ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 22 ноябрендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Гомумроссия халык фронтының “Гамәлләр форумы”нда чыгыш ясап, ГХФның экология һәм урманны яклау проблемалары буенча иҗтимагый мониторинг төркеменең дөрес булмаган урман патологиясе тикшеренүләре актлары нигезендә нигезсез санитар кисүләрне чикләүгә юнәлдерелгән инициативасын хуплады.

“Нәтиҗәле урман патологиясе бәяләмәләре, чыннан да, системалы проблема булып тора. Шуңа күрә безнең тәкъдим түбәндәгеләрдән гыйбарәт. Беренчедән. Агачларның авыруларына карата ялган бәяләмә ясаучы урман патологлары өчен җаваплылык карарга, шулай ук безнең законнарда шундый норма беркетергә кирәк, аның нигезендә санитар-савыктыру чаралары бары тик федераль хакимият органнары (мин Рослесхозны күздә тотам) белән килештергәндә генә үткәрелерлек булсын, бу органнар әлеге чараларны үткәргән өчен шундый ук җаваплылыкка ия булырга тиеш”, – дип мөрәҗәгать итте Россия Президентына Иркутск өлкәсендә ГХФның экология һәм урманны яклау проблемалары буенча төбәк иҗтимагый мониторинг төркеме координаторы Сергей Апанович.

ГХФ вәкиленең сорауларына җавап биреп, Владимир Путин әлеге проблеманың ил җитәкчелеге игътибарына инде берничә мәртәбә чалынуы хакында искәртте.

“Намуссыз урман патологларына килгәндә: әйе, чыннан да, бу безнең игътибардан читтә кала килде. Иң гадие, әгәр дә моның артында нинди дә булса фәнни, ә бу очракта ялган фәнни тикшеренүләр ята икән, – агач кисүгә рөхсәт алу. Урман патологлары дип аталучы затларның үз вазифаларын намуссыз үтәгәне өчен яки чын мәгълүматларны максатчан үзгәрткәннәре өчен җаваплылык карау өлешендә мин Сезнең белән килешәм. Боларның барысын да тәгаен карарга һәм мондый җаваплылыкны кертергә кирәк. Риза”, – дип ассызыклады Россия Президенты Владимир Путин.

2016 елның 16 ноябрендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 12 ноябрендәге “Урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә аларга тапшырылган Россия Федерациясе вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы Россия Федерациясе субъектларының вәкаләтле дәүләт хакимияте органнары тарафыннан расланган урман патологиясе тикшеренүләре актларында каралган урманнарның санитар һәм урман-патологик торышы турындагы белешмәләрнең дөреслеген һәм чараларның нигезле булуын контрольдә тоту турында нигезләмә”не раслый торган № 1158 карары рәсми басылып чыкты. Норматив-хокукый акттагы нигезләмәләрнең төп максаты законлылыкны арттырудан, урманнарда санитар кисүләрне билгеләгәндә явызларча файдалану мөмкинлеген һәм хаталарны булдырмаудан гыйбарәт.

“Агачларны законсыз, вәхшиләрчә юкка чыгарганда иң куркынычы – көчсез булу. Гаепле затлар өчен билгеләнгән җәзаның һәлак ителгән агачларны кайтара алмавы хаклы түгел. Моңарчы шулай булды. Хәзер агачларны бу хакта мәгълүмат төбәк хакимиятләре сайтларында басылып чыкканнан соң 20 көн узгач кына кисә алачаклар. Текстта актның номеры, кишәрлек урманчылыгының, кварталның, бүлемтекнең аталышы һәм белгечнең билгеле бер киңәшләре, шул исәптән санитар кисүләр турында мәгълүматлар була.

Күптән түгел кабул ителгән 455 санлы законда санитар кисүләрне контрольдә тоту эшендә җәмәгатьчелекнең катнашу мөмкинлеге беркетелде. Һәм хәзер урман дәүләтнең һәм гражданлык җәмгыятенең икеләтә контролендә булачак.

Әгәр дә сез санитар кисүләрнең хокуклы булу-булмавында шикләнәсез икән, дәшмичә калмагыз. Рослесхозга, округтагы Урман хуҗалыгы департаментына электрон мөрәҗәгатьләр языгыз. Анда кемнең нинди хокук буенча кисүен ачыкларлар.  Ләкин, иң мөһиме, агачлар исән калыр, ә гаеплеләр җәза алыр”, – дип билгеләде Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик.


