ЯҢАЛЫКЛАР


9
май, 2018 ел
чәршәмбе

Татарстанның урман хуҗалыгы министры Р.Ә.Кузюров Татарстан Республикасы Мөслим районында “Хәрби һәм хезмәт даны” мемориал комплексындагы Мәңгелек утка такыялар салу тантанасында катнашты. Мөслим районы башлыгы Рамил Муллин белән берлектә Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Бөек Ватан сугышы ветераннарына “Фидакарь хезмәт өчен” медальләрен тапшырды.

Ул шулай ук Татарстан Республикасы Президенты исеменнән ветераннарны һәм бәйрәм кунакларын Бөек Җиңү Көне белән тәбрикләде һәм иң яхшы теләкләрен белдерде.

Сүз уңаеннан, яу кырында ятып калган батырларны искә алу һәм ветераннарга хөрмәт күрсәтү өчен Мәңгелек ут янына меңнәрчә Мөслим халкы һәм район кунаклары килде. Җиңү Парады Мөслимне генә түгел, республика, барча ил халкын берләштерде.

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре!

Хөрмәтле Татарстан халкы!

Халыкара бәйрәм – Җиңү Көне уңаеннан иң җылы һәм ихлас котлау сүзләрен кабул итегез! Буыннар алмашынып тора, ә әлеге дата безнең йөрәкләрдә батырлык, намуслылык, бөек патриотизм, Ватанның киләчәге өчен халыкның бергәләшеп хезмәт итү символы буларак сакланып килә.

Икенче, иң күп кан коюлы Бөтендөнья сугышында җиңү яулау бары тик совет халкының гына, бөтен дөньяны таң калырган һәм әле дә шаккаттырган, көчле ихтыяр көченә ия булган безнең батыр солдатларыбызның, диңгезчеләребезнең, офицерларыбызның гына хәленнән килде.

Әлеге ямьле көндә урман хуҗалыгында эшләгән ветераннарга аеруча рәхмәт белдерәсе килә. Катлаулы һөнәр булуына карамастан, Сезнең һәркайсыгыз сугыш елларында  урманнарны саклау, яклау һәм торгызу буенча шактый авыр һәм төрле планлы бурычларны үтәп килде.

Хөрмәтле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре, без Сезгә “Рәхмәт!” дибез. Кырык бишенче елның шатлыклы язы, торгызылган шәһәрләр һәм авыллар, сугыш чорыннан соңгы буыннарның тыныч тормышы өчен рәхмәт! Без Сездән күп нәрсәләргә өйрәнәбез, эшләребездә һәм ниятләребездә сезгә тиңләшергә тырышабыз һәм, эстафетаны кабул итеп, ата-бабаларыбыз батырлыгын җәелдерү өчен хәлдән килгәнчә тырышачакбыз.

Сезгә һәм Сезнең якыннарыгызга ихлас күңелдән мәрхәмәтлелек, тынычлык, якты күк йөзе һәм ныклы сәламәтлек телим!

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Р.Ә.Кузюров


8
май, 2018 ел
сишәмбе

Министр, Бөек Ватан сугышында Җиңү көне белән котлау максатында, һәр тыл хезмәткәренең өенә килде. Бу кешеләр күп еллар дәвамында урман хуҗалыгында эшләгән, бу тармакка бөтен гомерләрен багышлаган. Шуларның берсе – ТАССР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Миахил Филимонов. Сугыш башланганда аңа нибары 12 яшь була. Балачактан ук ул хезмәт эшчәнлеген алып бара, шуның өчен Бөек Ватан сугышында шанлы хезмәт өчен медале белән бүләкләнә. Тыл хезмәтчәне Александра Мелешина Министрлыкта икътисадчы вазыйфасында 40 ел эшләгән. Тыл хезмәтчәне Госман Ибраһимов 1989 елдан бирле пенсиядә, Бөек Ватан сугышында шанлы хезмәт өчен медале белән бүләкләнгән.

