ЯҢАЛЫКЛАР


5
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Эшлекле сәфәре кысаларында Равил Кузюров "Кәләй урманчылыгы" ДКУ һәм "Кәләй урман хуҗалыгы" ДБУ эшләр торышы белән танышты. Министр Кәләй кишәрлеге урманчылыгында тәрбияви кисү урыннарын карады. Ул шулай ук базис урман питомнигындагы питомник хуҗалыгы белән дә танышты, биредә кәлшәләрне тәрбияләү эшләрен уздыручы хезмәткәрләр белән аралашты. Кәләй урман хуҗалыгы питомнигында хәзерге вакытта сабаклы имән чәчкеннәре үстерелә, алар киләчәктә Татарстанның урман фондын тулыландырачак. Сабаклы имән үстерү – катлаулы хезмәт.

Хәзерге вакытта питомникта шулай ук төп урман хасил итүче кәлшәләр дә, әйтик гади нарат, Европа чыршысы, Себер карагае үстерелә. Министр Кәләй урманчылыгы урман фонды территориясендә 2018 елгы урман культуралары утыртмаларының сыйфатын тикшерде. Быел Кәләй урманчылыгы урман фондында 33 гектар мәйданда яңа урман утыртылган.

Министр шулай ук "Әлмәт урманчылыгы" ДКУ һәм "Әлмәт урман хуҗалыгы" ДБУ объектлары белән дә танышып чыкты. Равил Кузюров быел 87 гектарда утыртылган урман культураларын карады.

 Соңыннан урман хуҗалыгы һәм урманчылык хезмәткәрләре белән киңәшмә узды, биредә урман хуҗалыгын алып баруның төрле мәсьәләләре каралды. Үзенең чыгышында министр башкарыла торган эшләрнең сыйфатына һәм үз вакытында башкарылуына зур игътибар юнәлтте, шулай ук утырту өчен культуралар сайлаганда урман-дала зонасы үзенчәлекләрен исәпкә алырга кушты.


4
сентябрь, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Ветераннар Советы әгъзасы Е.А.Гуськов рәислегендә Министрлык каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы узды. Утырышта урманнардан файдалану, дәүләт урман реестрын алып бару һәм урман корылышы темалары күтәрелде.

ТР Хөкүмәте Йортында ясаган чыгышында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров журналистларга Казан һәм башка зур шәһәрләр тирәли 2019-2020 елларга исәпләнгәнчә "яшел пояс" утырту турында сөйләде. "Әлеге урманнар буенча регламент эшләнәчәк, болар – яклаучы урманнар, алар урман инспекторлары сагында торачак", – дип ассызыклады Равил Кузюров.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында "Урман атнасы-2018" табигать саклау акциясен уздыру" темасына брифинг узды, аның кысаларында быелның 8 аенда Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы эшчәнлегенә йомгак ясалды.

Урманчыларның "Урман хезмәткәрләре көне" профессиональ бәйрәмен (16 сентябрьдә) билгеләгән көннәрдә Татарстанда "Урман атнасы-2018" республика табигать саклау акциясе старт ала, ул 8-14 сентябрьдә узачак. Алда торган атна эчендә урманчылар урман фондында каты көнкүреш калдыкларын һәм ауган коры-сарыларны җыештыру, гомуми белем бирү учреждениеләрендә экология дәресләрен уздыру, урман фондындагы ял итү урыннарын төзекләндерү, урман-орлык чималын җыю, федераль һәм республика әһәмиятендәге юллар тирәсендә өстәмә аншлаглар һәм баннерлар урнаштыру кебек эшләрне гамәлгә ашырачак. Барлыгы 132 чара уздыру күздә тотыла. "Урман атнасы-2018" кысаларында урман территорияләрен санитар-экологик чистарту эше уздырылачак. Имәнлек урамындагы урманда җыештыру эшләре 11 сентябрь көнне 16.00 сәгатьтә булачак. Теләге булган һәркем урманны тагын да чистарак итүгә үзеннән өлеш кертә ала.

