Үткән ял көннәрендә Столбище участок урманчылыгында иҗтимагый оешма ярдәмчеләре белән берлектә “Эзләр калган” дип аталган кызыклы квест-уен форматында экологик өмә уздырылды. Столбище участок урманчылыгының тугызынчы кварталында энтузиастлар бергәләшеп 8 куб. метрга якын каты көнкүреш калдыклары җыйдылар. Бу проект кешеләрнең әйләнә-тирә мохиткә аңлы мөнәсәбәтен үстерүгә юнәлдерелгән һәм анда катнашучыларга әйләнә-тирәне саклауга үзләреннән өлеш кертергә мөмкинлек бирә. Актив катнашкан һәм табигатькә битараф булмаган өчен барыгызга да рәхмәт белдерәбез!
Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында министр Алмас Нәзировның Төньяк Казахстан өлкәсенең урман хуҗалыгы делегациясе белән очрашуы булды. Килүләренең максаты – тәҗрибә алмашу һәм үзара хезмәттәшлек итү. Хәзерге вакытта Казакъстан Республикасының Төньяк Казакъстан өлкәсе хакимиятенең Табигать ресурслары һәм табигатьтән файдалануны җайга салу идарәсе белгечләре, соңыннан урман фондына утырту өчен, ябык тамыр системалы утырту материалын үстерү ысулларын кертү мәсьәләләрен өйрәнә. Аралашу барышында министр казахстанлы коллегаларын Татарстан урман хуҗалыгы эшчәнлеге, шул исәптән Саба районының бер елга ябык тамыр системалы 12 млн данә утырту материалы үстерелә торган Урман селекция-орлыкчылык үзәге эше белән таныштырды. Казакъстан вәкилләре исә үзләренең урман ресурслары турында сөйләде. Аларда дәүләт урман фондының гомуми мәйданы – 550 мең га, шуның 430 меңе урман белән капланган. Төньяк Казакъстан өлкәсе урманнарында нигездә каен (88%) үсә, нарат 6 % чамасы икән.
Гомумән алганда, очрашу барышында якларның үзара аралашуының перспектив юнәлешләре, алга таба хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Аннан соң делегация, ябык тамыр системалы утырту материалын үстерү тәҗрибәсе белән танышу өчен, Урман селекция-орлыкчылык үзәгенә барды.
“Юнәлдерелгән егу” программасы буенча семинар-уку 2017 елның 24 ноябрендә “Лубян урман-техника көллияте” ДБҺБУ базасында узды. Чарада министрлыкка буйсынучы 13 учреждение һәм “Husqvarna” фирмасы вәкилләре катнашты. Урман тармагы белгечләре бензин белән эшли торган пычкылар һәм куак кискечләргә техник хезмәт күрсәтү һәм аларны эшләтүне, шулай ук урман кисү урынында юнәлдерелгән егуны куркынычсыз башкаруны җентекләп өйрәнделәр.
“Әлмәт урман хуҗалыгы” ДБУ базасында “Хускварна” фирмасы вәкилләре белән берлектә “Юнәлдерелгән егу” программасы буенча семинар-уку булды. Чарада урман әзерләү бригадалары, шулай ук урман хуҗалыклары һәм урманчылыкларның директорлары һәм җитәкчеләре катнашты. Катнашучылар укуның теория өлешен Миңлебай авылы мәдәният йортында тыңладылар, аннары делянкада практика өлеше үтте.
Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы җитәкчелегенең Санкт-Петербург Урман хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты вәкилләре белән очрашуы булды. Санкт-Петербург Урман хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының урманнар төзелеше кафедрасы доценты Борис Дмитриевич Романюк безнең республикага урманнардан интенсив файдалану һәм аларны яңадан торгызу тәҗрибәсен кертү буенча эш визиты белән килгән иде.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы урман фондының Азнакай, Тәтеш, Чирмешән, Мамадыш һәм Кайбыч урманчылыклары территориясендә урнашкан кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын алу-сату килешүен төзүгә хокукны сату буенча аукцион йомгакларын хәбәр итә.