Равил Кузюров шулай ук Россиянең һәм Татарстанның атказанган урманчысы, профессор Әхмәдулла Газизуллинны да котлады. Ул 2000 елда Казанда Казан дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе каршында урман хуҗалыгы һәм экология факультеты ачу инициаторларының берсе булып тора. Министр тыл хезмәтчәннәре белән аралашты, аларның гозерләрен тыңлады һәм үтәргә вәгъдә итте. Өлкәннәрнең һәркайсына Министрлык исеменнән бүләкләр тапшырылды.

8 май көнне, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Татарстан урманчылары хокук саклау органнары белән берлектә рейд уздырды. Әлеге чара кысаларында урманчылар урман законнары бозылуны чикләү һәм профилактикалау максатында урман фонды территорияләрен тикшерде. Шулай ук урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү предметына карата да тикшерүләр уздырылды.

Асылда, Яшел Үзән районында урман фондына янәшә торучы дача җәмгыятьләренә махсус игътибар юнәлтелде. Хәзер дача сезоны башлана, шуңа күрә дә профилактика эше барыннан элек шулар белән үткәрелә. Рейд барышында Яшел Үзән районында урман законнары бозылуның ике очрагы ачыкланды, алар буенча гаепле затлар административ җаваплылыкка тартылды.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар күләме гражданнар өчен 1500 сумнан 3000 сумга кадәр тәшкил итә, ә махсус янгынга каршы режим шартларында – 4000-5000 сум. Вазыйфаи затларга 10 мең сумнан 20 мең сумга кадәр, ә махсус янгынга каршы режим шартларында 50 мең сумга кадәр штраф салына.

Сүз уңаеннан, узган ел сезонында Татарстан урманнарында 7 мең кубометрдан артык чүп җыелды һәм чыгарылды, 200дән артык аншлаг урнаштырылды, 186 зат административ җаваплылыкка тартылды, 490 мең сум күләмендә штрафлар салынды.

Һәркемнең дә әйләнә-тирә табигатькә сакчыл каравы мөһим. Урманга кергәндә җаваплылык хисен тоеп, урманнарның чүпләнүенә юл куймау әһәмиятле.

Әлеге чара барча республика территориясендә узды.


7
май, 2018 ел
дүшәмбе

Саба муниципаль районында яр-балка буйлап яклаучы урман утыртмалары утырту эше башланды. Асылда, әлеге утыртмаларны булдыру өчен Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ябык тамыр системасы белән үстерелгән утырту материаллары файдаланыла. 2018 елда әлеге утыртмаларга нигез салу өчен гади нарат, европа чыршысы, себер карагачы, өянке каен, сары сәрви агачы кулланыла.

Яз – яклаучы урман полосаларына нигез салу өчен иң оптималь чор. 2018 елда Татарстан Республикасында 1800 га мәйданда яр-балка утыртмалары булдыру, 300 га мәйданда кыр саклаучы һәм 60 га мәйданда су саклаучы урман утыртмаларына нигез салу эше планлаштырыла.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 нче елын бәйрәм итү кысаларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында "Кайнар линия" телефоны эшли башлады. Бөек Ватан сугышы ветераннары Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы сорауларны 8 (843) 221-37-20 телефоны буенча җиткерә ала.


5
май, 2018 ел
шимбә

Республика буенча традицион “Агач утырту” табигать саклау акциясе узды. Бүген әлеге акция республикада яшәүче, урманнарны торгызу идеясенә битараф калмаган 30 меңнән артык кешене берләштерде. Халык урманнарга, урман паркларына һәм аллеяларга агач утыртырга, торак территорияләрне төзекләндерергә дип чыкты. 

Әлеге чараның максаты республикадагы урман ресурсларын үрчетүдән, гражданнарда урманга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүдән, җәмгыятьне аны саклау проблемаларына җәлеп итүдән, экологик торышны һәм халыкның яшәеш тирәлеген яхшыртудан гыйбарәт.

Үзәк чара Казанда – Идел буе районындагы “Ишкәкле спорт төрләре үзәге” спорт комплексы территориясендә узды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән катнашында “Урман утырту көне” табигать саклау акциясенә теләктәшлек күрсәтте. Республика лидеры урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров белән берлектә зәңгәр чыршы агачларын утыртты.

