“Казанның халыкара мәктәбе” автоном коммерциясез гомуми белем бирү оешмасында 60 укучы катнашында “Урман дәресе” булды. Кишәрлек урманчысы Нурсил Фоат улы Гыйбадуллин, күрсәтмә әсбаплар кулланып, балаларга урман, аның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы роле турында сөйләде: “Урман – җир өслегендә бара торган күп процессларга йогынты ясаучы куәтле табигый фактор. Ул – кошлар һәм җәнлекләрнең яшәү урыны. Ул кислород эшләп чыгара һәм җирдәге тереклекне саклый. Урман ул – без ял сәгатьләрендә бара торган урын. Агач материалын башкасына алыштырып була, ә тере урманны берни белән дә алыштырып булмый. ЮНЕСКО мәгълүматлары буенча, урманнар Җир йөзеннән бер минутка 29 гектар тизлегендә юкка чыга. 1 гектар урман сезон эчендә 10 тонна углекислый газ йота. Яшел утыртмалар шәһәрдәге шау-шуның 20 процентын киметә. Урманнар суны да үзенә тарта. Урманнар булган җирдә, туфракны дымландырып, яңгырлар ява, икмәк һәм терлекчелек белән шөгыльләнү өчен үлән үсә. Чагыштыру өчен: Сахарада һәм башка чүлләрдә урманнар юк, шуңа күрә анда яңгырлар да булмый. Һиндстанда үткәрелгән Халыкара урман үстерүчеләр конгрессының девизы да: “Урман ул – су. Су ул – уңыш. Уңыш ул – тормыш”, – дигән сүзләр иде.
Дәрес барышында балалар шулай ук урманчы һөнәре турында да күп яңалыклар белде һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен уен рәвешендә ныгытты.
Язгы чорда уылдык чәчү өчен ясалма урыннар булдыру – Куйбышев сусаклагычында балык запасларын арттыру буенча нәтиҗәле чараларның берсе. Куйбышев сусаклагычында күбрәк фитофиль (уылдыкларын судагы үсемлекләр өстенә чәчә торган) балыклар яшәгәнгә һәм уылдык чәчкәнгә күрә, “Главрыбвод” ФДБУ Урта Идел филиалының татар бүлеге ихтиологлары ТР Спас районы территориясендә уылдык чәчү өчен ясалма урыннарны нәкъ менә балыкларның шушы төрләре өчен куюга өстенлек бирә. Уылдык чәчү өчен ясалма урыннарның “тасмасыман полотно” тибындагысы Органик химия һәм технология дәүләт фәнни-тикшеренү институтының (ГосНИИОХТ) Саратов бүлеге тарафыннан уйлап табылган. Ул 20-25 метр озынлыктагы, 1,5 м киңлектәге, кырыйлап капрон шнур үткәрелгән вак ячейкалы капрон ятьмәдән ясала. Ятьмәнең бөтен өслеге капрон җептән эшләнгән аерым субстрат бәйләмнәре белән беркетеп куела. Элекке еллар тәҗрибәсе буенча, андый урында уылдыкның исән калуы якынча 90 процент тәшкил итә, башка ясалма урыннардагыга караганда, аларга уылдык тыгызрак салына. Уылдык чәчү өчен ясалма урыннар куяр алдыннан, ихтиологлар Куйбышев сусаклагычының уылдык чәчү урыннары куяр өчен аеруча кулай участокларын тикшереп чыкты. Тирәлекнең уылдык чәчүгә һәм эмбрионнарның әйбәт үсешенә йогынты ясаучы факторлары: суның температурасы, суда эрегән кислородның булуы, тирәнлек, агым тизлеге һ.б. исәпкә алынды. 2017 елда Куйбышев сусаклагычының “Спас” ДКТЗ территориясендәге Тенеш утравы янында Болгар шәһәре тирәсендә “Спас” ДКТЗ белгечләре, ихтиологлар һәм Андрияновлар бригадасы (ИП Подгорнов) балыкчылары белән берлектә, уылдык чәчү өчен 2 га җирдә (400х50м) ясалма 5 мең оя куеп чыктылар. Барлыгы 27 уылдык чәчү урыны куелды. Уылдык чәчү урыннары бәйләмдә өчәр полотно итеп, су өслегеннән 1 метр биеклектә горизонталь рәвештә урнаштырылды. Һәр бәйләмгә тану калкавычы беркетелгән. Уылдык чәчү урыннары су температурасы 6-70 булганда куелды. Куйбышев сусаклагычында суның биеклеге кисәк төшкән очракта, уылдык чәчүнең ясалма урыннарын, җайлап кына, тирәнрәк сулы участокка күчереп куярга мөмкин, бу вакытта чәчү урыннарына салынган уылдыкка зыян килмәячәк.
