17-20 сентябрь көннәрендә "Лубян урман-техник көллияте" дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесе базасында "Урманчылык" ДКУ хезмәткәрләре өчен "Диләнкеләр бүленеше һәм таксациясе барышында эшләрне норматив, техник һәм хокукый тәэмин итү" темасына квалификация күтәрү курслары уза. Дәресләрдә белгечләрне бүленеш һәм таксация барышында кулланыла торган норматив документлардагы үзгәрешләр, яңа приборлар һәм кораллар, геомәгълүмат технологияләре белән таныштыралар. Гамәли дәресләр вакытында тоташ кисү һәм урманны карап тоту өчен диләнкеләр бүлүне дөрес башкарырга өйрәтәләр. Лекцияләрдә шулай ук Иннополис университеты вәкилләре булды. Алар Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы өчен эшләнә торган геомәгълүмат системасын камилләштерү максатларында урман хуҗалыгы эшләре белән танышты.
"Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре "Өйрәнү-сынау шәһәр яны урманчылыгы" ДБУ белән берлектә Столбище һәм Матюшин кишәрлеге урманчылыкларында ауган агачларны чистарту һәм туфракны әзерләү буенча эшләр үткәрә. Быел җәй әлеге урман территорияләрен гарасат каты зарарлаган.
"Гарасаттан соң без ауган агачларны җыйдык һәм төпләрен чыгардык. Әлеге урында без туфрак әзерлибез, буразналар сызабыз, бу шулай ук табигый яңаруга булыша. Киләсе елга без биредә яңа агачлар утыртырга ниятлибез", - дип билгеләп үтте Матюшин кишәрлеге урманчылыгының кишәрлек урманчысы Нурсил Гыйбадуллин.
Шул рәвешле урманнарны юкка чыгарып, гарасат узган урыннарда берничә ел дәвамында яшь, тере, сәламәт урман үсәчәк. Биредә урман хасил итүче төп ылыслы төрләр - Ауропа чыршысы һәм гади нарат утырту ниятләнә.
"Татарстанның чиста урманнары" республика табигать саклау акциясе Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы инициативасы нигезендә уздырыла торган иң әһәмиятле һәм күләмле чараларның берсе. Ул инде традициягә әйләнде һәм ел саен ике этапта – язгы һәм көзге чорда уздырыла, халык арасында елдан-ел күбрәк популярлык казана.
2018 елның 15 сентябрендә "Татарстанның чиста урманнары" акциясенең көзге этабы старт алды. Урман хуҗалыгы белгечләре бакча-дача ширкәтләре вәкилләре һәм урман кишәрлекләренең арендаторлары белән берлектә урманнарны каты көнкүреш калдыкларыннан, коры-сарыдан һәм җирдә аунап яткан чыбык-чабыктан арындыру буенча чаралар күрәчәк. Ел саен акциядә республиканың барлык ведомстволарыннан һәм министрлыкларыннан, югары уку йортларыннан, урта һәм махсус белем бирү учреждениеләреннән хезмәткәрләр актив катнаша.
Быел, акциянең язгы этабында табигатьне яклаучылар 2410 куб метр каты көнкүреш калдыгын, аунап яткан чыбык-чабык һәм корыган агач җыеп алды һәм чыгарды. Табигать саклау чараларының максаты – Татарстан урманнарында иминлекле санитар-экологик торыш барлыкка китерү.
"Урман атнасы" табигать саклау акциясе тәмамланды да. Әлеге акциягә йомгак ясап, "Ютазы УББМ" МБМУ "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгыннан яшь урманчылар үзләрен бик актив күрсәтте. Балалар атнаны "Нарат чишмәсе"ндә көнкүреш калдыкларын массакүләм җыештыру эше белән төгәлләргә булды. Шуның белән балалар үзләренең табигатькә булган сакчыл карашын күрсәтте.