21
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

“Арча урман хуҗалыгы” ДБУ учреждениесендә Татарстанның урман тармагында эшләүчеләргә үзагач әзерләү процессын оештыру, урманнарны саклау, яклау һәм үстерү, хезмәтне һәм куркынычсызлык техникасын саклау эшләрен үткәреп күрсәттеләр. Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының министр Алмас Нәзиров җитәкчелегендәге вәкилләре Сорнар кишәрлеге урманчылыгы мәйданында булдылар, биредә семинарда катнашучыларны урман әзерләү комплекслары (харвестер+форвардер) ярдәмендә тоташ санитар кисүләрне башкару эшләре һәм, агач тарттыру җайланмасы булган МТЗ-82 тракторыннан файдаланып, урманнарны карап тоту кисүләрен башкару технологиясе белән таныштырдылар. Балтач кишәрлеге урманчылыгында аларга, кварталларга аеру ысулы белән, урманны тәрбияләү кисүләрен башкару өчен урман бүлемтеген аерып чыгару технологиясен күрсәттеләр. Тукай кишәрлеге урманчылыгында урман белгечләре урманны карап тоту кисүләре башкарылган җирләрне карадылар. Моннан тыш, урманчыларга Лесхоз гомуми белем бирү мәктәбе базасында мәктәп урманчылыгының ни рәвешле актив эш алып барганлыгын күрсәттеләр.

“Арча урман хуҗалыгы” ДБУ учреждениесендә булып узган семинар-киңәшмә кысаларында Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров урман тармагындагы иң яхшы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырды. “Мамадыш урман хуҗалыгы” ДБУ директоры Мөхәммәтшин Илдус Газиҗан улы Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының Мактау грамотасына ия булды. “Арча урман хуҗалыгы” ДКУ баш бухгалтеры Закирова Гүзәлия Идрис кызы, “Арча урман хуҗалыгы” ДКУ бухгалтеры Шәвәлиева Илсияр Гаяз кызы, “Арча урман хуҗалыгы” ДКУ баш инженеры Габдуллин Фидарис Фәнәвил улы Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталарын алды. Агач аударучылар арасында “Урман кисүче - 2016” IV Россия чемпионатын оештыруда һәм үткәрүдә гамәли ярдәм күрсәткәннәре өчен Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры ярдәмчесе Гомәров Раил Рафаил улына; мөлкәт белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәт сагы бүлегенең әйдәүче консультанты Нурмөхәммәтов Рамил Рәсим улына; мәгълүмат технологияләрен үстерү секторының әйдәүче консультанты Мортазин Илнур Рафикъ улына Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Татарстан урманчыларының тырышлыгы белән 2016 елның 9 аенда урман торгызу тулы күләмдә башкарылды, шул исәптән 1596 гектарда – табигый торгызу; 4988 гектарда – урман культураларын өстәп утырту.

2139 гектар җирдә яклаучы урман утыртмалары утыртылды, план күрсәткече – 2169,9 гектар.

55 база урман питомнигында 24,86 гектарда орлык чәчелде, план күрсәткече – 21,7 гектар (115% үтәлеш).

Татарстанның урман тармагы белгечләре тарафыннан 54,7 миллион данә үсенте үстерелде (планның 115%ы), шул исәптән стандарт – 28,4 миллион данә. Нәселдәнлек үзенчәлекләре яхшыртылган орлыклардан 4,4 миллион данә үсенте үсетерелде, шул исәптән стандарт – 2,6 мең данә. Ябык тамыр системалы утырту материаллары 12 миллион данә күләмендә җитештерелде.

Әзерләнгән орлык күләме 3869,7 кг тәшкил итте (нарат, чыршы, карагач, имән һәм башка токымнар). Арча, Минзәлә, Бөгелмә, Түбән Кама урман хуҗалыкларында ылыслы орлыклар актив әзерләнә.

Янгынга каршы кисәтү чаралары үткәрелү сәбәпле, Татарстан Республикасының урман фонды территориясендә соңгы 6 ел дәвамында бер генә урман янгынына да юл куелмады. Агымдагы елда, урманнарда янгыннарны кисәтү һәм чикләү максатларында, түбәндәге чаралар үткәрелде: минераллаштырылган полосаларны кору һәм аларны карап тоту, саклык чараларын күздә тотучы контроль яндырулар, янгын сүндерү билгеләнешендәге юлларны төзекләндерү, шундый юлларны төзү, стендлар урнаштыру, урманнардагы гражданнар өчен ял зоналары булдыру, янгын сүндерү коралларын һәм инвентарьларын сатып алу.

Урманны чирләрдән һәм зыян салучылардан саклау кысаларында үсентеләрнең санитар торышын яхшырту буенча чаралар үткәрелде: тоташ санитар кисүләр, сайланма-санитар кисүләр, урманнарны чүп-чарлардан арындыру.

