ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2017 ел
җомга

Туган якны өйрәнү музеенда “Зөя буйлары” ДКТЗ белгечләре “Йолдызкай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән очрашты. Нәниләр безнең якларда яшәүче байбаклар, Кызыл китап турында сөйләделәр. Төрле яшьтәге балаларның өлкән төркеме тәрбиячесе Асия Миргасыйм кызы Насретдинова, Экология елы хөрмәтенә, үзе тәрбияли торган балалар белән бергә фетрдан Кызыл китап ясаган. Аның эченә сабыйлар җыйган мәгълүматларны, Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар турында газеталардан, журналлардан кисеп алынган рәсемнәрне куйганнар. Китапны ясауга ике атна вакыт киткән. Аны бизәү барышында балалар кошлар, үсемлекләр, хайваннар тормышыннан күп кенә кызыклы нәрсәләр белгән. Табигатькә сакчыл мөнәсәбәт кагыйдәләрен дә өйрәнгәннәр. Бу эшләнмә музейга бүләк ителде.

Белгечләр исә “Табигатьне саклау һәм заказникның эшчәнлеге” дигән темага лекция уздырды. Очрашуда катнашучыларны Кызыл китапның төп нөсхәсе белән киңрәк таныштырдылар, аннары аны музейга тапшырдылар.

Чара тәмамлангач, актив катнашучылар бүләкләр һәм дипломнарга ия булды.


4
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Агымдагы ел башыннан бирле Россиядә урман янгынчылары формированиеләре көче белән урман фонды җирләрендә 170 мең гектарга якын мәйданда 2,2 мең янгын сүндерелде. Урман янгыннарының төп сәбәпләре – корыган үләнгә төртелгән утның урманга күчүе һәм урманда ут белән саксыз эш итү. 2017 елның 3 маена урман янгыннары утының торак пунктларга һәм икътисад объектларына күчү фактлары теркәлмәгән.  Себердә апрель азагында авыл хуҗалыгы җирләрендә һәм муниципаль берәмлекләр җирләрендә үләнгә ут төртү һәм чүп-чар яндыру нәтиҗәсендә чыккан үлән янгыннары торак пунктлардагы һәм дача ширкәтләрендәге торак йортларның һәм торак булмаган корылмаларның уттан зыян күрүе һәм янып бетүенә сәбәп булды.

Хәзерге вакытта урман янгыннары вазгыяте буенча гадәттән тыш хәл режимы Забайкалье краенда, Бурятия Республикасында, Чиләбе өлкәсенең бер муниципаль районында гамәлдә.

Янгынга каршы махсус режим Россия Федерациясенең 37 субъектында кертелде: Белгород, Воронеж, Иваново, Мәскәү, Орел, Тверь, Түбән Новгород, Оренбург, Самара, Ульян, Курган, Төмән, Чиләбе, Иркутск, Кемерово, Новосибирск, Амур өлкәләренең, Алтай, Приморье крайларының, Мари Иле, Мордовия, Татарстан, Бурятия, Тыва, Хакасия республикаларының барлык территорияләрендә, Курск өлкәсенең 11 муниципаль районында, Калининград өлкәсенең 1 муниципаль районында, Новгород өлкәсенең 5 муниципаль районында, Ростов өлкәсенең 4 муниципаль районында, Саратов өлкәсенең 2 муниципаль районында, Свердловск өлкәсенең 13 муниципаль районында, Забайкалье краеның 27 муниципаль районында, Красноярск краеның 43 муниципаль районында, Омск өлкәсенең 3 муниципаль районында, Алтай Республикасының 5 муниципаль районында, Магадан өлкәсенең 1 муниципаль районында, Хабаровск краеның 14 муниципаль районында.

Гадәттән тыш хәл режимы һәм янгынга каршы махсус режим гамәлдә булганда, табигать территорияләрендә ут куллану катгый тыела.

Төбәкләрдәге урман ведомстволары һәм урман янгыннары хезмәтләре, төрле дәрәҗәдәге хакимият органнары һәм мәнфәгатьле оешмалар янгынны булдырмау максатында хәрәкәт итә башласын өчен, Урманнарны авиация ярдәмендә саклауның федераль үзәк базасы (Авиалесоохрана) 2017 елның май аена Россия урманнарында янгын куркынычы фаразын әзерләде.

Фараз тиңе юк продукт булып тора, чөнки аны төзү Россия гидрометеорология үзәгенең майга булган мәгълүматлары һәм урманнарның янучанлыгы турында Авиалесоохранадагы күпьеллык мәгълүматларның үзара бәйләнеше юлы белән башкарылды. Шуны билгеләп үтү мөһим: бер үк төрле һава шартларында төрле типтагы урманнарда, мәсәлән, наратлыкларда һәм чыршылыкларда янгын куркынычы төрле тизлектә барлыкка килә. Фаразны төзегәндә, монысы да исәпкә алынды.