Шулай ук мәктәп укучылары миләш җимешләрен җыйды, аларның бер өлеше алга таба эшкәртелгәннән соң көзен "Бөгелмә урман хуҗалыгы" ДБУ питомнигына чәчеләчәк. Ә калган өлешен яшь урманчылар кошларга калдырырга булды, чөнки озакламый салкыннар җитә һәм әлеге җимешләр канатлы дусларга азык булачак.
Эшләрне тәмамлаганнан соң балалар ачык һавадагы чатырга урнашты һәм килгән көзнең гүзәллеген манзара кылды. Урманчылык хезмәткәрләре исә мәктәп балаларын кайнар чәй һәм татлы ризыклар белән сыйлады.
Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында "Урман атнасы-2018" табигать саклау акциясенә йомгак ясалды. 8 сетябрьдән 14 сентябрьгә кадәрге бер атна дәвамында урманчылыклардагы хезмәткәрләр һәм урман хуҗалыкларында эшләүчеләр әлеге акцияне уздыруда актив катнашты. Акция барышында торак пунктларына чиктәш булып торучы урман парклары һәм урман территорияләре җыештырылды. 1150 м3 күләмендә каты көнкүреш калдыгы, коры-сары һәм ауган агачлар җыелды һәм чыгарылды. Шулай ук акция кысаларында 300 кг имән чикләвеге җыелды һәм гомуми белем бирү мәктәпләрендә 68 экология дәресе уздырылды.
Республиканың "Урман атнасы-2018" табигать саклау акциясе Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан урманнарда уңайлы санитар-экологик торыш булдыру, шулай ук урманга карата сакчыл караш тәрбияләү максатларында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 23 августындагы 2239-р номерлы боерыгы нигезендә уздырылды.
6 октябрьдә массакүләм агач утырту чарасы узачак, аның кысаларында Татарстанның барлык муниципаль районнарында истәлекле агачларга, аллеяларга һәм скверларга нигез салу – барлыгы 1,3 млн яңа агач утырту планлаштырыла. Өстәвенә, урман территорияләрен чистарту әле төгәлләнмәде, якын киләчәктә республикада "Татарстанның чиста урманнары" акциясе башланачак, урманчылар республикада яшәүчеләрнең барысын да генераль өмәгә чакыра.
Тантаналы чара "Корстон" кунакханә-күңел ачу комплексында булды. Россия экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы (Рослесхоз) башлыгы Иван Валентик, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров республиканың урман хуҗалыгындагы казанышлар күргәзмәсен карады. Асылда, Саба урман хуҗалыгы экспозициясе күрсәтте, биредә урман эшкәртү комплексы продукциясе, мисал өчен, агач оны, шулай ук кулланудан калган башка төрле продукция дә – бал, агач савыт-саба, фиточәй тәкъдим ителгән иде.
"Төбәккә килгәч урманга эчкерсез мөнәсәбәт булуын күрү – бик сөендерә. Татарстанда Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән урман тармагы бик яхшы үсеш ала, аның әтисе атаклы урманчы булган. Сезнең урман – ышанычлы кулларда", – дип билгеләде Иван Валентик.
Күргәзмә кысаларында Иннополис Университеты экспозициясе дә бар иде. Урман тармагы белгечләре өчен галәм сурәтләре буенча Татарстанның урман фондын мониторинглау һәм тикшерүдә тотуның геомәгълүмат сервисы прототибы ("Татарстан Республикасының цифрлы моделе" проекты кысаларында) күрсәтелде. Бүгенге көндә 58 890 гектар мәйданлы Зәй урманчылыгы мисалында диләнкеләрне аерып чыгару чикләре билгеләнгән 1456 объект, 406 урман патологиясе һәм көек объектлары, бүтән объектлар цифрлаштырылган.
Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре каршысында сәламләү сүзләре белән чыгыш ясаган А.В.Песошин болай дип билгеләде: "Урман хуҗалыгында һәрчакта да үз эшенә фидакарьләрчә бирелгән кешеләр эшләде һәм эшли. Урман тармагындагы һәр хезмәтчән яхшы сүзгә һәм ихтирамга лаек. Республикадагы экологик вәзгыятьне яхшырту өчен сез бик күп көч түгәсез, мәхәббәт һәм кайгырту белдерәсез. Шуңа күрә дә урманчыларны тулы хокуклы рәвештә киләчәк сакчылары дип атарга мөмкин", – диде Татарстан Премьер-министры.
Шуннан соң Алексей Песошин урман хуҗалыгының алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә республика урман хуҗалыгын үстерүдәге казанышлары һәм күп еллык уңышлы хезмәте өчен "Татарстан Республикасының атказанган урманчысы" мактаулы исеме бирелде:
Галиуллин Равил Гани улына – "Идел буе урманчылыгы" ДКУ Чулпан кишәрлеге урманчылыгының кишәрлек урманчысы;
Сафин Дамир Нурлыгата улына – "Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" ДБУ инженер-механигы;
Профессиональ эшчәнлектәге казанышлар һәм республика урман хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеш өчен "Татарстан Республикасының атказанган юристы" мактаулы исеме бирелде:
Зайцева Марина Вячеславовнага – юридик бүлек башлыгы;
Республика урман тармагында транспорт хезмәте күрсәтүне тәэмин итүдәге казанышлар һәм күп еллык намуслы хезмәт өчен "Татарстан Республикасының атказанган транспорт хезмәткәре" мактаулы исеме бирелде:
Галәветдинов Габбас Абдулла улына – "Татарстан урман-янгын үзәге" ДБУ 3 нче типлы янгын-химия станциясе машина йөртүчесе;
Татарстан Республикасы Президенты боерыгы нигезендә күп еллык нәтиҗәле хезмәт һәм Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы үсешенә керткән зур өлеш өчен Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте белдерелде:
Гуськов Евгений Александровичка – Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе.
Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы Мактау грамотасы бирелде:
Мусин Харис Гайнетдин улына – "Казан дәүләт аграр университеты" югары белем бирүче федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең урманчылык һәм урман культуралары кафедрасы профессоры;
"Россиянең урман байлыкларын саклаган һәм арттырган өчен" ведомство аермалык тамгасы – "Яшел Үзән урманчылыгы" ДКУ Яшел Үзән кишәрлеге урманчылыгы урман мастерына;
Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының Мактау грамотасы бирелде:
Рәхимҗанов Марс Тәлгат улына – "Чирмешән урманчылыгы" ДКУ кишәрлек урманчысы.
Рәхмәтуллин Илдус Хәйдәр улына – "Саба урман хуҗалыгы" ҖЧҖ агач эшкәртү комплексының дизельле төягеч йөртүчесе;
Хәмидуллин Җәүдәт Яхъя улы – "Әлки урманчылыгы" ДКУ Юхмачы кишәрлеге урманчылыгының кишәрлек урманчысы.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы бирелде:
Гарифуллин Руслан Наил улына – "Лаеш урман хуҗалыгы" ДБУ директоры, Кузьмина Татьяна Петровнага – "Биләр урман хуҗалыгы" ДБУ баш бухгалтеры, Мәгъсумов Фәнил Рәкыйп улына – "Арча урманчылыгы" ДКУ Тукай кишәрлеге урманчылыгында кишәрлек урманчысы.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы Рәхмәт хаты белән дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре бүлегенең әйдәп баручы консультанты Зыятдинова Эльвира Вәккас кызы бүләкләнде.
Азактан Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен тагын бер кат профессиональ бәйрәмнәре белән котлады, фәкать урманчылар тырышлыгы белән урман байлыкларын саклау һәм арттыру мөмкинлеге булуы турында ассызыклады.
"Мин ышанам, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәмендә без урман мәйданнарын, агач эшкәртү комплексының нәтиҗәлелеген арттыру, урман хуҗалыгында эшләүченең абруен күтәрү буенча иң яхшы идеяләрне тормышка ашырырбыз", – дип билгеләде министр.