Акциядә шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты вәкилләре дә катнашты. Бу көнне гади чыршы, чәнечкеле зәңгәр чыршы, кедр, кәстәнә, гади нарат, кабарчык орлык, тау нараты, карагач, имән, миләш, балан, кара миләш, барбарис, айва, сирин, тал кебек 400 данә күләмендә агач һәм куак төрләре утыртылды.

Акция кысаларында барча республика буенча 600 гектардан артык мәйданга 2,5 миллионнан артык яшь үсенте утыртылды.


4
май, 2018 ел
җомга

2018 елның 5 маенда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2018 елның 14 апрелендәге 862-р номерлы күрсәтмәсе нигезендә гореф-гадәткә әйләнгән "Урман утырту көне" табигать саклау акциясен уздыру планлаштырыла.

Акция традицион рәвештә Татарстан Республикасының барлык урманчылыкларында да узачак. Казан шәһәре янәшәсендә агач утырту өчен өч кишәрлек билгеләнде (Биектау муниципаль районы, Щербаково поселогы янәшәсендә һәм "Зәңгәр күлләр" тыюлыгы янәшәсендә, бер кишәрлек – Лаеш муниципаль районында, Вороновка поселогы янәшәсендә). Чараның башлану вакыты – 09.00 сәгатьтә. Шәһәр яны урманчылыгында чарада катнашучыларны җыю урыннары картада күрсәтелде.

Әлеге акциянең максаты республикадагы урман ресурсларын үрчетүдән генә түгел, ә гражданнарда урманнарга карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүдән, җәмәгатьчелек игътибарын аны саклау, экологик торышны яхшырту проблемаларына җәлеп итүдән дә гыйбарәт.

Әлеге чара быел, дәүләт башлыгы тарафыннан игълан ителгән Ихтыяри зат (волонтер) елында, аеруча актуаль, чөнки безнең һәркайсыбыз инициатива белдерә һәм үз агачын утырта ала. Сезне чарада көтеп калабыз!

Оештыруга кагылышлы барлык сораулар белән Сез 8 (843) 221-37-34 телефон номерына шалтырата яисә A.Samigullina@tatar.ru һәм Andrey.Atamanov@tatar.ru электрон почта адресларына гарызнамә җибәрә аласыз.


3
май, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасына эш визиты белән Тыва Республикасыннан урманчылар делегациясе килде. Әлеге сәфәр кысаларында коллегалар Арча урман хуҗалыгының теплица шартларында утырту материалы үстерү буенча эшчәнлеге белән танышты. Тыва Республикасыннан килгән коллегалар Арча урман хуҗалыгындагы питомник хуҗалыгы эшен югары бәяләде.


30
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

Санкт-Петербург шәһәрендә 86 яшендә Татарстан Республикасы урман тармаклары профсоюзларының республика комитетының экс-рәисе (комитетка 20 елдан артык җитәкчелек итте). 

ИОНОВ ВАСИЛИЙ ЯКОВЛЕВИЧ

Василий Яковлевич шанлы тормыш юлы узды. Үзенең хезмәт эшчәнлеген ул узган гасырның 80 нче елларында башлап җибәрә, ул вакытта ТАССР урман тармаклары профсоюзларының республика комитеты рәисе итеп сайлана. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының, урманчылыкларның, профсоюзларның һәм урман-сәнәгать хуҗалыкларының һөнәри эшчәнлеген алып баруда шәхсән катнаша.

Василий Яковлевич актив яшәеш позициясе алып бара: Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә тармакта эшләүчеләрнең мәнфәгатьләрен яклау эшен уздыра.

Ионов Василий Яковлевичның казанышлары хокуклы нигездә югары ведомстволы һәм профсоюз бүләкләре белән билгеләп үтелә.

В.Я.Ионовны мәңгелеккә югалту сәбәпле мәрхүмнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы коллективы


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International