ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы урман янгыннарын сүндерүнең оператив башкарылуы буенча команда-штаб укучыларын уздырды. "Нурлат урманчылыгы" дәүләт казна учреждениесе территориясе дислокация урынына әверелде. Укуларда Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР оборона эшләре һәм ГТХ министры урынбасары Александр Орлов, ИФО буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы урынбасары Сергей Королев, Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин катнашты.
Уку программасы буенча күл буенда камыш яна башлый, ялкын телләре коры үләнгә күчә. Ялкын акрынлап кына балаларның "Заречье" лагерына да “килеп җитә”. Янгын сүндерү вакытында республиканың төрле районнарыннан урман янгын сагы хезмәткәрләре, шулай ук Самара һәм Ульян өлкәләреннән аларның коллегалары да җәлеп ителә. Өйрәнүләрдә Урман хуҗалыгы һәм ГТХ министрлыгыннан барлыгы 150 хезмәткәр һәм 15 берәмлек техника катнаша.
Янгын барлыкка килгән урынга беренчеләрдән булып урман-патруль төркеме килеп җитте. Утка каршы көрәшүчеләр ранецлы урман янгын сүндергечләре ярдәмендә ялкын телләрен сүндерергә кереште. Аларга ярдәмгә техника: янгын чыганакларын тырмалау өчен сабанлы тракторлар, сулы автоцистерналар килеп җитте. Ләкин янгын мәйданы урман кишәрлекләренә дә "үрелде". Уку программасына утның шартлыча дача поселогына күчүе турындагы эпизодлар да кертелде. Көйләнгән эш нәтиҗәсендә ялкынны оператив рәвештә сүндерү мөмкин булды. Министр уздырылган өйрәнү нәтиҗәләреннән канәгать калды.
"Без нәтиҗәдән канәгать – барча техника әзер, инвентарь да үз урынында, хезмәткәрләр өйрәтелгән, регламентлар инде расланды", – дип билгеләде Равил Кузюров.
Татарстанда 7 ел дәвамында урман янгыннары чикләнеп килә, янгын чыгу куркынычы янаган чорда да урманчыларга бу югары күрсәткечне сакларга кирәк булачак.
"Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ Красный бор кишәрлеге урманчылыгы белгечләре, "Татарстанның чиста урманнары" акциясе кысаларында, экологик рейд уздырды. Урман территориясен көнкүреш калдыкларыннан чистарту эшендә мәктәп урманчылыгы укучылары да актив катнашты. Акция кысаларында урманчылар 2 га мәйданда 5 кбм күләмендә чүп-чар җыеп алды. Катнашучыларның девизы: "Урманнар безне кешеләр калдырган, тау булып өелгән чүп-чар белән борчырга түгел, ә мәһабәтле агачлары белән сөендереп торырга тиеш".
Ветераннар советы инициативасы белән Спас авылында "Үз агачыңны утырт" акция уздырылды, ул чишмә һәм чиркәү территориясен төзекләндерүгә юнәлдерелде. Бөгелмә урманчылыгы хезмәткәрләре әлеге инициативага теләктәшлек белдерде һәм чыршы, карагач һәм тирәк үсентеләре рәвешендә утырту материалы бүлеп бирде. Акция халык арасында да тере кайтаваз тапты.
Бүген, 25 апрельдә, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре Габдулла Тукай ис. татар дәүләт филармониясе янәшәсендә агач утырту эшендә катнашты. Мондый акцияләр биредә ел саен уза.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы әлеге традицияне актив рәвештә хуплый һәм ел саен "Шәһәр яны өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгы" ДБУ урман питомнигыннан декоратив үсенте – "Чәнечкеле чыршы" бүлеп бирә.
Бүген:
1. Композитор, Татарстанның халык артисты, Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай ис. ТАССР Дәүләт премиясе лауреаты Александр Сергеевич Ключарев;
2. Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай ис. ТАССР Дәүләт премиясе лауреаты Айрат Гиреевич Арсланов;
3. Атаклы дирижер, Россиянең, Казахстанның һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай ис. ТАССР Дәүләт премиясе лауреаты Фуат Шакирович Мансуров хөрмәтенә агачлар утыртылды.
Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан урманнарда иминлекле санитар-экологик торыш булдыру максатларында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 13.04.2018 ел, №859-р күрсәтмәсе нигезендә 2018 елның 25 апреленнән гадәткә кергәнчә республиканың "Татарстанның чиста урманнары" табигать саклау акциясе старт ала.
Акция барышында урман кишәрлекләрен тикшерү, беседкаларны, аншлагларны һәм мәгълүмат такталарын ремонтлау һәм төзекләндерү планлаштырыла.
2018 елның 12 маенда "Татарстанның чиста урманнары" табигать саклау акциясе кысаларында Урман биләмәләрен чистартуның бердәм көне узачак.
Урман территорияләрен җыештыру эшендә дәүләт граждан хезмәткәрләре, ТР Президенты Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты хезмәткәрләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Прокуратурасы, министрлыкларның, ведомстволарның, суд органнарының хезмәткәрләре, белем бирү йортларында укытучылар, студентлар һәм җәмәгатьчелек әһелләре катнашачак.
"Татарстанның чиста урманнары" традицион акциясе Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы инициативасы белән ике этапта – язын һәм көзен уздырыла торган иң әһәмиятле һәм күләмле чараларның берсе булып тора, халык арасында һаман да зуррак популярлык казана бара. Табигать саклау чараларының максаты – Татарстан урманнарында иминлекле санитар-экологик торыш булдыру.
