ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2017 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы җитәкчелегенең Санкт-Петербург Урман хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты вәкилләре белән очрашуы булды. Санкт-Петербург Урман хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының урманнар төзелеше кафедрасы доценты Борис Дмитриевич Романюк безнең республикага урманнардан интенсив файдалану һәм аларны яңадан торгызу тәҗрибәсен кертү буенча эш визиты белән килгән иде.


23
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы урман фондының Азнакай, Тәтеш, Чирмешән, Мамадыш һәм Кайбыч урманчылыклары территориясендә урнашкан кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын алу-сату килешүен төзүгә хокукны сату буенча аукцион йомгакларын хәбәр итә.

№ 6 лот буенча аукцион узган дип танылды. Аукционның җиңүчеләре белән беркетмәләр имзалана, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын алу-сату килешүләре беркетмәләр имзаланган көннән алып ун эш көне эчендә төзеләчәк.

№ 8, 12, 14, 15, 17, 20, 21, 59, 106, 113, 118, 125, 127, 128, 133 лотлар буенча аукцион узмаган дип танылды (Россия Федерациясе Урман кодексының 80 статьясындагы 7 пунктның 1 пунктчасы). Аукционның бердәнбер катнашучысы белән аукцион нәтиҗәләре турында беркетмәләр имзалана һәм, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын

алу-сату килешүләре аукцион нәтиҗәләре турында мәгълүмат Россия Федерациясенең “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникацияләр челтәрендәге рәсми сайтына урнаштырылган көннән алып ун көннән соң, югарыда күрсәтелгән срок беткәч, ун эш көне эчендә төзеләчәк.

№ 1 – 5, 11, 13, 18-19, 22-58, 60-105, 107-112, 114-117, 119-124, 126, 129-130, 132, 134-135 лотлар буенча, аукционда катнашуга гаризалар булмау сәбәпле, аукцион узмаган дип танылды.


22
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Узган шимбәдә “Бадминтон үзәге” спорт комплексы базасында Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре арасындагы спартакиада кысасында бадминтон ярышлары булды. Бу ярышларда министрлык командасы өчен урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Алсу Антонова, юридик бүлекнең әйдәп баручы киңәшчесе Рушания Камалова, урманны саклау һәм яклау секторы мөдире Наил Мирсияпов һәм урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлеге начальнигы Тимур Галиев чыгыш ясадылар. Команданың көндәшләре – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, шулай ук ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре иде. Хәзерге вакытта министрлык командасы агымдагы елның декабрь башында булачак баскетбол уенына әзерләнә.

Декабрьнең 6сыннан 8енә кадәр Вологда шәһәрендә “Россия урманы” дип аталган 22 нче халыкара күргәзмә була. Чарада Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре дә катнашырга планлаштыра.

“Россия урманы” күргәзмәсе ике дистә елдан артык инде илебезнең урман сәнәгате комплексында елның төп һәм көтелгән вакыйгаларыннан

берсе булып тора. Анда Россиянең генә түгел, чит илләрнең дә танылган компанияләре, шул исәптән урман бизнесы белән яңа шөгыльләнә башлаучылар да катнаша.

Катнашучылар әңгәмә мәйданчыкларында урманнарны тернәкләндерү һәм яклау, федераль законнардагы үзгәрешләр, урман сәнәгатен үстерү перспективалары һәм башка күптөрле мәсьәләләр турында фикер алышачак.

Күргәзмәдә шулай ук урман әзерләү һәм агач эшкәртүнең яңа технологияләре күрсәтеләчәк, урман сәнәгате өлкәсендә кулланыла торган иң яңа җайланмалар һәм техника белән танышырга мөмкин булачак.

2017 елның 4 декабреннән 15енә кадәр “Лубян урманчылык техник көллияте” дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына буйсынучы учреждениеләр белгечләрен “Урман янгынын сүндерү җитәкчесе” программасы буенча укыту уздырылачак.

Кышкы чор – кошлар өчен җитди сынау. Аларга азык табу көннән-көн кыенлаша бара. “Ютазы УГБМ” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә А.А. Ямалетдинова һәм Г.Э. Гәрәева җитәкчелегендә “Кайгыртучанлык белән эшләнде” акциясе уздырылды. “Яшел партуль” мәктәп урманчылыгы активистлары, кул астында булган иң гади материаллардан үз куллары белән ясап, үз мәктәпләре территориясендә кошлар өчен җимлекләр элде.


