"Урман атнасы-2018" табигать саклау акциясе кысаларында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов Казанның 183 нче гимназиясендә, ә министр урынбасары Рәис Гомәров 140 нчы мәктәптә булды, биредә алар мәктәп укучылары белән очрашты һәм кызыклы әңгәмә рәвешендә Урман дәресе уздырды. Балаларга Татарстан Республикасы урманнарының тарихы, урман байлыкларының әһәмияте һәм Җирнең экологик балансы турында сөйләделәр. "Кеше урман һәм су булган җирдә генә яхшы яши ала. Без әлеге табигый ресурслардан ничек итеп рациональ файдаланып булуы турында уйланырга тиеш", – дип билгеләде Әмир Бәдертдинов.
Балаларга шулай ук урманчыларның эше турында да, Министрлык тарафыннан Татарстан урманнарын саклау һәм үрчетү өчен ниләр эшләнүе, урманчыларның урманнарны ни рәвешле янгыннардан саклавы турында да сөйләделәр. "Урман атнасы-2018" табигать саклау акциясе кысаларында экология дәресләре барча Татарстан буйлап 14 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
“Урман атнасы-2018” кысаларында Дәрвишләр урамындагы урман дип йөртелүче Шәһәр яны урманчылыгы урман фондында масштаблы чистарту эшләре башкарылды. Табигать саклау акциясендә Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров та катнашты. Урманны тәртипкә китерүдә шулай ук ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, Шәһәр яны урманчылыгы, Шәһәр яны урман хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм янәшәдәге йортларда яшәүчеләр дә үзләреннән өлеш кертте.
“Безнең урманчылар даими рәвештә урманнарны чистартып тора. Ләкин без мондый акцияләрне кешеләрнең игътибарын урман фондын саклау мәсьәләләренә җәлеп итү өчен уздырабыз. Беркемгә дә сер түгел, һава торышы аркасында коры-сарылар күбәйде, санкцияләнмәгән чүплекләр проблемасы да бар. Һәм без урманнарны чүпләргә түгел, ә сакларга һәм кайгыртырга кирәклеге туында аңлатырга телибез”, – дип билгеләде Равил Кузюров.
“Урман атнасы-2018” табигать саклау акциясе 8 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр барлык Татарстан буенча уза, барлыгы 132 чара уздыру планлаштырыла.
Чирмешән лицеенда белем алучы балалар "Урман атнасы-2018" акциясендә катнашырга булды. Укучылар урманчылар белән берлектә "Чирмешән урманчылыгы" ДКУ Казанка кишәрлеге урманчылыгының 78 һәм 80 кварталларындагы урман кишәрлекләрен чүп-чардан арындырды. Әлеге урын очраклы гына сайланмады. Урман культуралары махсус-яклагыч урманнар һәм чирмешәнлеләрнең яраткан ял урыны булып тора. Акциядә 28 кеше катнашты.
"Азнакай урманчылыгы" һәм "Азнакай урман хуҗалыгы" хезмәткәрләре Азнакай-Җәлил автоюлыннан ерак булмаган җирдә урман фонды территориясендә урнашкан "Илһам чишмәсе"н җыештырды. Берничә сәгать эчендә бер йөк машинасы каты көнкүреш калдыгы җыеп алынды – пыяла һәм пластик шешәләр, полиэтилен пакетлар, бер кулланыла торган савыт-саба. Урманчылык хезмәткәрләре шулай ук коймаларны, өстәлләрне һәм чатырларны буяды, үләннәрне чапты. Җыелган чүпне каты көнкүреш калдыклары полигонына чыгардылар.
"Урман атнасы-2018" табигать саклау акциясе Татарстанның барлык районнарында да 8 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр уздырыла. Атна дәвамында урманчылар урман фондында каты көнкүреш калдыкларын һәм ауган коры-сарыларны җыештыру, гомуми белем бирү учреждениеләрендә экология дәресләрен уздыру, урман фондындагы ял итү урыннарын төзекләндерү, урман-орлык чималын җыю, федераль һәм республика әһәмиятендәге юллар тирәсендә өстәмә аншлаглар һәм баннерлар урнаштыру кебек эшләрне башкара. Республика буенча барлыгы 132 чара уздыру күздә тотыла.
“Урман атнасы-2018” табигать саклау акциясе кысаларында “Яшел Үзән урманчылыгы” ДКУ белгечләре “Маяк” ДАУ спорт комплексыннан ерак булмаган шәһәр яны зонасында урманны каты көнкүреш калдыкларыннан чистартты. Биредәге урман утыртмалары Яшел Үзәндә яшәүчеләрнең яратып ял итү урынына әверелгән. Урманчылар белән берлектә чарада спорт коплексы хезмәткәрләре, Карпов исемендәге лицей һәм 14 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары – барлыгы 64 кеше катнашты. Акция кысаларында 3,5 гектар мәйданда урман фонды территориясе тәртипкә китерелде.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре Биектау кишәрлеге урманчылыгының Дәрвишләр бистәсендәге урман утыртмалары территориясендә урманны чүп-чардан, ауган һәм корыган агачлардан чистартты. Әлеге чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының "Урман атнасы-2018" республика табигать саклау акциясен уздыру турында" 2018 елның 23 августындагы 2239-р номерлы боерыгын үтәү кысаларында узды.