Төбәк әһәмиятендәге махсус сакланучы табигый территорияләр челтәрен җәелдерү кысаларында Министрлык тарафыннан “Бөгелмә муниципаль районы табигый объектларын төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәлләре итеп игълан итү турында” Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан 2016 елның 4 маенда расланган № 281 карар проекты әзерләнде. Проект кысаларында “Бөгелмә урманчылыгы” ДКУ Петров кишәрлеге урманчылыгының гомуми мәйданы 1248,9 гектар булган җирләре “Рычков урман-даласы” белән “Липовка аймагы” табигый ядкәрләре буларак игълан ителде.

“2014-2020 елларга Татарстан Республикасының әйләнә-тирәлеген саклау, табигый ресурсларын үстерү һәм алардан файдалану” дәүләт программасы нигезендә Татарстан Республикасы Кызыл китабының өченче  китабы әзерләнде.


18
ноябрь, 2016 ел
җомга

Федерация Советының Авыл-хуҗалыгы-азык төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитетында “2016 елда янгын куркынычы янаган чор нәтиҗәләре: проблемалар һәм аларны хәл итү юллары” темасына “түгәрәк өстәл” булды. Утырышны Федерация Советының Авыл-хуҗалыгы-азык төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты рәисе урынбасары Владимир Лебедев үткәрде. Чарада Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт Думасы депутатлары, Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы, Гражданлык оборонасы эшләр, гадәттән тыш хәлләр һәм стихияле бәла-казаларның нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы, Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Хисап палатасы, Генераль прокуратура, Эчке эшләр министрлыгы, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, Ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек буенча федераль хезмәт, РФ субъектларының башкарма хакимият органнары, фәнни, иҗтимагый оешмаларның вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасында янгын куркынычы янаган чор нәтиҗәләре турындагы доклад белән Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Нияз Таҗмиев чыгыш ясады. Ул искәртеп узганча, Министрлык алып барган кисәтү чаралары, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан күрсәтелгән гамәли ярдәм аркасында соңгы алты елда Татарстан территориясендә урман янгыннарына юл куелмады. Без ия булган тәҗрибә урман янгыннары белән уңышлы көрәшүнең әһәмиятле дүрт факторын билгели: бу – кисәтү, оператив эш итү, матди-техник база булу һәм оешкан төстә гамәл кылу. Татарстан Республикасы урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә урманнарны саклау буенча тапшырылган вәкаләтләр буенча башкарма хакимият органнары исемлегендә беренче урынга лаек булды.

2016 елда Россия Федерациясе буенча урманнардагы янгыннарның саны, 2015 ел белән чагыштырганда, – 10,7%ка, ә аларның суммар мәйданы 15,3%ка кимегән. Әгәр дә соңгы биш елдагы уртача саннарны чагыштырганда, быел урманнардагы янгыннарның саны – ике мәртәбәгә, ә ут “ялап” үткән мәйданнарның күләме өчтән бер өлешкә кимегән.

“Түгәрәк өстәл”дә шулай ук 2016 елдагы янгын куркынычы янаган чорда урман фонды җирләрендә барлыкка килгән янгыннарны чикләү һәм сүндерү буенча күрелгән чаралар, эшләнгән эшләр, 2016 елда федераль бюджеттан РФ субъектларына янгын куркынычсызлыгын гамәлгә ашыру, урман янгыннарын сүндерү, аларның нәтиҗәләрен бетерү; урманнарны янгыннардан саклауның нәтиҗәлелеген арттыру, шулай ук урманнарда янгын куркынычсызлыгын һәм урманнардагы янгыннарны мониторинглауны башкару максатында бүлеп бирелгән субвенцияләр турында да сөйләштеләр.

“Түгәрәк өстәл”дә 2016 елда урманнардагы янгыннарны сүндергәндә төбәкләрдә барлыкка килгән проблемалар турында да сүз булды, урманнарда янгын куркынычы арткан шартларда урманнардагы янгыннарны кисәтү, ачыклау һәм сүндерү һәм бюджеттан финанслау дәрәҗәсен киметү буенча нәтиҗәле эшчәнлекне тәэмин итә торган чараларны тәкъдим иттеләр.

Ләкин төп проблемалар хәл ителмәгән килеш кала. Бу – урманнарда янгыннарның барлыкка килүенә төп сәбәпче булган антропоген фактор, янгынга каршы чараларның учреждениеләр һәм урман кишәрлекләренең арендаторлары тарафыннан тиешенчә үтәлмәве, янгыннарны үз вакытында ачыкламау, урман янгыннарын булдырмау һәм аларны сүндерү эшләре буенча дәүләт тарафыннан финанслауның җитәрлек дәрәҗәдә булмавы. Урманда янгын сүндерүченең статусы турындагы мәсьәлә дә хәл ителмәгән, бу исә урман янгыннарын сүндерү формированиеләрен югары класслы белгечләр белән тупларга комачаулый.