Болгар тарихи архитектура музей-тыюлыгында шундый исемдәге гадәти булмаган дәрес Кадетлар мәктәп-интернаты укучылары өчен уздырылды. “Спас” заказнигы белгече Любовь Мурзак, музей-тыюлык хезмәткәрләре Лилия Сабирҗанова һәм Марина Рогачева белән бергәләп, балаларга планетабызның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде. Кешелекнең әйләнә-тирә мохитне пычратуга һәм җимерүгә китерә торган глобаль проблемалары да телгә алынды. Чара барышында укучыларга Татарстан Республикасы Кызыл китабының өченче басмасын тәкъдим иттеләр. Укучылар сирәк очрый торган һәм юкка чыгу куркынычы булган хайваннар һәм үсемлекләр турында белде.
Дәрес ахырында экологик викторина үткәрелде.
Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы ССУЗлары һәм ВУЗлары арасында фашистлар Германиясен Җиңүнең 72 еллыгына багышланган хәрби-спорт эстафетасы булды. Лубян урман-техника көллияте студентлары 1 нче урынны алды. Җитәкчеләре – ТИН укытучысы Д.А. Юшков.
Җиңүегез белән котлыйбыз!!! Һәрвакыт шундый булыгыз!!!
Апрельнең 24 еннән 30 ына кадәр Санкт-Петербургта Мәктәп укучыларының экология буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Җиңү өчен Россиянең 64 төбәгеннән 227 катнашучы көрәште. Татарстаннан анда 29 өлкән сыйныф укучысы катнашты. “Лесхоз урта гомуми белем мәктәбе” МБМУнең 11 нче сыйныф укучысы Марат Зиннәтов (“Табигать варислары” Арча мәктәп урманчылыгы әгъзасы) экология буенча тирән белемгә ия булуын күрсәтте. Ул инде берничә ел рәттән экология олимпиадасының республика этабы призеры булып килә, икенче ел рәттән йомгаклау этабында Татарстан данын яклый. Маратның олимпиадага тырышып әзерләнүе нәтиҗәсез калмады. Ул теория һәм проект ясау турларының шактый катлаулы мәсьәләләрен уңышлы чишеп, призлы урын алды. Маратны лаеклы җиңүе белән котлыйбыз! Остазлары С.А. Корбановага, В.Г. Шакировка һәм аның әти-әнисенә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез!
“Табигать варислары” Арча мәктәп урманчылыгы әгъзалары кыйммәтле дару чималын – каен һәм нарат бөреләрен җыюда ел саен актив катнашалар. “Яшел даруханә” операциясе уңышлы бара, бөре җыю планы арттырып үтәлә. Быел яз 9500 г каен бөресе, 33130 г нарат бөресе җыелды. 2, 3 һәм 8 нче сыйныфлар аеруча актив булды. Укучылар арасында җиңүче булып 2 нче сыйныфтан Әзилә Әскәрова танылды, ул 1700 г нарат бөресе җыйды.
“Яшел даруханә” операциясендә актив катнашкан өчен Әзиләгә грамота тапшырылды. Котлыйбыз!
