыеллыгында коррупциягә каршы көрәш буенча чараларны тормышка ашыру турында ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе тарафыннан әзерләнгән белешмәләргә күзәтү ясалды. Шулай ук Татарстан Республикасы Прокуратурасының 2017 елның узган чорында Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш турында законнар үтәлешен күзәтү тәҗрибәсенә ясалган анализ нәтиҗәләре һәм “Министрлыкта коррупция торышы турында җәмәгать фикерен сораштыру” темасына социалогик тикшерүләрнең нәтиҗәсе турында мәгълүмат каралды.


1
декабрь, 2017 ел
җомга

Экология елы кысаларында Казанда “Казан ярминкәсе” КҮ базасында “Чиста су” темасына халыкара конференция уза. Әлеге форум кысаларында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов катнашты. Сусаклагыч яклаучы утыртмалар утыртуның әһәмияте турында доклад белән чыгыш ясаганда, Ә.Н. Бәдертдинов болай дип билгеләде: “Республикада урман торгызу һәм урман үрчетү буенча еллык күләмнәрне исәпкә алганда, безнең Россия Федерациясенең башка субъектларына да агач утырту мөмкинлегебез бар. Яклаучы урманнарны үрчетү мәсьәләсенә килгәндә, Татарстан Республикасында ел саен урманчылар тырышлыгы белән 2 мең гектардан артык мәйданда эрозиягә каршы яклаучы урман утыртмалары утыртыла. Урманнарның сусаклагыч һәм туфрак яклаучы вазыйфаларын саклау белән беррәттән, кече елгаларның су саклау зоналарына урманнар, ерганакларда-чокырларда яклаучы утыртмалар утырту, шулай ук кырсаклагыч һәм юл буе урман полосаларын булдыру эшләрен дәвам иттерү зарур. Бүгенге көндә мондый утыртмаларның гомуми мәйданы 57 мең гектардан артып китә. Хәзерге вакытта, Министрлык бәяләүләренә караганда, 7 мең гектардан артык урында су саклау утыртмаларын утыртырга кирәк. Тиешенчә финанслау булган очракта, Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы сусаклагыч яклаучы утыртмаларга нигез салу эшләрен уздырырга әзер. Моның өчен Министрлыкның ведомство буйсынуында торучы учреждениеләрдә кирәкле техника, тиешле ассортимент һәм кирәкле күләмдә утырту материалы бар”.


30
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

“Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы” ДБУ базасында “Урманнарны чистартканда киселгән агачлардан фанера чималы хәзерләү. Рациональ итеп аркылыга кисү, сортларга аеру" темасына семинар-киңәшмә булды. Чарада 13 урман хуҗалыгыннан директорлар, урман хәзерләү мастерлары, Харвестер операторлары, урман аударучылар катнашты. Семинарда катнашучылар алдында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары Р.К. Гомәров һәм “Идел буе фанера-җиһаз комбинаты” ҖЧҖнең урман бүлеге башлыгы урынбасары В.Г. Старыгин чыгыш ясадылар.

2017 елның 25 ноябреннән 29ына кадәр Казанда Татарстан Республикасы WorldSkills Russia чемпионатының төбәк этабы уздырылды. Казан төзелеш көллияте базасында Лубян урман-техника көллиятенең 2 курс студентлары Руслан Зайцев һәм Максим Янусик “Ландшафт дизайны” компетенциясендә иң яхшылар исемен алу өчен көрәштеләр. Безнең команданың көндәшләре Казан төзелеш көллияте, Чистай авыл хуҗалыгы көллияте һәм Арча агросәнәгать көллияте студентлары иде.