№ 6 лот буенча аукцион узган дип танылды. Аукционның җиңүчеләре белән беркетмәләр имзалана, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын алу-сату килешүләре беркетмәләр имзаланган көннән алып ун эш көне эчендә төзеләчәк.
№ 8, 12, 14, 15, 17, 20, 21, 59, 106, 113, 118, 125, 127, 128, 133 лотлар буенча аукцион узмаган дип танылды (Россия Федерациясе Урман кодексының 80 статьясындагы 7 пунктның 1 пунктчасы). Аукционның бердәнбер катнашучысы белән аукцион нәтиҗәләре турында беркетмәләр имзалана һәм, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын
алу-сату килешүләре аукцион нәтиҗәләре турында мәгълүмат Россия Федерациясенең “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникацияләр челтәрендәге рәсми сайтына урнаштырылган көннән алып ун көннән соң, югарыда күрсәтелгән срок беткәч, ун эш көне эчендә төзеләчәк.
№ 1 – 5, 11, 13, 18-19, 22-58, 60-105, 107-112, 114-117, 119-124, 126, 129-130, 132, 134-135 лотлар буенча, аукционда катнашуга гаризалар булмау сәбәпле, аукцион узмаган дип танылды.
Узган шимбәдә “Бадминтон үзәге” спорт комплексы базасында Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре арасындагы спартакиада кысасында бадминтон ярышлары булды. Бу ярышларда министрлык командасы өчен урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Алсу Антонова, юридик бүлекнең әйдәп баручы киңәшчесе Рушания Камалова, урманны саклау һәм яклау секторы мөдире Наил Мирсияпов һәм урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлеге начальнигы Тимур Галиев чыгыш ясадылар. Команданың көндәшләре – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, шулай ук ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре иде. Хәзерге вакытта министрлык командасы агымдагы елның декабрь башында булачак баскетбол уенына әзерләнә.
Декабрьнең 6сыннан 8енә кадәр Вологда шәһәрендә “Россия урманы” дип аталган 22 нче халыкара күргәзмә була. Чарада Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре дә катнашырга планлаштыра.
“Россия урманы” күргәзмәсе ике дистә елдан артык инде илебезнең урман сәнәгате комплексында елның төп һәм көтелгән вакыйгаларыннан
берсе булып тора. Анда Россиянең генә түгел, чит илләрнең дә танылган компанияләре, шул исәптән урман бизнесы белән яңа шөгыльләнә башлаучылар да катнаша.
Катнашучылар әңгәмә мәйданчыкларында урманнарны тернәкләндерү һәм яклау, федераль законнардагы үзгәрешләр, урман сәнәгатен үстерү перспективалары һәм башка күптөрле мәсьәләләр турында фикер алышачак.
Күргәзмәдә шулай ук урман әзерләү һәм агач эшкәртүнең яңа технологияләре күрсәтеләчәк, урман сәнәгате өлкәсендә кулланыла торган иң яңа җайланмалар һәм техника белән танышырга мөмкин булачак.
2017 елның 4 декабреннән 15енә кадәр “Лубян урманчылык техник көллияте” дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына буйсынучы учреждениеләр белгечләрен “Урман янгынын сүндерү җитәкчесе” программасы буенча укыту уздырылачак.
Кышкы чор – кошлар өчен җитди сынау. Аларга азык табу көннән-көн кыенлаша бара. “Ютазы УГБМ” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә А.А. Ямалетдинова һәм Г.Э. Гәрәева җитәкчелегендә “Кайгыртучанлык белән эшләнде” акциясе уздырылды. “Яшел партуль” мәктәп урманчылыгы активистлары, кул астында булган иң гади материаллардан үз куллары белән ясап, үз мәктәпләре территориясендә кошлар өчен җимлекләр элде.