Федераль Авиалесоохрана фаразына тәңгәл рәвештә, 2017 елның май ае дәвамында урманнардагы аеруча зур куркынычы түбәндәге территорияләрдә булачак:

Төньяк-Көнбатыш ФО – Калининград һәм Псков өлкәләренең барлык территориясендә, Новгород өлкәсенең көнбатыш өлешендә;

Үзәк ФО – Брянск өлкәсенең барлык территориясендә, Курск өлкәсенең төньяк-көнбатыш өлешендә, Орел өлкәсенең төньяк өлешендә,   Мәскәү өлкәсенең көньяк-көнчыгыш өлешендә, Рязань өлкәсенең төньяк һәм үзәк өлешләрендә, Смоленск өлкәсенең көнбатыш өлешендә, Тула өлкәсенең төньяк өлешендә, Калуга өлкәсенең көнбатыш өлешендә;

Көньяк ФО – Кырым Республикасының һәм Краснодар краеның көньяк өлешләрендә, Адыгея Республикасының һәм Калмыкия Республикасының барлык территориясендә, Ростов өлкәсенең көньяк өлешендә;

Төньяк Кавказ ФО – Ставрополье краеның, Кабарда-Балкар һәм Карачай-Черкес Республикаларының барлык территориясендә;

Идел буе ФО – Пермь краеның көньяк өлешендә, Башкортстан Республикасының төньяк өлешендә, Удмуртия Республикасының көньяк-көнчыгыш өлешендә;

Урал ФО – Ханты-Манси автономияле округының көнчыгыш өлешендә, Свердловск өлкәсенең көньяк-көнбатыш өлешендә, Курган өлкәсенең үзәк һәм көнбатыш өлешләрендә, Чиләбе өлкәсенең төньяк һәм көнчыгыш өлешләрендә;

Себер ФО – Томск өлкәсенең төньяк өлешендә, Алтай краеның көньяк өлешендә, Красноярск краеның көньяк өлешендә, Тыва Республикасының төньяк һәм көнчыгыш өлешләрендә; Иркутск өлкәсенең үзәк һәм көньяк өлешләрендә, Бурятия Республикасының төньяк-көнбатыш һәм көнбатыш өлешләрендә;

Ерак Көнчыгыш ФО – Хабаровск краеның үзәк һәм көньяк өлешләрендә, Приморье краеның көньяк, үзәк һәм көнбатыш өлешләрендә; Еврей автономияле өлкәсенең көньяк-көнчыгыш өлешендә, Сахалин өлкәсенең көньяк өлешендә.

Урман янгыннары чыгуның фаразланучы югары хәвефлелеге ул төбәктә гадәттән тыш хәл һичшиксез килеп чыгачак, дигәнне аңлатмый. Урмандагы янгын ихтималының зурлыгы халыкның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен ничек үтәвенә бәйле: язгы чордагы янгыннарның 100 проценты да кеше гаебе аркасында чыга.

Җәйге чорда кеше факторына яшеннәр дә өстәлә. Урман янгыннарының 15 процентына шулар сәбәпче була. Янгыннарны башланып кына килгәндә күреп алу да мөһим роль уйный. Моның өчен урман янгыннары хезмәтләре җир өсте һәм авиация күзәтүләре оештыралар, шулай ук урманнарга видеокүзәтү системалары да куялар. Янгыннарны сүндерү кулдан да, җир өсте һәм авиация янгын сүндерү техникасын кулланып та башкарыла.

Хәзерге көндә Россиядә урман янгын сүндерүчеләре саны 30 меңнән артык кеше тәшкил итә. Сүндерүгә урман янгыннары хезмәтләренең 22 меңнән артык җир өсте техникасы җәлеп ителергә мөмкин. Урманнарны авиация ярдәмендә саклау эшләрен башкару өчен, 300дән дә ким булмаган һава судноларыннан файдалану планлаштырыла. Әмма урман янгынын булдырмый калуның иң нәтиҗәле ысулы булып, урманнарда да, урман янәшәсендә үк булган территорияләрдә дә янгын куркынычсызлыгы нормаларын тайпылышсыз үтәү тора.

Урман янгының күргән очракта, Урман хуҗалыгының диспетчерлар федераль хезмәтенең “Урман сагы турыдан-туры линиясе” – 8-800-100-94-00 телефонына шалтыратырга кирәк.