21
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

“Бөгелмә урманчылыгы” ДКУда һәм “Бөгелмә урман хуҗалыгы” ДБУда 3 квартал йомгаклары буенча семинар-киңәшмә Петровский участок урманчылыгы базасында булды. Чарада участок урманчылары, мастерлар, Харвестерлар һәм Форвардерлар операторлары, урман әзерләү бригадалары катнашты. Киңәшмә барышында урман фондының Россия Федерациясе милке булып торучы җирләрендә урманнарны саклау, яклау һәм тернәкләндерү буенча башкарылган эшләр буенча участоклар карап чыгылды. Урман кисү урыннарын бүлеп бирүнең һәм документларны тутыруның, урман законнары бозылу турында актларны төзүнең дөреслегенә аерым игътибар бирелде. Тыңлаучылар алдында җитәкче-урманчы Г.З. Мөхәммәтханова, Петровский участок урманчылыгының участок урманчысы С.В. Дятлов, җитәкче-урманчының урынбасары А.В. Улаев чыгыш ясадылар. Семинар-киңәшмә тәмамланганнан соң урманнардагы куркынычсызлык техникасы турында инструктаж үткәрделәр.


20
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

14-16 ноябрь көннәрендә Лубян урман-техника көллиятендә ел саен уза торган “Студент көзе-2017” фестивале булды. Беренче курска килгән студентлар арасында талантлар күп иде. Студент чоры – ул аерым, кечкенә тормыш, дип тиккә генә әйтмәгәннәр. Без ышанабыз, бу чара аларның студент елларына багышланган хатирәләрендә күренекле һәм ямьле эз калдырыр. Лубян урман-техника көллиятендә укучыларның барысына да укуларының “Студент көзе” фестивале сәхнәсендәге кебек уңышлы һәм позитив баруын теләп калабыз.


17
ноябрь, 2017 ел
җомга

РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик доклад белән чыгыш ясаганда болай диде: “Соңгы егерме ел эчендә безнең илдә урман законнары берничә мәртәбә радикаль рәвештә үзгәртелде, урманнар белән дәүләт идарәсе төзелеше һәм вазыйфалары берничә мәртәбә үзгәртеп корылды. Урман кодексы кабул ителгән вакытында аеруча дискуссияле документ булган иде. Документны кабул итүгә һәм аннан соңгы имплементацияләүгә бәйле ул дебатлар бүген дә дәвам итә.

Урман ресурслары россиялеләрнең иҗтимагый-сәяси һәм икътисадый эшчәнлегендә һәрвакыт уникаль һәм әһәмиятле урыннарны алып торды. Урман ресурслары белән нәтиҗәле идарә итү – кирәкле корал ул, аның ярдәмендә дәүләт җәмәгатьне катнаштыру өчен, халык ихтыяҗларына карата тотрыклы үсешкә һәм кабул итүчәнлеккә алып бара һәм Россия Федерациясенең илкүләм стратегик өстенлеге буларак карала торган, төбәк өчен әһәмиятле һәм ачык булган сәясәтне уздырырга мөмкин һәм тиеш”.

Утырышта катнашучылар урманнардан файдалану, законсыз кисү һәм урман торгызу темалары, урманнарны янгыннардан саклау һәм корткычлардан яклау, агач материалын эшкәртүче предприятиеләргә – эшкәртүчеләргә закон ягыннан булышлыкны арттыру темалары, шулай ук урман хуҗалыгына теге яки бу дәрәҗәдә бәйле башка темалар хакында сөйләште.

– Контроль-күзәтчелек вазыйфалары балансы, урманнардан файдалануның нәтиҗәлелеге, агач сату-алу күзлегеннән чыгып караганда вәкаләтләр бүлү мәсьәләсе... Бүген без дикорослар темасы хакында фикер алыштык. Һәм бу, чыннан да, әһәмиятле темалар, алар эшкәртүне таләп итә. Дәүләт Думасының Табигать ресурслары, мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре буенча комитеты рәисе Николай Николаев безне туплаган мәйданда урман хуҗалыгының һәм катнаш өлкәләрнең абсолют дәрәҗәдә барлык аспектлары, юнәлешләре күрсәтелде. Һичшиксез, бик күп сораулар туды, алар иң югары дәрәҗәдә карарлар кабул итүне таләп итә. Һәм шунысы әйбәт: бу

мәсьәләләрне хәл итү өчен тармакның барлык төбәкләрендәге вәкилләре дә җыелды. Бу диалог бик файдалы. Хәзерге вакытта без урманнарны тәртипкә китерүнең яңа Концепциясен әзерлибез, аның хакында 5 декабрьдә Новосибирскида фикер алышачакбыз. Мин ышанам, бүгенге тыңлаулардан алынган нәтиҗәләр, чара йомгаклары буенча кабул ителәчәк карарлар Россиябезнең урман хуҗалыгына файда китерер һәм киләчәк буыннар өчен табигать байлыкларын сакларга ярдәм итәр, – дип ассызыклады Рослесхоз башлыгы Иван Валентик булып узган чараның әһәмиятелеге хакында.

Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы 2017 елның 23 ноябрендә һәм 5 декабрендә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына урман утыртмаларын сату-алу шартнамәләрен төзүгә хокук сату буенча аукцион уздырылачагы турында хәбәр итә. Аукцион буенча тулырак мәгълүматларны 221-37-42 телефоны аша белешергә мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International