ЯҢАЛЫКЛАР


14
сентябрь, 2018 ел
җомга

Нурлат урманчылыгында "Урман атнасы-2018" табигать саклау акциясенә актив кушылдылар. Әлеге чара уңаеннан биредә автотрассадагы ял зоналарын яңарттылар, чүп үләннәрен чаптылар. Шулай ук 4 кубометр күләмендә чүп-чар да җыелды, шул ук күләмдә коры-сары җыеп алынды. Әлеге эшкә Нурлат урманчылыгы хезмәткәрләреннән тыш барлык кишәрлек урманчылыклардагы урманчылар да, мәктәп укучылары да кушылды. Кычытканлы һәм Биләркүл мәктәпләрендә яшь табигать сакчылары өчен Урман дәресләре уздырылды.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать сәясәте комитеты утырышы булды, анда депутатлар әһәмиятле мәсьәләләрне карады, асылда, халык тарафыннан чыбык-чабык җыю мөмкинлеге турында сүз барды. Утырыш барышында белдерелгәнчә, киләсе елдан 1 гыйнвардан башлап халыкка урманнардан шәхси ихтыяҗларга түләүсез нигездә чыбык-чабык җыярга рөхсәт ителәчәк.

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов аңлатып узганча, "чыбык-чабык" дигәндә җир өслегендә ятучы һәлак булган агач кәүсәләрен һәм аларның өлешләрен аңларга кирәк, алар агачлар табигый һәлак булганда, көчле җил вакытында, кар яуганда, патологик һәм башка факторлар йогынтысында барлыкка килә. Урманнарда чыбык-чабыкның туплауны аның санитар торышын начарайта, янгын чыгу куркынычын арттыра.

Закон нәтиҗәсендә урманга да, гражданнарга да файда булачак. Ләкин чыбык-чабыкны җыю урманга килеп, агачларны кисәргә ярый дигәнне аңлатмый. Агачны тамыры-төбе белән аударырга ярамый, әгәр китерелгән зыян күләме 5 мең сумнан артса, җинаять җаваплылыгы каралган.

"Алабуга урманчылыгы" ДКУ һәм "Алабуга урманчылыгы" ДБУ хезмәткәрләре Менделеевск, Алабуга, Тукай муниципаль районнарында урман биләмәләрен җыештыруда актив катнашты. Акция Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты вәкилләре, Үзәк район хастаханәсе, Алабуга ш. финанс бюджет паталасы хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм журналистлар катнашында узды.

Җыештыру урыннары очраклы сайланмаган иде. Мисал өчен, Яр Чаллыдагы Боровец урманы – шәһәр халкы яратып килә һәм ял итә торган урыннарның берсе. Өч көн эчендә 25 гектардагы урман көнкүреш калдыкларыннан һәм ауган агач кисәкләреннән чистартылды, урманнан 6 йөк машинасы чүп чыгарылды.


13
сентябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

“Урман атнасы-2018” табигать саклау акциясе кызганнан кыза бара. Арча урман хуҗалыгы да әлеге чарада актив катнаша. “Арча урманчылыгы” ДКУ һәм “Арча урман хуҗалыгы” ДБУ хезмәткәрләре тырышлыгы белән, шулай ук Балтач кишәрлеге урманчылыгында эшләүчеләр катнашында 3,5 гектарда кыр яклаучы урман полосалары көнкүреш калдыкларыннан һәм коры-сарыдан чистартылды. Урман территорияләрен массакүләм чистарту эше Югары Ушма һәм Төрнәле авыллары янәшәсендә гамәлгә ашырылды. Бер үк вакытта урманчылар республика халкын акциягә кушылырга чакыра, чөнки урман биләмәләрендә чүп бик күп әле.

Әлки урманчылыгы җитәкче-урманчысы Илсур Зәйнуллин хәбәр итүенчә, атна дәвамында байтак эшләр башкарылган. Урманчылык хезмәткәрләре авыл ярдәмчеләре белән берлектә Иске Чаллы янындагы каен посадкасын корыган агачлардан чистарткан. Шушы арада  “Яшь имәннәр” лагере урнашкан урманны, Сабантуй җирләрен кипкән карт агачлардан һәм чүп-чардан арындырырга җыеналар. Чуаш Кичүендәге мәктәп урманчылыгында шөгыльләнүче балалар белән урманчы урынбасары Людмила Желтухина табигатьне саклау, урман утырту кебек актуаль мәсьәләләр буенча әңгәмә үткәргән. 
Бу көздә мең төп чамасы агач утыртырга ниятлиләр. Авылларны яшелләндерү өчен юкә, чыршы, миләш үсентеләрен әзерлиләр. Авыл җирлекләре советлары, шулай ук аерым кешеләр әлеге үсентеләрне алу өчен урманчылыкка заявка бирә ала. 

