ЯҢАЛЫКЛАР


27
август, 2018 ел
дүшәмбе

Республика урманчылары 2019 елгы урман культуралары өчен туфрак әзерләү эшенә кереште. Яшел Үзән, Кайбыч, Кама, Кызыл Йолдыз, Мамадыш, Шәһәр яны, Саба һәм Чирмешән урман хуҗалыклары белгечләре әлеге эшне беренчеләрдән булып уздыра башлады. Урман культуралары өчен урман кишәрлеген әзерләү алдагы барлык технологик операцияләрне сыйфатлы башкару өчен шартлар тудыру максатында гамәлгә ашырыла. 2018 елда 1495 гектарда туфрак әзерләү эшен башкару планлаштырыла.


24
август, 2018 ел
җомга

Равил Кузюров "Алабуга урманчылыгы" ДКУ һәм "Алабуга урман хуҗалыгы" ДБУ эшләр торышы белән танышты. Министр утырту материалы үстерү буенча урман питомнигын карады. Әлеге питомник Татарстандагы иң зурларының берсе булып санала, аның мәйданы 18 гектар тәшкил итә. Биредә урман хасил итүче төп токымнардан гайре Кырым нараты, япон спиреясе һәм магония кебек сирәк төрләр дә бар. Сәфәре барышында министр "Түбән Кама" милли паркы объектларын карады.

Объектларны караганнан соң Равил Кузюров урманчылык һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре белән киңәшмә уздырды, анда учреждениеләрнең финанс-хуҗалык эшчәнлегенә һәм республиканың урман хуҗалыгын кадрлар белән тәэмин итүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры "Алабуга" МИЗ территориясендәге "Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри" ҖЧҖ заводында булды. Равил Кузюров төрек компаниясе вәкилләре белән очрашты һәм агач эшкәртү заводына китерелә торган агач материалына бәя билгеләү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә уздырды.

Исегезгә төшерик, МДФ плитәләр җитештерүче завод "Алабуга" махсус икътисад зонасы территориясендә 2013 елда гамәлгә кертелде, бу исә файдалануга исәпләнгән диләнкене үзләштерү, урман хуҗалыгында керемне арттыру, агачларны яңарту һәм Татарстан Республикасы урманнарында табигый составны яхшырту өлешендә яхшы ярдәм булды.


23
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 23 августында Кукмара шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август конференциясе узды. Эшлекле сәфәре кысаларында Президент "А.М.Булатов исемендәге күп профильле лицей" МБМУ каршындагы мәйданчыкта урнашкан "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ күргәзмә экспозициясен карады, күргәзмә белән Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров таныштырды. Президентка Лубян көллиятенең казанышлары турында сөйләделәр. Студентлар "Ландшафт дизайны" компетенциясе буенча "World Skills"ның бакыр призерлары булып тора. Рөстәм Нургалиевичка шулай ук көллият тормышы турында сөйли торган мастер-класслар: гербарийлар кулланып дендрология дәресе, заманча геодезия җиһазлары белән эш итү, сабактан сәнгатьле эшләнмәләр әзерләү, агач буенча бизәкләп кисү, бүрәнәле кисентене яру технологияле күрсәтелде.

Бүгенге көндә Лубян урман-техника көллияте Татарстанда урман тармагы өчен квалификацияле һәм сорала торган белгечләрне әзерләп чыгаручы бердәнбер урта һөнәри белем бирү йорты булып тора.

Хәзерге вакытта көллияттә 2018 елгы кабул итү кампаниясе дәвам итә. Укыту эше дүрт юнәлеш буенча алып барыла: "Урман һәм урман-парк хуҗалыгы", "Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше", "Икътисад һәм бухгалтерия исәбе", "Аучылык белеме һәм җәнлек үрчетү". 97 еллык тарихында Лубян урман хуҗалыгы техникумы урман хуҗалыгы өчен 9 меңнән артык белгеч әзерләп чыгарды.  Карап чыгуын төгәлләгәннән соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов министрга уңышлар, ә көллияткә студентларны 100 процент дәрәҗәсендә туплауны теләде.


22
август, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урман белән чиктәш булып торучы җир кишәрлекләренең мөлкәтчеләрен ачыклау эше дәвам итә. Гамәлдәге урман законнары нигезендә кар эреп бетеп тотрыклы язгы көзге һава торышы урнашканчыга кадәр урманга терәлеп торучы территорияләргә ия булган, алардан файдаланучы һәм (яки) алар белән эш итүче юридик затлар, үзләренең оешу-хокук формасының һәм мөлкәтчелек формасының нинди булуына бәйсез рәвештә, крестьян-фермер хуҗалыклары, иҗтимагый берләшмәләр, шәхси эшкуарлар, вазыйфаи затлар, Россия Федерациясе гражданнары кимендә 10 метр киңлегендәге полосада янгынга каршы минераллаштырылган полоса белән яки башка төрле янгынга каршы барьер белән әлеге кишәрлекнең корыган үсемлекләрдән, урып-җыю калдыкларыннан, ауган агачлардан, кисенте калдыкларыннан, чүп-чардан һәм башка төрле янучан материаллардан чистартылуын тәэмин итәргә тиеш.