2017 елның 5 маенда “Казан-Арена” стадионы территориясендә метр ярым биеклектәге 200 чыршы утырттылар. Агач утырту Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм итүгә багышланды. Чарада ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, аңа буйсынучы учреждениеләр, Гомумроссия халык фронты вәкилләре, Казан дәүләт аграр университеты студентлары, ЭКОДОБРОТАТАРСТАН Төбәк яшьләр экология штабы волонтерлары һәм мәктәп укучылары катнашты.
ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов матбугат чаралары вәкилләренә биргән әңгәмәсендә болай диде: “Урман утырту көне акциясе җәмәгатьчелекнең игътибарын урман, табигать проблемаларына җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Быел Казанда Конфедерацияләр кубогы, ә киләсе елда футбол буенча дөнья чемпионаты уздырыла. Без, кунаклар шатлансын өчен, стадион тирәсенең матур булуын һәм яшеллеккә күмелүен телибез”.
Үз гомерләрендә беренче агачларны Казанның 178 нче номерлы мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары да утыртты. “Бу – минем беренче агачым! Тәэсирләрем бик әйбәт, монда килгән саен, үзебезнең сыйныф белән нәкъ менә шушы агачны утыртканыбызны белеп торачакбыз”, - дип, тәэсирләре белән уртаклашты Ясмин Фәйзетдинова. Безнең акциягә кушылган барлык кешеләргә зур рәхмәт. Без бергәләп планетабызны чистартабыз һәм экологиянең күп проблемаларын хәл итәбез.
2017 елның 9 Маенда Алмас Нәзиров Нурлат районында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган бәйрәм чараларында катнашты. Тантаналы митингта ул нурлатлыларга Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын тапшырды һәм Җиңү язын бүләк иткән буынга рәхмәт белдерде: “Кадерле ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре, без сезгә ихластан, чын күңелдән Рәхмәт әйтәбез. Сезгә нык сәламәтлек, җан тынычлыгы, бәхет, шатлык һәм һәрвакыт тынычлыкта яшәвегезне, беркайчан да сугыш кайгысын белмәвегезне телибез! Киләчәк буыннарның баш өстендә һәрвакыт чиста, аяз күк булсын, мәңгелеккә тарихка кереп калган каһарманнарның аларга тигезләнерлек батырлыгы бар кеше өчен дә тиңе булмаган ватанпәрвәрлек, батырлык, фидакарьлек, куркусызлык үрнәге булып калсын”.
Министрлык һәм аның карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре бу көнне бөтен гаиләләре белән “Үлемсез полк” массакүләм йөрешләрдә катнаштылар. Мөлкәтне идарә итү бүлеге башлыгы урынбасары Айрат Низамиев үзенең кызы белән бергә бабайларының портретларын алып чыкканнар. Алар менә нәрсәләр сөйләде: “Салих Фатыйх улы Фатыйхов сугышка 34 яшьтә киткән. Украина фронтында хезмәт иткән. 1943 елның 6 маенда Кырым станицасын азат иткәндә һәлак булган. Җәләй Низамедтин улы Низамиев 1941 елдан 1944 елга кадәр хезмәт иткән. Старшина – разведчик булган. Яраланып кайткан. Без ел саен бөтен гаиләбез белән бабайларыбызны искә алабыз һәм аяз күк йөзе өчен аларга Рәхмәт әйтәбез. 9 Май шикелле көннәрдә без үзебезне җиңүчеләрнең варислары итеп хис итәбез. Һәм бу хис “Үлемсез полк” аркасында көчәя”.
5 майда урманнарда зур янгын куркынычы (4 нче класс) Татарстан республикасының түбәндәге муниципаль районнарында көтелә: Әлмәт, Зәй, Нурлат, Чирмешән, Әлки, Аксубай, Бөгелмә, Лениногорск, Баулы, Ютазы.
Татарстан урман үстерүчеләре кисәтә: ут белән сак булыгыз!
Республикада яшәүчеләр янгын башлануның барлык фактлары турында урман сагының 8-800-100-94-00 турыдан-туры номерына хәбәр итә ала.