“Әлки хәбәрләре” материаллары нигезендә

“Зәй урманчылыгы” ДКУ хезмәткәрләре 5 нче мәктәп укучылары белән берлектә урман кишәрлеген каты көнкүреш калдыкларыннан чистартты. 6 һәм 8 сыйныфларда укучылар өлкән остазлары җитәкчелегендә 20 капчык чүп җыйды. Күләмле “урман” өмәсе нәтиҗәсендә урманчылык территориясе тагын да чистарды. “Бу мәктәптә укучыларның бик актив булуы һәм урманны чистарту эшендә инде беренче мәртәбә генә катнашмавы сөендерә. Бу чараның әһәмияте – табигатьтә катнашың булуына төшенү. Ул вакытта кешеләр дә яшел зоналарда үзләреннән соң азрак чүп калдыра башлар”, – дип билгеләде урманчылык хезмәткәрләре.

“Идел буе урманчылыгы” ДКУ белгечләре Югары Ослан районындагы дүрт мәктәптә булдылар, биредә мәктәп укучылары белән очрашып, алар өчен ачык Урман дәресләре уздырылды. Урманчылар балаларга урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм табигатькә, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт зарурлыгы турында сөйләде. Дәрес барышында шулай ук Россиядә урманның әһәмияте, Татарстан Республикасы урманнары тарихы турындагы темалар да күтәрелде, шулай ук яшел байлыкларны саклау һәм арттыру өчен Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырылучы чаралар турында да сөйләнде.

Мондый Урман дәресләре Лениногорск, Ары, Аксубай һәм күп кенә башка урманчылыклар тарафыннан да уздырылды.

Бөгелмә мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Саба районындагы Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә булдылар, ул Европада иң зурысы булып санала. Балалар комплекстагы иң яңа җайланмалар белән танышып чыкты, алар ярдәмендә ябык тамыр системасы белән утырту материалы җитештерелә, соңыннан балалар дендрология бакчасына һәм оранжереяга юл алды, биредә тропик һәм субтропик үсемлекләр үсә. Балаларга шулай ук генетик үзлекләре яхшыртылган усаклар да күрсәтелде. Аларның уникальлеге шунда ки, бу агачлар гади усак белән чагыштырганда ике мәртәбә тизрәк үсә, чөнки аларда ике түгел, ә өч хромосома бар. Усакларның яңа төрләре Татарстанда утыртыла башлады инде.


12
сентябрь, 2018 ел
чәршәмбе

"Баулы урманчылыгы" ДКУ һәм "Баулы урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре "Урман атнасы-2018" акциясенә теләктәшлек белдерде һәм 10 кг балан орлыгы белән 5 кг миләш орлыгын җыйды, әлеге орлыклар эшкәртүгә озатылачак, ә алга таба урман питомнигына чәчү һәм яклаучы утыртмалар булдыру максатында кулланылачак.

Акция кысаларында шулай ук урманчылык һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләре бердәм дус коллектив белән өмәгә чыкты һәм автоюллар буйлап чүп җыйды, урман кашакларында урнаштырылган чатырлар территориясен тәртипкә китерде.

Татарстан территориясендә урман законнары бозылуны чикләү максатында "Болгар урманчылыгы" ДКУ һәм "Кызыл Йолдыз урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре ТР ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә "Агач ташучы машина" операциясе кысаларында Болгар-Казан трассасындагы ЮПС мобиль постында һәм "Саескан тавы" постында агач һәм агач материалы ташуга рөхсәт документларын тикшерү буенча рейд уздырды. Рейд барышында агач һәм агач кисү материалларын ташучы 6 транспорт чарасы тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәсендә тиешле законнардагы таләпләрне бозу очраклары ачыкланмады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International