Республика кырларында урып-җыю кампаниясе башлануга бәйле рәвештә авыл хуҗалыгы оешмалары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләренә Татарстан Республикасы дәүләт урман инспекторлары тарафыннан Урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү, урман янгыннарына һәм аның белән бәйле гадәттән тыш хәлләргә китереп чыгаруга потенциаль сәбәпче булган контрольсез яндыруларны булдырмас өчен бөтен чараларны күрү өлешендә законнарны бозуның ярамаганлыгы турында кисәтүләр бирелә.

Ел башыннан бирле дәүләт урман инспекторлары тарафыннан 700 артык кисәтү бирелде.

"Яшел Үзән урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре урман фондына чиктәш булып торучы яр буе полосасын һәм комлык зонасы буйлап 15 гектардан артык территориядә чисталык урнаштырды. Табигать саклау акциясе барышында 30 кубометрдан артык чүп җыелды. Җыештыру эше "Урман санитарлары" проекты активистлары белән берлектә уздырылды. Проектта төп катнашучылар булып укудан буш вакытларында, беренчедән, җәмәгатьчелек өчен файдалы хезмәт белән шөгыльләнү мөмкинлеген алучы мәктәп укучылары һәм студентлар катнаша, ә икенчедән, алар урманны һәм ярны көнкүреш калдыкларыннан чистарта.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Фәнни-техник советы утырышында алга таба эшләү өчен урман хуҗалыгын алып бару буенча фәнни эшләрнең темалары расланды. Чарада Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, урман фәне вәкилләре, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет вәкилләре һәм Министрлык аппараты вәкилләре катнашты. Утырышны тәмамлап, Р.Ә.Кузюров урман өлкәсендәге фәнни эшләнмәләрнең Татарстан Республикасында урман хуҗалыгын алып бару дәрәҗәсен арттыруына һәм эш тармагына кертелүенә өмет белдерде.

Фәнни-техник совет утырышы кварталга бер мәртәбәдән артыграк булмаган ешлыкта уздырыла. Аның максаты – урман мөнәсәбәтләре, урманнан файдалану һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә фәнни-техник эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләү.


20
август, 2018 ел
дүшәмбе

Урман культураларын һәм утырту материалын инвентарьлаштыру алдыннан дәүләт бюджет учреждениеләре – урман хуҗалыклары белгечләре тарафыннан даими питомникларда утырту материалының сыйфат һәм сан күрсәткечләрен арттыру эше алып барыла. Хәзерге вакытта, нигездә, 1, 2, 3 яшьлек чәчкеннәргә чираттагы тәрбия эшләре уздырыла. Әлеге эшләр кул белән башкарыла, гербицидлар кулланыла, шулай ук кирәкле техника эшкә җигелә.

Асылда, Арча урман хуҗалыгы хезмәткәрләре яхшы һава шартлары торганда 1-3 яшьлек урман культураларын утап чыгу эшен төгәлләргә ашыга. Чәчүлекләрне карау эше аларның үсеше өчен иминлекле шартлар тудыру максатында гамәлгә ашырыла.

18 август көнне Чебоксар шәһәрендә (Чуашстан) бик кызыклы чара – “Идел аръягы урман кисүчесе – 2018” урман аударучылар конкурсы булып узды, ул Шәһәр көнен бәйрәм итүгә багышланган иде. Конкурста катнашу өчен Татарстан, Мари Иле һәм Түбән Новгород кебек төрле төбәкләрдән командалар чакырылды. Конкурс кысаларында анда катнашучылар агач аудару, катнаш кисем белән кисү, төгәл кисү, сабаклар кискәләү буенча операцияләр башкарды.

Татарстан Республикасы исеменнән “Нурлат урман хуҗалыгы” ДБУ урман аударучылары командасы катнашты. “Агач аудару” дисциплиналарында Олег Алексеев 3 нче урын алды, шулай ук барлык конкурс йомгаклары буенча шәхси зачетта да ул 3 урынга лаек булды. “Катнаш кисем белән кисү” дисциплинасында Александр Мортазин 3 нче урын алды. “Төгәл кисү” дисциплинасында Николай Гришаков 3 нче урынга лаек булды.

Волонтер (ихтыяри зат) елы кысаларында “Кәләй урман хуҗалыгы” ДБУ белән берлектә “Кәләй урманчылыгы” ДКУ хезмәткәрләре тырышлыгы белән Бота кишәрлеге урманчылыгы урман фондында “Урманны чистарак итәрбез” акциясе уздырылды, аның барышында Татарстан Республикасы Әлмәт районы Кәләй тимер юл станциясенә тоташып торучы 1.5 гектарда урман территориясе чистартылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International