Утырышны тәмамлап, Владимир Лебедев тәкъдимнәр проектының әйтелгәннәрне исәпкә алып, эшләп бетереләчәге турында әйтте. Документ нигезендә урманнардагы янгыннарга каршы көрәш проблемаларын хәл итү буенча “Юл картасы”н эшләү планлаштырыла.

 

 


17
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Республика семинары – Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы киңәшмәсендә 2016 елның 9 аенда ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре хакында сөйләшәчәкләр. Чара кысаларында үзагач әзерләү, урманнарны саклау, яклау һәм үстерү буенча эшләр үткәрү, хезмәт сагы һәм куркынычсызлык техникасы процессын оештыру буенча белем бирү семинары узачак. Урман тармагы вәкилләре Сорнар кишәрлеге урманчылыгында булачак, биредә алар урман әзерләү комплекслары (харвестер+форвардер) ярдәмендә тоташ санитар кисүләрне башкару һәм, тарттыру җайланмасы булган МТЗ-82 тракторыннан файдаланып, урманнарны карап тоту кисүләрен үткәрү технологиясе белән танышачаклар. Шулай ук Балтач һәм Тукай кишәрлеге урманчылыкларын һәм Лесхоз гомуми белем бирү мәктәбен карау планлаштырыла, соңгысының базасында актив рәвештә мәктәп урманчылыгы эшләп килә.


16
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 16 ноябрендә “Зөя буйлары” ДТКТ белгечләре “Кышкы чорда кошларны ашату һәм кошлар өчен җимлек әзерләүнең дөрес булуы” темасына ачык дәрес үткәрде. Белгечләр укучыларга Татарстан Республикасы территориясендә тереклек итүче, безнең туган якларыбызда кышларга калучы кошлар турында һәм канатлы дусларыбызны кышкы чорда ашатуның ничаклы әһәмиятле булуы хакында сөйләделәр. Дәреснең максаты мәктәп укучыларын бездә кышлаучы кошларны күзәтүгә җәлеп итүдән, танып белү-тикшеренү эшчәнлегенә карата мәнфәгать тудырудан, кошларга карата мәхәббәт һәм кышкы шартларда аларга ярдәм итү теләген тәрбияләүдән гыйбарәт иде.


15
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Үзагачны урман бүлемтегеннән – агачларны кисеп аударган урыннан төяү яки урнаштыру урыннарына күчерү буенча урман әзерләү процессында әһәмиятле операция булып санала. Бу эш бик катлаулы шартларда, юлсыз урыннарда, төрле грунтларда һәм кар өстеннән, күптөрле кыенлыкларны җиңеп башкарыла. Агач тарттыруда кулланыла торган машиналар зур тарттыру көченә ия, аларның үтү мөмкинлеге зур, хәрәкәт итү тизлекләре бик аз.

Тарттыру аркасында агач урман ташый торган юллар буенда туплана, бу исә урманда заманча техника чараларыннан файдалану мөмкинлеген бирә.

Агач тарттыру тракторлары бу эштә иң таралган машиналар булып санала. Алар мобиль, маневрлы, урман бүлемтегенә кереп, кисеп аударылган агачларны җыя һәм аларны урман төяү пунктларына кадәр урнаштыра (тарттырып бара) ала.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының биотөрлелек бүлегенә ТР Питрәч районының Аркатово авылында яшәүчеләр шалтыратты. Авыл янәшәсендәге Иинка елгасында бик зәгыйфь хәлдәге ысылдавык аккош күренгән. Шушы хәбәр буенча бүлек хезмәткәре Р.Р. Йосыпова белән “Чулпан” ДТКТ башлыгы Ф.К. Гыймадиев урынга чыктылар. Коткарылган кош дәвалау һәм тәрбияләү өчен “Казан зообакчасы” МБУК тапшырылды, ул анда башка, элегрәк Борисково поселогы сулыгыннан коткарып алынган яшь аккошлар белән яшәячәк.

Ысылдавык аккош республика өчен сирәк төр булып тора, Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән һәм махсус сакланырга тиеш.


14
ноябрь, 2016 ел
дүшәмбе

“Балтач” ДТКТ хезмәткәрләре В.Шубан авылы мәктәбендә һәм Кече Лыза УГБ мәктәбендә экологик дәрес үткәрделәр. Лекция Су саклау зоналары елына багышланды. Дәрес барышында белгечләр укучыларга су саклау зоналары, суның кеше тормышындагы әһәмияте, аңа карата сакчыл караш турында, шулай ук каты көнкүреш калдыклары, аларның классификациясе һәм аларны юкка чыгару ысуллары хакында сөйләделәр. Дәреснең максаты укучыларның һәм укытучыларның игътибарын каты көнкүреш калдыклары проблемаларына җәлеп итүдән гыйбарәт иде. Экологик дәрес узгач тыюлык белгечләре балаларга “Тыюлыклы урыннар” (“Места заповедные”) исемле китап бүләк иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International