"Бердәм урман утырту көне" акциясен уздыру 2018 елның 6 октябрендә планлаштырыла. Үзәк чара Татарстанның Питрәч районындагы Иске Шигали авылында узачак. 10 гектарлы территориядә ылыслы токымнардан 40 мең үсенте утырту планлаштырыла. Чарада 2000 кеше катнашыр дип көтелә. Һәркемнең бу чараларга килү һәм үз агачын утырту мөмкинлеге бар. Теләге булганнарга инвентарьлар һәм утырту материаллары биреләчәк. 6 октябрь көне барча республика буенча массакүләм агач утырту эше уздырылачак. Көзге акциядә Татарстан буенча 300 гектардан артык мәйданда 1,3 млн артык агач утырту планлаштырыла.


1
сентябрь, 2018 ел
шимбә

Тантаналы линейкада Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән көллият студентларын һәм мөгаллимнәрне яңа уку елының башлануы белән котлады. Хәбәрдә болай диелә: “Белем көне – ул яшенә һәм социаль статусына, милләтенә һәм диненә бәйсез рәвештә, һәркем өчен бәйрәм”. Министр үзеннән шәхсән булачак урманчыларга яңартылган Лубян урман-техника көллиятендә уңышлы гына белем алуларын теләде. “Урманчы һөнәре – бик мөһим һәм әһәмиятле. Студентларга тиешенчә укуларын телим, үз уңышларыгыз белән мөгаллимнәрегезне сөендерерлек булсын!” – дип ассызыклады Равил Кузюров. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә көллияттә белем алу һәм уңайлы яшәү өчен барлык шартлар да тудырылган.

Тантаналы линейкада шулай ук Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев та катнашты. “Лубян көллияте студентлары төрле ярышларда һәм “World Skills” чемпионатында шактый уңышлар яулады. Бу күп нәрсә хакында сөйли. Киләчәк ышанычлы кулларда, димәк. Һәрнәрсәдә уңышлар сезгә!” – дип билгеләде Сергей Димитриев.

Белем йорты директоры Рим Фәхраҗиев беренче курсларга соңгы елларда Лубян көллиятендә урман тармагына белгечләр әзерләү өчен күп кенә эшләр башкарылуы турында сөйләде.

Көллиятнең иң яхшы студентлары, шулай ук Татарстан Республикасы Мәктәп урманчылыкларының икенче слеты волонтерлары Мактау грамоталары белән бүләкләнде.


31
август, 2018 ел
җомга

4 сентябрь көнне 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Р.Ә.Кузюров катнашында "Урман атнасы-2018" республика табигать саклау акциясен уздыру" темасына брифинг булачак. Брифинг кысаларында быелның 8 аенда Министрлык эшчәнлегенә йомгак ясау планлаштырыла.  


29
август, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстан территориясендә урман законнары бозылуны чикләү максатында "Идел буе урманчылыгы" ДКУ  хезмәткәрләре ТР ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә "Агач ташучы машина" операциясе кысаларында ДПС "Тула1" станционар постында һәм "Кама" КПП агач материалы һәм пиломатериаллар ташуга рөхсәт документларын тикшерү буенча рейд уздырды.

Рейд барышында агач һәм агач кисү материалларын ташучы 5 транспорт чарасы тикшерелде. Быелның 8 аенда "Агач ташучы машина" ведомствоара оператив-профилактика чараларын уздыру кысаларында Татарстан Республикасы буенча барлыгы 23 административ эш рәсмиләштерелде.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында, график нигезендә, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын сату-алу шартнамәсен төзүгә хокук сату буенча аукцион үткәрелде. Барлыгы 7: Идел буе, Яшел Үзән, Кайбыч, Мамадыш, Алабуга, Арча һәм Лениногорск урманчылыкларыннан 105 лот күрсәтелде.

