ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

“Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы” ДБУ базасында “Урманнарны чистартканда киселгән агачлардан фанера чималы хәзерләү. Рациональ итеп аркылыга кисү, сортларга аеру" темасына семинар-киңәшмә булды. Чарада 13 урман хуҗалыгыннан директорлар, урман хәзерләү мастерлары, Харвестер операторлары, урман аударучылар катнашты. Семинарда катнашучылар алдында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры урынбасары Р.К. Гомәров һәм “Идел буе фанера-җиһаз комбинаты” ҖЧҖнең урман бүлеге башлыгы урынбасары В.Г. Старыгин чыгыш ясадылар.

2017 елның 25 ноябреннән 29ына кадәр Казанда Татарстан Республикасы WorldSkills Russia чемпионатының төбәк этабы уздырылды. Казан төзелеш көллияте базасында Лубян урман-техника көллиятенең 2 курс студентлары Руслан Зайцев һәм Максим Янусик “Ландшафт дизайны” компетенциясендә иң яхшылар исемен алу өчен көрәштеләр. Безнең команданың көндәшләре Казан төзелеш көллияте, Чистай авыл хуҗалыгы көллияте һәм Арча агросәнәгать көллияте студентлары иде.

Конкурста катнашучылар, Чемпионат биреме буенча, лего-кирпечтән дивардагы чәчәк түтәле, табигый таштан терәк дивар төзеделәр, берничә төрле итеп юл ташы түшәделәр, агач-куак һәм чәчәкле декоратив үсемлекләр утырттылар. Барлык модульләрне дә биеклек тамгаларын исәпкә алып һәм куркынычсызлык техникасын саклап башкарырга кирәк иде. Ярышлар нәтиҗәләре буенча егетләр 1 нче урынны алды. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз! Шунысын әйтик: Лубян урман-техника көллияте укучылары былтыр да бу ярышларның призерлары һәм җиңүчеләре булган иде. Тренерлар Сираҗетдинов Наил Вакыйф улы һәм Сираҗетдинова Наталья Михайловна лаеклы команда әзерләгәннәр. Хәзер егетләргә ярышларның киләсе этабын – 2018 елда Көньяк Сахалинскида узачак “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) илкүләм чемпионатында катнашу өчен сайлап алу турын үтәргә кирәк. Аларга уңышлар телибез!

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты, Рослесинфорг ФДБУ һәм аларның филиаллары – Казан филиалы һәм “Мослеспроект” филиалы, Дәүләт мөлкәтен идәрә итү буенча федераль агентлыкның Татарстан Республикасындагы һәм Ульян өлкәсендәге Төбәкара территориаль идарәсе, Татар районара табигатьне саклау прокуратурасы, Казан табигатьне саклау прокуратурасы, ТР Росреестр идарәсе, урманчылык вәкилләре катнашында киңәшмә булды. Чара урман фонды җирләрен дәүләт кадастр исәбенә куюга бәйле эшләрне тизләтү һәм аларның сыйфатын яхшырту максатыннан уздырылды.


29
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

2017 ел – Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елы тәмамланып килә. Әгерҗе районында шәһәрне, авылларны яшелләндерү буенча күп эшләр башкарылды, ачык дәресләр, күптөрле акцияләр уздырылды.

Урманчылык белгечләре Сарсак-Умга лицееның “Яшел армия” мәктәп урманчылыгы белән бергәләп “Кошлар җәннәте” дип аталган акция уздырды. Җанлы әңгәмә барышында балалар урман, кошлар, хайваннар темасына сораулар бирде, ә мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Галина Алексеевна Васильева Әгерже районында кышлаучы кошлар турында кызыклы һәм мавыктыргыч материал әзерләгән иде. Кошлар турында күңелле тамашалар да, дәртле викториналар да, табышмаклар да булды монда. “Әгерҗе урманчылыгы” ДКУ хезмәткәрләре иң актив балаларны Мактау грамоталары һәм истәлекле призлар белән бүләкләде. Бәйрәм мәктәп ишегалдында дәвам итте, анда балалар агачларга кошлар өчен җимлекләр элделәр һәм азык салдылар.


28
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы 2017 елның 5 декабрендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын алу-сату килешүен төзүгә хокукны сату буенча аукцион уздырылачагы турында хәбәр итә. Аукцион турында тулы мәгълүматны 221-37-42 телефоны аша алырга мөмкин.