Татарстан Президенты һәм Рослесхоз җитәкчесе республика урманчыларына автомобиль ачкычлары тапшырды
Бүген Казанда профессиональ бәйрәм – Урман хезмәткәрләре көне кысаларында Сәйдәшев ис. ДБКЗ каршындагы мәйданда урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә яңа автомобильләр тапшыру тантанасы узды. Җитәкче-урманчылар һәм урман хуҗалыгы директорлары 64 берәмлек күләмендә ВАЗ-21214 һәм УАЗ-390945 машиналарын файдалануга алды. Хезмәт машиналары ачыкычларын тантаналы шартларда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары - Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе (Рослесхоз) Иван Валентик тапшырды.
Чарада шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков катнашты.
Үзенең чыгышында Рөстәм Миңнеханов Татарстан урманчыларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм урман хуҗалыгында эшләүчеләрнең урман байлыкларын саклау һәм арттыру эшенә үзләреннән зур өлеш кертүен ассызыклады. "Урманчы көне – ул урман поселоыклары өчен иң гүзәл бәйрәм һәм без бу гореф-гадәтне саклап киләбез. Ышанам, әлеге техника эшегез нәтиҗәлеген арттырырга һәм төрле каршылыкларга оператив рәвештә җавап кайтарырга ярдәм итәчәк. Бу автомобильләр сезнең хезмәтегезне җиңеләйтер, дип өметләнәм, әлеге бүләкләр нәкъ шундый максат белән бирелде", - диде ТР Президенты.
Шулай ук ТР Президенты РФ Табигать министрлыгы һәм Рослесхоз җитәкчелегенә республикага күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде.
Рослесхоз башлыгы Иван Валентик билгеләп узганча, Татарстан урманчылык һәм урман белән идарә итү традицияләрен, урманчы һөнәренең абруен саклый алды. "Республика, сезнең хезмәтегез лаеклы дәрәҗәдә булуы өчен, җитди тырышлык куя. Һәм бу бүгенге Татарстан Хөкүмәте бүләге дә шуны раслый. Урман хуҗалыгы мәсьәләләренә шундый җитди игътибар булуы илебезнең һәр төбәгендә дә күзәтелә, дип әйтеп булмый", - диде Рослесхоз башлыгы.
Ул билгеләп узганча, федераль ведомство Татарстанның урман хуҗалыгына ярдәм итүен дәвам иттерәчәк. Әйтик, киләсе елга әлеге өлкәдә финанслау күләме 20 миллионга артыграк була. Республикадагы бер районда 3 нче типтагы янгын-химия станциясен булдыру, өстәмә санитар-савыктыру чараларын финанслау һәм башка мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеге турында да әйтелде.
Шуннан соң Татарстан Президенты һәм Рослесхоз башлыгы җитәкче-урманчыларга һәм урман хуҗалыгы директорларына 64 яңа автомобиль ачыкычын тапшырды. Әлеге автомобильләр дәүләт урман инспекторларына янгын куркынычы янаган чорда урман фондының авыр үтеп керә торган урыннарында урман территорияләрен саклау һәм тикшерүдә тоту буенча үзләренең хезмәт вазыйфаларын сыйфатлы башкарырга ярдәм итәчәк, шулай ук әлеге машиналар урман хуҗалыгы чараларын да нәтиҗәле уздыру мөмкинлеген бирәчәк. Быел урман республиканың хуҗалыгы техникасын һәм автомобиль паркын яңарту өчен барлыгы 140 млн сум тирәсе акча юнәлдерелгән. Азактан Арча урманчылыгы җитәкче-урманчысы барлык урманчылар исеменнән алынган бүләкләр өчен рәхмәт белдерде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Федераль Урман хуҗалыгы агентлыгы (Рослесхоз) җитәкчесе Иван Валентик белән очрашты.
Яклар урман ресурсларын нәтиҗәле файдалану, тармакны модернизацияләү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләрен карады, шулай ук урманнарны саклау һәм алардан файдалану буенча уртак эшчәнлек турында фикер алышты.