 

“Эко-яз” республика конкурсы һәм “Умырзая-2017” экологик агарту акциясе кысасында “Спас” дәүләт табигать заказнигы белгечләре экология дәресе үткәрде. Чарада алтынчы сыйныф укучылары катнашты. ТРның әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә дәүләт инспекторы Любовь Мурзак балаларга республиканың махсус сакланучы территорияләре турында, Татарстанда табигатьне территориаль саклауның традициягә кергән  формалары булып һәм биологик төрлелекне саклап калу өчен, дәүләт табигать заказниклары һәм табигать һәйкәлләренең өстенлекле урын тотуы турында сөйләде. ТР табигать тыюлыклары фонды объектлары системасы республика Хөкүмәтенең даими кайгыртуында тора. Хәзерге вакытта федераль, төбәк, һәм җирле дәрәҗәдәге махсус сакланучы территорияләренең гомуми саны – 174, табигать тыюлыклары фондының гомуми территориясендә Татарстан Республикасы махсус сакланучы территорияләренең өлеше 75,8% тәшкил итә. Укучыларга һәм “Умырзая-2017” экологик агарту акциясенә багышланган презентация күрсәттеләр, беренче чәчәкләрнең табигатьтәге әһәмияте турында сөйләделәр. Чара барышында укучылар белән “Татарстан урманнарындагы кыргый үсемлекләр” темасына викторина уздырылды.

2017 елның 3 маенда “Саба урманчылыгы” ДКУ һәм “Кайбыч урманчылыгы ДКУ” территорияләрендә гамәлгә ашырылучы фәнни-тикшеренү уртак проектлары кысасында немец галимнәре делегациясе Татарстан Республикасына килде. Бу – “Татарстан Республикасында урман плантацияләрен булдыру һәм алардан файдалану “LesPlan” һәм “Сабаклы имән һәм вак яфраклы юкә катнаш утыртмаларын оптимальләштерү “OMSK” дип аталучы проектлар.

Искәртеп үтик: LESPLAN проекты тиз үсә торган агач плантацияләренә нигез салуны, ә аннары усак, карагай, каенның һәм тупылның төрле игезәкләренең “сәнәгый” плантацияләрен булдыруны күздә тота. Проектның максаты – барыннан да бигрәк, Татарстан Республикасының су һәм җил эрозиясе куркынычы янаган кишәрлекләрендә урнашкан агачларның урманның тизләтелгән үсешен тәэмин итәргә мөмкинлек бирүче токымнарын һәм сортларын ачыклау.

“OMSK” проекты сабаклы имән һәм вак яфраклы юкәнең ясалма утыртмаларына нигез салганда, үрентеләр микъдарын оптимальләштерүне өйрәнүгә юнәлдерелгән. Татарстан Республикасында сабаклы имән һәм вак яфраклы юкәнең урмандагы бергәлеге үзләренең табигый килеп чыгыш ареалының төньяк-көнчыгыш чигендә урнашкан. Тикшеренү объектлары булып Татарстан Республикасының Кайбыч һәм Тәтеш урман хуҗалыклары территориясендә урнашкан имәнлекләр тора.

Эш визиты кысасында галимнәр ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ә.Н. Бәдертдинов белән очрашты. Алар алга таба бергә эшләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, аннары Әмир Бәдертдинов, хезмәттәшлек билгесе итеп, кунакларга Татарстан Республикасының Кызыл китабын бүләк итте.

Урман утырту көнендә Лубян урманчылык техник көллияте хезмәткәрләре актив катнашты. Уртак тырышлык белән, 6 гектарлы кишәрлектә әлеге мәгариф учреждениесе питомнигында үстерелгән 19 мең нарат үрентесе утыртылды.

2017 ел Экология елы дип игълан ителүгә бәйле рәвештә, урманнарда тернәкләндерү эшләре икеләтә яхшырак алып барылырга тиеш. Бергә-бергә без туган ягыбызның “яшел үпкәләре”н саклап калырбыз һәм ныгытырбыз. Урманның тормышыбыздагы роле бәяләп бетерерлек түгел бит. Алар кешенең яшәешенә йогынты ясап кына калмыйлар, экологик иминлек гаранты булып та торалар.

Төбәкара ЭКОфорумның максаты булып мәгариф учреждениеләрендә белем алучыларны әйләнә-тирә мохитнең экологик торышы проблемаларын өйрәнү эшенә һәм табигатьне саклауның мәктәп укучыларына экологик тәрбия бирергә ярдәм итүче бурычларын хәл итүдә гамәли катнашуга җәлеп итү торды.

Чарада катнаштылар: экология һәм табигать киңлекләре министры урынбасары Фаяз Фәнил улы Шакиров; башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илһам Фидаил улы Гайнетдинов; Арча шәһәренең “Төньяк” территориаль идарәсе, “Балтач” ДКТЗ хезмәткәрләре; ТР Фәннәр академиясенең баш белгече Лилия  Касыйм кызы Мөхәммәтҗанова; “БРИК мәгариф идарәсе” МКУ башлыгы урынбасары Ләйсән Фәрит кызы Гатауллина; Нөнәгәр авыл җирлеге башлыгы Альфред Заһир улы Әхмәтханов.

