“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе Татарстанда беренче мәртәбә генә уздырылмый. Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы хезмәткәрләре быел да әлеге изге эшкә теләктәшлек күрсәтте. Асылда, “Минзәлә урманчылыгы” ДКУ хезмәткәрләре әлеге хәйрия акциясенә үзләреннән өлеш кертеп, чарада катнашты.
Матди чаралар мәктәп формасы һәм барча кирәк-яраклар белән тутырылган заманча букчалар сатып алу өчен юнәлдерелде. Беренче сыйныф укучылары өчен әзерләнгән әлеге кирәк-яраклар күпбалалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә бирелде. Нәниләр өчен шулай ук театральләштерелгән тамаша һәм концерт та оештырылган иде. Булачак мәктәп укучыларына укуларында уңышлар, ә ата-аналарга сабырлык, балалары өчен горурлык хисләрен кичерүдә күбрәк мөмкинлекләр булуын теләделәр.
Урман культураларын үз вакытында тәрбияләү – сыйфатлы һәм тотрыклы утыртма алу нигезе булып тора. Әлеге юнәлештә уңышлы эшләү өчен Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан кулдан эшли торган 125 данә “Husqvarna” җитештерүендәге мотокорал сатып алынды. Заманча техникадан файдалану урман тармагындагы белгечләрнең эшен җиңеләйтә, хезмәт җитештерүчәнлеген һәм башкарыла торган эшләрнең сыйфатын арттыра.
Хәзерге вакытта яшь агачлар арасында 4542 гектарда тәрбия эшләре уздырылды. Бүгенге көндә Кама, Минзәлә, Чирмешән һәм Биләр урман хуҗалыклары әлеге эштә яхшы темплар күрсәтә. Яшь агачлар арасында тәрбияви кисүләр быелның 1 октябрендә кадәр тәмамланырга тиеш.
Быел Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында автогидрокүтәртү машиналары сатып алынды, алар орлык плантацияләрендә һәм плюс агачларыннан орлыклар әзерләү чорында күркә җыю өчен файдаланылачак. Әгәр элегрәк агачларның орлыкларын автомобиль кузовы өстенә яки трактор кузовы платформасына басып җыя торган булсалар, хәзер исә әлеге эш "ГАЗ" автомобиле базасындагы гидрокүтәртү машинасы ярдәмендә башкарылачак. Платформаны күтәртүнең максималь биеклеге 20 метр тәшкил итә. Ул яхшыртылган нәселдәнлек үзенчәлекләре булган орлыкларны күбрәк җыю мөмкинлеген бирә, шулай ук урман-орлык плантацияләрендә һәм даими урман-орлык кишәрлекләрендә тиешле тәрбия эшләрен уздырырга булыша. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында төп урман хасил итүче токымнарның орлыкларын җитештерә торган урман орлыкчылыгы объектлары 1336 гектар мәйданда урнашкан – Арча, Яшел Үзән, Ары, Кайбыч, Кама, Кызыл-Йолдыз, Лаеш, Шәһәр яны һәм Саба урманчылыкларында. Хәзерге вакытта урман хуҗалыгы белгечләре тарафыннан ылыслы токым орлыклары 760 кг, яфраклылардан 213 кг җыелды.
Киңәшмә барышында Төмәннән яшь галим Андрей Николаев эше күрсәтелде, ул законсыз кисүләргә каршы агач материалын биометрик исәпкә алу ысулы белән көрәшергә тәкъдим итә. Хәзерге вакытты "кәкре куллы" урман кисүчеләр күп очракта җинаять эзләре һәм дәлилләр җитеп бетмәве нәтиҗәсендә җәзадан котылып килә. Агач материалын биометрик исәпкә алу браконьерларга эз югалту һәм җинаять җәзасыннан китү өчен өмет калдырмый диярлек.
Фәнни методны дактилоскопия – кул бармаклары эзе буенча шәхесне тану белән чагыштырырга була, агачларың бер еллык боҗралары бармак эзе кебек кабатланмый торган. Боҗра рәсемен агачның теләсә кайсы өлешеннән сканлап алырга була, хәтта ботагыннан да, кисенте материалыннан да. Браконьерлар калдырып киткән түмәр кисемнәре фотога төшерелә, шуннан соң компьютер программасы ярдәмендә шикле агач кисентеләре белән тәңгәлләштерелә.