Аукционның бердәнбер катнашучылары белән аукцион нәтиҗәләре турында беркетмәләр төзелә һәм, аукцион уздырылган көннән соң егерме көннән соңга калмыйча, сатуларның рәсми сайтында аукцион нәтиҗәләре турында мәгълүмат урнаштырылган көннән соң ун көн узгач һәм аукцион уздырылган көннән соң егерме көннән соңга калмыйча кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләре төзеләчәк.


28
август, 2018 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров "Баулы урманчылыгы" ДКУ һәм "Баулы урман хуҗалыгы" ДБУ тикшерде. Объектларны карау эшендә шулай ук Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин да катнашты.

Равил Кузюров урманчылык конторасын, агач эшкәртү буенча эш цехларын, азкомплектлы бригада тарафыннан урманны тәрбияви кисү кишәрлекләрен карады, 2018 елда уздырылган урман торгызу эшләренең сыйфаты белән танышты. Шулай ук урман питомнигы да каралды.

Равил Кузюров урман питомнигының сыйфатына игътибар итте һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә алга таба эшләрендә нәтиҗәлелек һәм уңышлар теләде. Язгы урман культуралары чорында Баулы урманчылыгы урман фондында 35 гектарда гади нарат утыртылган.


27
август, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген "Баулы урман хуҗалыгы" ДБУ бинасында Баулы урман хуҗалыгында берничә ел урман кисүче булып эшләгән урманчы, Советлар Союзы Герое Гаврил Петрович Евсеевка мемориал такта ачылды.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы ветераннары, Баулы урманчылыгы хезмәткәрләре, Геройның кызы Нина Гаврилова катнашты.

Потапово-Томбарлы авылында туган, миномет полкы дивизионы командиры сугыштан соң туган районында яши һәм эшли, күп еллар буе җаваплы вазыйфаларны били: район советы башкарма комитетында, "Победа" колхозы рәисе булып, соңыннан урман хуҗалыгында эшли. Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үзенең чыгышында Геройга мемориал такта ачу инициативасына теләктәшлек белдергән һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Шулай ук хәзерге вакытта урман тармагы торышы турында сөйләде.

"Урман һөнәренә ия булмаган кешенең урманчы булып эшләве – аны бары тик яхшы яктан гына сыйфатлый, ул табигатьне һәм туган төбәген яраткан. Урман хуҗалыгы өчен Советлар Союзы Героеның бездә эшләве – зур дәрәҗә. Ә минем өчен әлеге чарада катнашуым зур дәрәҗә. Яшь буыннар өчен үгет-нәсыйхәт: горурланыгыз, үрнәк алыгыз! Урман хуҗалыгына мәктәп урманчылыкларында катнашучыларны һәм мәктәп укучыларын күбрәк китерсеннәр иде, әлеге күренекле шәхеснең тормышы мисалында кешенең үз Ватанын һәм урманны никадәр яратуы турында сөйләсеннәр, күрсәтсеннәр иде", – дип билгеләде Равил Кузюров.    

Гаврил Евсеев Көнбатыш, 2 нче һәм 1 нче Белорусь, 3 нче һәм 1 нче Балтыйк буе фронтларында көрәшкән. Дүрт тапкыр яраланган. Берлин стратегик операциясе барышында аеруча аерылып торган. Сугыш тәмамланганда Берлинда майор исемендә артиллерия дивизионы командиры була.

СССР Югары Советы Президумының 1945 елның 31 маендагы Указы белән алманнарга каршы көрәш фронтында команда бирүчеләрнең хәрби биремнәрен үрнәк үтәгән өчен һәм бу вакытта батырлык һәм геройлык күрсәткән өчен Евсеев Гаврил Петровичка Ленин орденын һәм "Алтын Йолдыз" медален тапшырып, Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Моннан тыш, ул ике Хәрби Кызыл байрагы орденнары, 2 дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл йолдыз орденнары һәм сигез медаль белән бүләкләнә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International