ТР, РФ Киров өлкәсенең Малмыж районы, Мари Иле Республикасының Мари-Төрек районы мәгариф учреждениеләренең 5-11 нче сыйныф укучылар форумның катнашучылары булдылар. Алар үзләре яшәгән урынның әйләнә-тирә мохите торышын өйрәнү буенча эзләнү эшләре башкарган иде.

Конференция түбәндәге секцияләр буенча уздырылды:

- Туган як флорасы һәм фаунасының экологик проблемалары

- Туган якның сакланучы территорияләре һәм объектлары

- Икътисади экология

- Экология һәм сәламәтлек

- Әдәбиятта һәм сәнгатьтә экология проблемалары.

Форум кысасында Балтач районының Кызыл китабын (яңартылган вариант, 2017 ел басмасы) тәкъдим итү булды.


3
май, 2017 ел
чәршәмбе

Шул исемдәге бәйрәмне “Ашыт” ДКТЗ белгечләре катнашында Арча районының Казанбаш төп гомуми белем мәктәбендә үткәрделәр. Чараның максаты – балаларның экологик белемнәрен арттыру, табигатькә кайгыртучан мөнәсәбәт тәрбияләү. Чара бәйрәм рәвешендә узды. Укучылар концерт номерлары әзерләгән иде. Чыгышларның һәркайсы җирне, аның ресурсларын саклау темасына, хәзерге вакытта кешелек алдында торучы гаять зур экологик проблемаларга кагылды.

Табигатьне саклау хәрәкәтендә актив катнашучылар, укытучылар һәм укучылар ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы дипломнары белән бүләкләнде.

Аукционга Азнакай урманчылыгыннан барлыгы 98 лот куелган иде. Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы комиссиясенә 32 лотка 7 гариза керде. 24 лот буенча аукцион узмаган дип таныла (Россия Федерациясе Урман кодексының 80 статьясындагы 7 пунктның 1 пунктчасы). Аукционның бердәнбер катнашучысы белән аукцион беркетмәсе имзалана һәм урман утыртмаларын сату-алу килешүе 1 елга кадәр срокка төзелә.

5 лот буенча гариза бирүчеләр аукционда катнашудан баш тартты.

Аукцион йомгаклары буенча барлыгы 1119641,59 сумлык 11097 куб метр агач сатылды.

Бүген безнең планета экологик һәлакәт алдында тора, аның аеруча дәһшәтле хәбәрчесе – парник эффекты. Бары тик үсемлекләр генә, углекислый газны эшкәртеп, аны кислородка әйләндерергә сәләтле. Моңа бәйле рәвештә, ресурсларны саклау мәсьәләләренең, ә тәгаен әйткәндә, кешелекнең кәгазьгә, агач материалына һ.б. гел артып торучы ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен урманнарны юкка чыгарудан саклауның әһәмияте зурая бара. Ел саен 13 млн гектар урман юкка чыгарыла, ә аның үсүе бары тик 6 гектар гына тәшкил итә. Һәр секунд саен планетада футбол кыры зурлыгындагы урман бетеп тора, дигән сүз бу. Кирәкмәгән кәгазь һәм катыргыны җыеп, ягъни макулатурадан файдаланып, бу проблеманы өлешчә хәл итеп була. Ул чакта киселгән агачларның санын киметә алыр идек.

Арчаның “Табигать варислары” мәктәп урманчылыгы советы мәктәптә “Макулатура җый – агачны коткар!” дигән акция игълан иткән. Берничә көн дәвамында балалар һәм аларның әти-әниләре мәктәпкә макулатура китерде. Барлыгы 1113 кг җыйганнар! Җыелган кәгазь макулатура кабул итүчеләргә тапшырылды, ә бу акциядә актив катнашкан барлык укучылар грамоталар алачак. 269 кг җыйган 7 нче сыйныф акциянең җиңүчесе булды, ә шәхси беренчелектә 7 нче сыйныфтан Камил Нигъмәтҗанов җиңде. Ул 140 кг макулатура тапшырды. Тормыштагы актив позициягез өчен барыгызга да рәхмәт!

Урманнардагы янгын куркынычы вазгыяте турында бүген мәгълүмат чаралары вәкилләренә урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Э.Н. Бәдертдинов сөйләде: “Татарстан урманнарында янгын куркынычының 3 нче классы билгеләнә. Шуңа да карамастан,  кешеләр чүп-чар һәм корыган үлән яндыруны дәвам иттерә. 2017 елның 3 мартында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан “2017 елның 25 апреленнән 15 маена кадәр янгынга каршы махсус режим кертү турында” 212 нче номерлы карар чыгарылганын искәртәм. Янгынга каршы махсус режим шартларында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу гражданнарга – 4тән 5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 20дән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 300 меңнән 500 мең сумга кадәр административ штраф салынуга сәбәп була”.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International