Очрашуда Иван Валентик Рөстәм Миңнехановка “Россиянең урман байлыкларын саклаган һәм ишәйткән өчен” ведомство тамгасын тапшырды.
Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равиль Кузюров, Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков һәм Казан мэры Илсур Метшин да катнашты.
Моннан тыш, бүген Казанга эш сәфәре кысаларында Иван Валентик республика урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә автомобильләр тапшыру тантанасында, шулай ук «Корстон» КСККда Урман хезмәткәрләре көненә багышланган бәйрәм тантанасында катнашачак.
ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.
Мәскәүгә булган эш сәфәрендә Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасында парламент тыңлауларында катнашты, биредә урман ресурсларыннан күп максатларда файдалануны закон өслегендә җайга салу проблемалары һәм перспективалары турында фикер алыштылар. Киңәшмәдән соң министр Урман хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы җыелышта катнашачак, ул Дәүләт Кремль сараенда узачак.
Хөрмәтле урманчылар, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре һәм урман тармагы ветераннары!
Ихлас күңелдән Сезне һөнәри бәйрәм – Урман хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!
Урман – ул яшел байлык, дөньядагы иң кирәкле, мөһим һәм әһәмиятле табигать ресурсларының берсе. Безнең уртак максат һәм бурыч – хәзерге һәм киләчәк буыннар өчен урман биләмәләрен саклау һәм арттыру, алардан рациональ файдалануны һәм сакчыл куллануны тәэмин итү. Урманчылар – алар безнең ил урманнарын яклаучылар. Шулай ук алар югары квалификацияле белгечләр, абруйлы мактауга һәм хөрмәткә лаеклар. Аларның үз эшенә җаваплы каравы, бирелеп эшләве нәтиҗәсендә Татарстандагы экологик иминлекне ныгыту мөмкинлеге бар. Урман – ул агач кына түгел, ә туган ил, Ватан, туган як төшенчәләре дә. Шуңа күрә дә урманчылар – алар үз илләренең чын патриотлары, Татарстан һәм Россия өчен урман байлыкларын саклау һәм арттыру турында кайгырталар һәм мөмкин булганча бөтен нәрсәне эшлиләр.
Татарстанның урман хуҗалыгы бер урында тормый, тармак даими үсештә. Татарстанда заманча технологияләр кертелә. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов ярдәмендә югары нәтиҗәләргә ирешелә. Автомобильләр паркы яңартылды, урман хуҗалыгы техникасы сатып алынды. Урман әзерләү эшләре заманча технологияләр белән алып барыла. Начарланып баручы җирләрдә яклагыч урман утыртмалары булдырылды. Урман торгызу эшләре уңышлы тәмамланды. Татарстан Республикасы Мәктәп урманчылыкларының икенче слеты уздырылды. Янгынга каршы чор дәвамында без тәүлек дәвамында урманнарыбызны саклыйбыз, 8 ел дәвамында Татарстанда урман янгыннарына бәйле вәзгыять ныклы контрольдә тора!
Мин ышанам, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәмендә без урман мәйданнарын, агач эшкәртү комплексының нәтиҗәлелеген арттыру, урман хуҗалыгында эшләүченең абруен күтәрү буенча иң яхшы идеяләрне тормышка ашырырбыз.
Бүгенге махсус рәхмәт сүзләре – тармак ветераннарына. Алар урман хуҗалыгына салган тәҗрибә, хезмәт һәм фундамент аркасында Татарстанның урман тармагы дистәләрчә еллар дәвамында актив рәвештә уңышлы үсеш ала.
Урман тармагы хезмәткәрләренә чын күңелдән алга таба зур җиңүләр һәм урманнарыбызны саклау һәм арттыру максатында профессиональ уңышлар телим! Сезгә һәм Сезнең якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, тынычлык, иминлек телим! Урманнар үссеннәр һәм яңарып торсыннар! Бәйрәм белән!
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Р.Ә.Кузюров