"Без агачның кайсы урманчылыкта – Түбән Кама, Саба, Мамадыш, Азнакай яки кайсы да булса башкасында – киселгәнен билгели алачакбыз. Һәркемгә мәгълүм, Җирнең магнит кыры бар, агачларның бер еллык боҗралары аңа нык йогынты ясый, шуларга нигезләнеп экспертиза ясала да инде. Әлеге агачка бу түмәрнең туры киләме-юкмы икәнлеген белүе – проблема түгел. Хәтта ботак та – безнең өчен дәлил булып тора", – дип сөйләде "Себер урман сынау станциясе" ФБУ филиалы директоры Исләм Зәйнуллов.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында, график нигезендә, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын сату-алу шартнамәсен төзүгә хокук сату буенча аукцион үткәрелде. Барлыгы 3: Нурлат, Тъбщн Кама һәм Әлки урманчылыкларыннан 42 лот белдерелгән иде.
Аукционның бердәнбер катнашучылары белән аукцион нәтиҗәләре турында беркетмәләр төзелә һәм, аукцион уздырылган көннән соң егерме көннән соңга калмыйча, сатуларның рәсми сайтында аукцион нәтиҗәләре турында мәгълүмат урнаштырылган көннән соң ун көн узгач һәм аукцион уздырылган көннән соң егерме көннән соңга калмыйча кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләре төзеләчәк.
2018 елның 13 августында "Кама урман хуҗалыгы" ДБУ базасында семинар узды, анда катнашучылар Бөрсет кишәрлеге урманчылыгында даими базис питомнигында питомник хуҗалыгы алып барылуы белән танышты. Җитәкче-урманчы Альберт Шамилов утырту материалын үстерү технологиясе турында, асылда, ылыслы токымның яшь чәчкеннәрен тоныкландыру методлары белән яклау турында сөйләде – калканнар кирәкле микроклиматны тудыра. Урманчылар шулай ук Амкодор тракторы базасында Крон ПД-1,2 казып алу техникасының да ни рәвешле эшләвен күрде. Тиешле техника ярдәмендә зур күләмле агачны күчереп утырту эше күрсәтелде.
Шомбыт кишәрлеге урманчылыгында региональ әһәмияттәге табигать һәйкәле булган 1906 елгы карагач культураларын карадылар. Культураларның уникальлеге шунда ки: болар Татарстан Республикасы урман фондында нигезләнгән иң беренче карагач культуралары. Әлеге культуралар махсус сакланучы табигать территориясе статусына ия.
Семинар кысаларында җитештерү базалары, токарьлык цехы, утын яру, азкомплекслы бригадалар белән сайланма санитар кисүләрне уздыру кишәрлеге каралды. Объектларны караганнан соң Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урманчылыкларның җитәкчеләре һәм урман хуҗалыкларының директорлары белән киңәшмә уздырды, биредә Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов та катнашты. Киңәшмә барышында Яшел Үзән, Лениногорск, Әлки һәм Зәй урманчылыкларында эшләр торышы турында чыгышлар тыңланды. Шулай ук Татарстан Республикасы урман тармагын кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре дә күтәрелде. Министр хәзерге вакытта республикада уза торган иң яхшы урман питомнигына конкурс турында тагын бер кат искәртте. Конкурс йомгаклары буенча иң яхшы питомник кыйммәтле приз алачак.
"Игътибарыгызны Бөрсет питомнигына юнәлтүегезне теләр идем – ул Татарстандагы иң яхшы питомникларның берсе, биредә менә дигән нарат чәчкеннәре, утыртылган материалның сыйфаты югары дәрәҗәдә", – дип билгеләде министр.
Татарстанның, Мари Иленең, Чувашстанның, Киров өлкәсенең төрле почмакларыннан, Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән Лубянга күп кенә чыгарылыш укучылары җыелды. Тантаналы митингта аларны Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов һәм көллият директоры Рим Фәхраҗиев сәламләде.
97 ел дәвамында Лубян урман-техника көллиятендә 9 меңнән артык белгеч әзерләнеп чыккан, аларның күпчелеге үз һөнәренең ветераны бүген, барча ил буйлап урман тармагы предприятиеләрендә эшләгәннәр һәм эшлиләр.