Әлеге урын очраклы гына сайланмады. Дәүләт урман фондына караган әлеге урында шифаханә һәм дачалар урнашкан, ә ылыслы урман утыртмалары Дәрвишләр бистәсендә яшәүчеләрнең дә, казанлыларның да яраткан ял урыны булып тора. Чүпне дә, кагыйдә буларак, биредә генә калдырып китәләр. Исерткеч эчемлекләрдән калган буш шешәләр, полиэтилен пакетлар, пластмассалар. Берничә сәгать эчендә урманчылар бер йөк машинасына тулырлык чүп-чар җыеп алды.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында мондый акцияләрне оештыруда һәм уздыруда зур эш тәҗрибәсе тупланды. Соңгы 8 ел эчендә "Татарстанның чиста урманнары" табигать саклау акциясе кысаларында чүпләнгән урманнарны чистарту буенча зур эш уздырылды. Асылда, Татарстанда быел 2,5 мең куб. метр күләмендә каты көнкүреш калдыклары, коры-сары һәм ауган агачлар җыелды һәм чыгарылды. "Урман атнасы-2018" 8 сентябрьдән 14 сентябрьгә кадәр узачак, аның кысаларында республикада 132 чара уздыру планлаштырыла.
Татарстанда янгынга каршы контроль чаралары көчәйтелде, патрульләү саны арттырылды, янгын сүндерү көчләре һәм чаралары әзер торышка китерелде. Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында 4-5 класслы янгын куркынычы урнашты, – дип хәбәр иттеләр "Авиалесохрана" ФДУ.
2018 елның 7 сентябреннән 13енә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны-урыны белән урманнарда югары янгын куркынычы (4 класслы), аерым көнбатыш районнарында урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы (5 класслы) саклана, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе.
Югары дәрәҗәле янгын куркынычына бәйле рәвештә урманчылар Татарстанда яшәүчеләргә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре бозылуга юл куймаска киңәш итә. Урылган кырларны, салам калдыкларын, корыган үлән калдыкларын яндырырга рөхсәт ителми. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучы гражданнарга 1500 сумнан 3000 сумга кадәр, вазыйфаи затларга 10 000 сумнан 20 000 сумга кадәр штраф яный.
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов "Татарстан24" телеканалында чыгыш ясады, үзенең чыгышында ул Татарстанда яшәүчеләрне 8-14 сентябрь көннәрендә узачак "Урман атнасы-2018" табигать саклау акциясендә катнашырга чакырды. Алдагы атна эчендә урманчылар урман фондында каты көнкүреш калдыкларын һәм ауган коры-сарыларны җыештыру, гомуми белем бирү учреждениеләрендә экология дәресләрен уздыру, урман фондындагы ял итү урыннарын төзекләндерү, урман-орлык чималын җыю, федераль һәм республика әһәмиятендәге юллар тирәсендә өстәмә аншлаглар һәм баннерлар урнаштыру кебек эшләрне гамәлгә ашырачак. Республика буенча барлыгы 132 чара уздыру күздә тотыла.
Программа кысаларында тавыш бирү уздырылды, биредә тамашачылардан урман территорияләрен җыештыруга бару-бармаулары хакында соралды. Сораштыруда катнашучыларның 70%ы, эштә мәшгуль булмасам, бик теләп барган булыр идем, дип җавап бирде. Әмир Бәдертдинов җыештыру эшенә балалар белән бергә килергә чакырды, мондый акцияләрдә катнашу үсеп килүче яшь буынны урманга карата сак булырга өйрәтә.
Акциягә шимбә көнне – 8 сентябрьдә, 10.00 сәгатьтә старт биреләчәк. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре һәм волонтерлар Казан шәһәренең Дәрвишләр поселогында Прибольничная урамына якын урнашкан урман посадкасында урманны чүптән һәм ауган коры-сарыдан чистартачак. 11 сентябрьдә 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашында Имәнлек урамындагы урман паркында җыештыру эше башкарылачак. Чарада шулай ук ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, волонтерлар, җирле халык та катнашачак. Теләге булган һәркем урманны тагын да чистарак итүгә үзеннән өлеш кертә ала. Чара азагында катнашучыларның барысын да кыр ашханәсе көтә.
Арча урманчылыгында Арча урманчылыгын саклау өлкәсендә 6 ел хезмәт иткән урманчы Сәфәргалиев Зариф Мөхәммәтгали улына һәйкәл ачылды. Һәйкәлне Татарстан Республикасының барлык урманчыларына багышладылар.
Аның ачылышында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Арча һәм Саба урманчылыклары җитәкче-урманчылары, урманчының оныгы – "Таттелеком" ГАҖ генераль директоры Лотфулла Шәфыйгуллин катнашты. Бабасына, шул исәптән Татарстандагы республикабыз урманнарын саклый һәм арттыра торган барлык урманчыларга, монумент булдыру идеясе дә аныкы.
Чара азагында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров кунаклар белән берлектә истәлекле зәңгәр чыршы агачларын утыртуда катнашты. Әлеге ишарә символик әһәмияткә ия, чөнки киләчәк буыннар өчен агач утырту – урманчылар тормышында иң мөһиме булып тора.
Татарстан территориясендә урман законнары бозылуны чикләү максатында "Биләр урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре ТР ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә "Агач ташучы машина" операциясе кысаларында ДПС "Кама" стационар постында агач материалы ташуга рөхсәт документларын тикшерү буенча рейд уздырды. Операция барышында агач ташучы 6 автомобиль тикшерелде. Әлеге операция барышында агач ташу һәм рөхсәт документларын тутыру кагыйдәләре бозылу очраклары ачыкланмады.