Хәзерге вакытта табигый урманнарны саклап калу – һичкайчан булмаганча актуаль бурыч. Арча районының “Лесхоз УГБМ” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә, укучыларның игътибарын урманнарны орлыклар ярдәмендә яңадан торгызу зарурлыгына җәлеп итү максатыннан, нарат күркәләрен җыю буенча “Урман уңышы” дип аталган табигатьне саклау акциясе узды. Акциядә 1-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Барлыгы 1848 кг күркә җыелды. Бу санны күз алдына китерегез: арифметика күзлегеннән караганда, ул зур түгел. Әмма бу килограммнарда ничә мең, миллион орлык бар! Мәктәп укучылары киләчәк урманнарын булдыруга үзләреннән зур өлеш керттеләр. 1 нче сыйныф (307 кг), 7 нче сыйныф (351 кг), 9 нчы сыйныф (190 кг) башкалар арасында алдынгы булып чыктылар. Мондый игелекле һәм файдалы традиция алдагы елларда да дәвам итсен иде.

Үткән ял көннәрендә Столбище участок урманчылыгында иҗтимагый оешма ярдәмчеләре белән берлектә “Эзләр калган” дип аталган кызыклы квест-уен форматында экологик өмә уздырылды. Столбище участок урманчылыгының тугызынчы кварталында энтузиастлар бергәләшеп 8 куб. метрга якын каты көнкүреш калдыклары җыйдылар. Бу проект кешеләрнең әйләнә-тирә мохиткә аңлы мөнәсәбәтен үстерүгә юнәлдерелгән һәм анда катнашучыларга әйләнә-тирәне саклауга үзләреннән өлеш кертергә мөмкинлек бирә. Актив катнашкан һәм табигатькә битараф булмаган өчен барыгызга да рәхмәт белдерәбез!


27
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында министр Алмас Нәзировның Төньяк Казахстан өлкәсенең урман хуҗалыгы делегациясе белән очрашуы булды. Килүләренең максаты – тәҗрибә алмашу һәм үзара хезмәттәшлек итү. Хәзерге вакытта Казакъстан Республикасының Төньяк Казакъстан өлкәсе хакимиятенең Табигать ресурслары һәм табигатьтән файдалануны җайга салу идарәсе белгечләре, соңыннан урман фондына утырту өчен, ябык тамыр системалы утырту материалын үстерү ысулларын кертү мәсьәләләрен өйрәнә. Аралашу барышында министр казахстанлы коллегаларын Татарстан урман хуҗалыгы эшчәнлеге, шул исәптән Саба районының бер елга ябык тамыр системалы 12 млн данә утырту материалы үстерелә торган Урман селекция-орлыкчылык үзәге эше белән таныштырды. Казакъстан вәкилләре исә үзләренең урман ресурслары турында сөйләде. Аларда дәүләт урман фондының гомуми мәйданы – 550 мең га, шуның 430 меңе урман белән капланган. Төньяк Казакъстан өлкәсе урманнарында нигездә каен (88%) үсә, нарат 6 % чамасы икән.

Гомумән алганда, очрашу барышында якларның үзара аралашуының перспектив юнәлешләре, алга таба хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Аннан соң делегация, ябык тамыр системалы утырту материалын үстерү тәҗрибәсе белән танышу өчен, Урман селекция-орлыкчылык үзәгенә барды.

“Юнәлдерелгән егу” программасы буенча семинар-уку 2017 елның 24 ноябрендә “Лубян урман-техника көллияте” ДБҺБУ базасында узды. Чарада министрлыкка буйсынучы 13 учреждение һәм “Husqvarna” фирмасы вәкилләре катнашты. Урман тармагы белгечләре бензин белән эшли торган пычкылар һәм куак кискечләргә техник хезмәт күрсәтү һәм аларны эшләтүне, шулай ук урман кисү урынында юнәлдерелгән егуны куркынычсыз башкаруны җентекләп өйрәнделәр.

“Әлмәт урман хуҗалыгы” ДБУ базасында “Хускварна” фирмасы вәкилләре белән берлектә “Юнәлдерелгән егу” программасы буенча семинар-уку булды. Чарада урман әзерләү бригадалары, шулай ук урман хуҗалыклары һәм урманчылыкларның директорлары һәм җитәкчеләре катнашты. Катнашучылар укуның теория өлешен Миңлебай авылы мәдәният йортында тыңладылар, аннары делянкада практика өлеше үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International