Әлеге акция республиканы баланслы рәвештә социаль-икътисадый үстерергә һәм гражданнарның иминлекле әйләнә-тирәлеккә конституциячел хокукларын тормышка ашырырга ярдәм итә.
Табигатькә битараф булмаган һәркемне һәм әлеге акциядә катнашу теләге булганнарны Столбище кишәрлеге урманчылыгының "Имәнлек" территориясенә һәм Шәһәр яны урманчылыгының Биектау кишәрлеге урманчылыгындагы урман кишәрлекләренә чакырабыз.
"Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре чираттагы мәртәбә, мәктәпләрдә укучылар һәм аларның ата-аналары белән һөнәри юнәлеш алуны уздыру максатларында, Арча районында булдылар. Урманчылар агитбригадасы белән очрашуда 300 тирәсе кеше катнашты. Урман тармагы хезмәткәрләре Урман хуҗалыгы министрлыгы эше турында фильм күрсәтте һәм урманчы һөнәренә юнәлеш алганда узарга кирәкле барлык баскычлар турында сөйләде. Студентлар концерт номерлары күрсәтте, ә бина фойесында кәрҗин үрүгә багышланган мастер-класс узды.
Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров КДАУ урман хуҗалыгы һәм экология факультетында булды, биредә ул вузның булачак абитуриентлары – Татарстанның мәктәп урманчылыкларында укучылар белән очрашты. Чарада шулай ук КДАУ ректоры Җәүдәт Фәйзрахманов, урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы Людмила Пухачева һәм профессор Харис Мусин катнашты.
Сәламләү сүзләрен җиткергәндә Равил Кузюров урманнарны саклауның һәм үрчетүнең әһәмиятле булуы турында ассызыклады, экологик планда гына түгел, ә урман өлкәсенең төбәк һәм ил икътисадына булган мөһим йогынтысын да билгеләде.
"Хәзерге вакытта республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгында тормышларын урман өлкәсе белән бәйләргә карар кылган яшь белгечләргә булышлык күрсәтү программасы эшләнә. Без дәүләттән ярдәм булсын өчен нык тырышачакбыз, яшь белгечләр безгә эшләргә килергә тиеш", – дип билгеләде Равил Кузюров.
Очрашу азагында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, КДАУ ректоры Җәүдәт Фәйзрахманов белән берлектә, инша конкурсында җиңүчеләрне котлады. Ул Татарстанның мәктәп урманчылыкларындагы 10 сыйныф укучылары арасында уздырылды. Балалар "Минем туган төбәгем – урман бишеге" һәм "Минем кече ватаным урманнары" темасына үз фикерләрен иншалаган иде. Конкурсның төп максаты – урман һөнәрләрен популярлаштыру.
Конкурс комиссиясе 17 укучының эшен карады. Конкурс ике номинациядә – рус һәм татар телләрендә узды. Саба урманчылыгыннан һәм Лаеш урман хуҗалыгыннан укучылар җиңүче булды. Иң яхшы укучылар Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгыннан бүләкләр алды.
ТР УХМ матбугат хезмәте
ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында фәнни-техник советның чираттагы утырышында катнашты. Анда Иделне савыктыру буенча өстенлекле проект хакында сөйләштеләр. Совет утырышында шулай ук экология министр Александр Шадриков һәм ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков катнашты.
Совет әгъзалары республика территориясендә Идел елгасын саклау һәм пычрануын туктату, шул исәптән, диффуз агынтыларны җайга салу өлешендәге мәсьәләләр хакында сөйләште. "7 мең гектарда яклаучы агачлар утырту таләп ителә, бу хәл яр буе линиясен ныгытырга булышачак, – дип билгеләде Равил Кузюров, – моның өчен бездә мөмкинлекләр бар".
ТР Урман планының гамәлдәге вакыты узуга һәм республикадагы урман секторы эшчәнлеген 10 елга алдан планлаштыру зарурлыгына бәйле рәвештә, 2018 елның 18 апрелендә Министрлык һәм "Рослесинфорг" ФДБУ белән ике арада дәүләт контракты төзелде. Бүген әлеге документ хакында фикер алыштылар, анда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, Рослесинфорг белгечләре, шулай ук башка ведомстволардан белгечләр катнашты.
Урман планы Татарстан Республикасы территориясендә урманны планлаштыруга бәйле төп документ булып тора. Бүгенге киңәшмәнең максаты урман планының яңа составы һәм мәнфәгатьле барлык ведомстволар һәм оешмалар арасында аны эшләгәндә оператив багланышларда тору хакында сөйләшүдән гыйбарәт иде.
Зәй муниципаль районы территориясендә урман янгыннарын сүндерү һәм гадәттән тыш хәлләрне бетерү буенча көчләрне һәм чараларны җәелдерү буенча ТР ГХМ белән берлектә команда-штаб өйрәнүләре узды. Формированиеләрнең даими әзерлектә булуын тикшерүгә багышланган гамәли чаралар үткәрелде.
Бу вакытта "Зәй урман хуҗалыгы" ДБУ минераллаштырылган полосалар ясарга кереште. Әлеге полосалар, янгынга каршы барьер урнаштыру өчен, урман буйлап ясала.
Шулай ук Буа һәм Әлмәт урманчылыклары территориясендә дә урман янгыннарын локальләштерү һәм бетерү буенча уртак өйрәнүләр узды.