Техникум урман хуҗалагында эшләүче күп кенә белгеч династияләре мәктәбенә әверелде, биредә бүген әлеге уку йортын тәмамлап чыгучыларның оныклары да һөнәр үзләштерә.
Гадәткә әйләнгәнчә, 9 ел дәвамында, август аеның һәр икенче шимбәсендә, Лубянга һәм Лубян урман-техника көллиятенә чыгарылыш укучылары һәм авыл кунаклары килә.
Лубян техникумына 1921 елда нигез салына. 2012 елда ул республика юрисдикциясенә тапшырыла һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы структурасына кертелә. Шул вакыттан башлап урман-техника көллияте булып аталып йөртелә башлый.
Татарстаннан урманчылар делегациясе Мари Иле Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгына эш визиты белән барды. Визит кысаларында урман хуҗалыгында очкыч аппаратлардан файдалану буенча семинар оештырылды. Идел буе дәүләт технологик университеты базасында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләренә дрон эше, шулай ук алынган сурәтләргә анализ ясаучы программа продукты күрсәтелде. Аэрофотосурәт нигезендә диләнкегә килмичә кисенте урынының чынлыкта проект белешмәләренә туры килә торган фактик мәйданын билгеләргә мөмкин.
Визит кысаларында шулай ук Мари Иле Урман хуҗалыгы министрлыгының урман музеена экскурсия оештырылды.
Равил Кузюров Көнчыгыш-Европа урман сынау станциясен карады. Визит кысаларында эшлекле киңәшмә узды, аның барышында Татарстан Республикасында урман фәненең хәзерге торышы һәм аны үстерү перспективалары турында сөйләштеләр. Хәзерге вакытта урман сынау станциясенең фәнни хезмәткәрләре ябык тамыр системасы белән утырту материалларыннан булдырылган урман культураларының торышын өйрәнү кебек фәнни эшләнмәләр белән шөгыльләнә.
Визиты кысаларында министр шулай ук Казан дендрариен карады, аңа 1926 елда нигез салынган, анда маньчжур чикләвеге, Маак шомырты, уссур армуты кебек сирәк төрләр һәм башка токымнар үсә. Соңыннан министр Көнчыгыш-Европа урман сынау станциясенең 1948 елда төзелгән бинасын карады. Әлеге учреждениедә Ф.В. Әһлиуллин, Н.М. Ведерников, А.М. Мурзов, К.В.Краснобаева кебек Россия Федерациясенең атаклы урманчылары һәм башкалар эшләгән. Министр шулай ук әлеге учреждениенең китапханәсе белән дә танышты, биредә 1844 елдан башлап чыгарылган китаплар бар.
Татарстан урман сынау станциясе "Урманчылык һәм урман хуҗалыгын механикалауштыру буенча россиякүләм фәнни-тикшеренү институты" федераль дәүләт учреждениесенең филиалы булып тора. "Көнчыгыш-Европа урман сынау станциясе" 1926 елның 1 октябрендә "Татарстан" урман сынау станциясе буларак оештырыла, аның максаты урман хуҗалыгындагы мәсьәләләрне фәнни һәм гамәли яктан эшкәртүдән гыйбарәт була. Станция коллективы хәл итә торган төп бурыч – Урта Идел буе территориясендә урман хуҗалыгын алып баруны фәнни тәэмин итү.
13 август көнне “Кама урманчылыгы” ДКУ Татарстан Республикасындагы 31 урманчылыкның җитәкче-урманчылары өчен республика семинар-киңәшмәсе узачак. Семинар кысаларында җитештерү базалары, токарьлык цехы, сайланма санитар кисүләрне азкомплекслы бригадалар белән башкару урыннары каралачак. Шулай ук 1906 елда утыртылган карагачның – региональ әһәмияттәге табигать һәйкәленең урман культуралары каралачак. Урманчылар урман орлыкчылыгы – сабаклы имәннең даими урман-орлык кишәрлеген күрәчәк, биредә тиешле тәрбия эшләре уздырыла. Шуннан соң Берсөт урман питомнигы белән танышу булачак. Урманчылар шулай ук “Амкодор” тракторы базасында элмә казу җайланмасын урнаштыру буенча эш технологиясен дә караячак.