Конкурста катнашучылар, Чемпионат биреме буенча, лего-кирпечтән дивардагы чәчәк түтәле, табигый таштан терәк дивар төзеделәр, берничә төрле итеп юл ташы түшәделәр, агач-куак һәм чәчәкле декоратив үсемлекләр утырттылар. Барлык модульләрне дә биеклек тамгаларын исәпкә алып һәм куркынычсызлык техникасын саклап башкарырга кирәк иде. Ярышлар нәтиҗәләре буенча егетләр 1 нче урынны алды. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз! Шунысын әйтик: Лубян урман-техника көллияте укучылары былтыр да бу ярышларның призерлары һәм җиңүчеләре булган иде. Тренерлар Сираҗетдинов Наил Вакыйф улы һәм Сираҗетдинова Наталья Михайловна лаеклы команда әзерләгәннәр. Хәзер егетләргә ярышларның киләсе этабын – 2018 елда Көньяк Сахалинскида узачак “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) илкүләм чемпионатында катнашу өчен сайлап алу турын үтәргә кирәк. Аларга уңышлар телибез!

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты, Рослесинфорг ФДБУ һәм аларның филиаллары – Казан филиалы һәм “Мослеспроект” филиалы, Дәүләт мөлкәтен идәрә итү буенча федераль агентлыкның Татарстан Республикасындагы һәм Ульян өлкәсендәге Төбәкара территориаль идарәсе, Татар районара табигатьне саклау прокуратурасы, Казан табигатьне саклау прокуратурасы, ТР Росреестр идарәсе, урманчылык вәкилләре катнашында киңәшмә булды. Чара урман фонды җирләрен дәүләт кадастр исәбенә куюга бәйле эшләрне тизләтү һәм аларның сыйфатын яхшырту максатыннан уздырылды.


29
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

2017 ел – Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елы тәмамланып килә. Әгерҗе районында шәһәрне, авылларны яшелләндерү буенча күп эшләр башкарылды, ачык дәресләр, күптөрле акцияләр уздырылды.

Урманчылык белгечләре Сарсак-Умга лицееның “Яшел армия” мәктәп урманчылыгы белән бергәләп “Кошлар җәннәте” дип аталган акция уздырды. Җанлы әңгәмә барышында балалар урман, кошлар, хайваннар темасына сораулар бирде, ә мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Галина Алексеевна Васильева Әгерже районында кышлаучы кошлар турында кызыклы һәм мавыктыргыч материал әзерләгән иде. Кошлар турында күңелле тамашалар да, дәртле викториналар да, табышмаклар да булды монда. “Әгерҗе урманчылыгы” ДКУ хезмәткәрләре иң актив балаларны Мактау грамоталары һәм истәлекле призлар белән бүләкләде. Бәйрәм мәктәп ишегалдында дәвам итте, анда балалар агачларга кошлар өчен җимлекләр элделәр һәм азык салдылар.


28
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы 2017 елның 5 декабрендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын алу-сату килешүен төзүгә хокукны сату буенча аукцион уздырылачагы турында хәбәр итә. Аукцион турында тулы мәгълүматны 221-37-42 телефоны аша алырга мөмкин.

Хәзерге вакытта табигый урманнарны саклап калу – һичкайчан булмаганча актуаль бурыч. Арча районының “Лесхоз УГБМ” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә, укучыларның игътибарын урманнарны орлыклар ярдәмендә яңадан торгызу зарурлыгына җәлеп итү максатыннан, нарат күркәләрен җыю буенча “Урман уңышы” дип аталган табигатьне саклау акциясе узды. Акциядә 1-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Барлыгы 1848 кг күркә җыелды. Бу санны күз алдына китерегез: арифметика күзлегеннән караганда, ул зур түгел. Әмма бу килограммнарда ничә мең, миллион орлык бар! Мәктәп укучылары киләчәк урманнарын булдыруга үзләреннән зур өлеш керттеләр. 1 нче сыйныф (307 кг), 7 нче сыйныф (351 кг), 9 нчы сыйныф (190 кг) башкалар арасында алдынгы булып чыктылар. Мондый игелекле һәм файдалы традиция алдагы елларда да дәвам итсен иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International