2017 елның 12 маенда агач материалының Икътисади эшчәнлек төрләре буенча гомумроссия продукция классификаторына (ОКПД2) тәңгәл рәвештә билгеләнүче, Россия Федерациясе Урман кодексының агач материалын транспортта ташу турындагы һәм аның белән алыш-биреш итүне исәпкә алу турындагы таләпләре кагыла торган төрләре исемлегенә үзгәрешләр кертү хакында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 911-р номерлы әмере имзаланды.
2017 елның 1 июленнән, ОКПД2 классификаторына тәңгәл рәвештә, урман законнарының агач материалын һәм аның белән алыш-биреш итүне исәпкә алу турындагы нормалары урман кисү продукциясенең 34 категориясенә кагылачак.
Идел буе федераль округының Урман хуҗалыгы департаменты вәкилләре, министрлык хезмәткәрләре һәм Азнакай, Әлки, Биләр, Түбән Кама урманчылыклары белгечләре катнашындагы чараны "Рослесинфорг" ФДБУның Казан филиалы оештырган иде.
Урманны тәртипкә китерү күнекмәсе – урманнарны тәртикә китерү буенча кыр эшләре башланыр алдыннан бик кирәкле чара.
Күнекмә алуның максаты булып, урман кишәрлегендә (бүлеп алынган җирдә) урманны матди яктан бәяләү күрсәткечләрен билгеләү һәм урманнарны инвентаризацияләү ысулларын бердәм рәвешкә китерү буенча күнекмәләр булдыру тора.
Дәүләт контрактын үтәү кысасында күмәк күнекмә уздыру өчен, тәртипкә китерелүче объектта аеруча киң таралган, токым составы, төзелеше, яше һәм товар структурасы, җитештерүчәнлеге, урман үсемлекләре үсү шартларының типлары һәм килеп чыгышлары буенча төрле-төрле булган утыртмалар сайлап алынды.
Халыкара биологик төрлелек көне (International Day for Biological Diversity) 2001 елдан башлап ел саен 22 майда билгеләп үтелә. Бу халыкара көн БМО Генераль ассамблеясы тарафыннан 1995 елда Биологик төрлелек турындагы конвенция (БТК) конференциясе (1994 елда булды) тәкъдиме белән игълан ителгән иде.
“Биологик төрлелек”, җир өсте, диңгез һәм башка төрле су экосистемаларын һәм экологик комплексларны да кертеп, барлык чыганакларның бер өлеше булып торучы терек организмнарның үзгәрүчәнлеген аңлата. Бу төшенчә төр эчендәге, төрләр арасындагы үзгәлекләрне һәм экосистемалар төрлелеген үз эченә ала.
Биологик төрлелек турындагы конвенция – 1992 елның 5 июнендә Рио-де-Жанейрода кабул ителгән халыкара килешү. Конвенциянең максатлары булып тора: биологик төрлелекне саклап калу, аның компонентларыннан тотрыклы рәвештә файдалану һәм, генетик ресурслардан кирәк кадәр файдалану мөмкинлеге бирү, андый ресурсларга һәм технологияләргә барлык хокукларны исәпкә алып, тиешле технологияләрне тапшыру юлы белән, шулай ук тиешенчә финанслау юлы белән, генетик ресурсларны куллануга бәйле бертигез уртак файда алу.
Яклар имзалавы өчен, конвенция 1992 елның 5 июнендә ачылды һәм 1993 елның 29 декабрендә үз көченә керде. 1995 елда Россия Федерациясе, үз өстенә кайбер йөкләмәләрне алып, Биологик төрлелек турындагы конвенцияне ратификацияләде.
2017 елның 18 маенда Саба районының Сатыш авыл җирлеге территориясендә 6,3 гектарга якын мәйданда чокыр-ерганакларга саклагыч утыртмаларга нигез салынды. Белгечләр акация, каен, чыршы, нарат һәм карагай утыртты. Бу чара Татарстанның, Оренбург, Самара, Түбән Новгород, Ульян өлкәләренең, Мари Иле һәм Чувашия Республикаларының урман тармагы вәкилләре катнашында Урман орлыкчылыгы базасында уздырылган семинар-киңәшмә кысасында булды.
“Татарстан Республикасының күп позицияләр буенча, урман хуҗалыгын үстерүгә мөнәсәбәте, комплекслы ысуллар куллануы буенча гаҗәпләндерүен билгеләп үтәргә кирәк. Без тәҗрибә алмашу буенча нәтиҗәләрне бәяләргә дип килдек. Татарстаннан өйрәнер нәрсәләр бар, аерым алганда, урман хуҗалыгын үстерү буенча. Алга таба да нәтиҗәле хезмәттәшлек итәрбез дип өметләнәбез”, – диде Идел буе федераль округының Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы урынбасары Сергей Ковалев.
Саклагыч урман утыртмаларын булдыруның уникальлеге – авыл хуҗалыгы җирләрендә туфрак эрозиясенә юл куймау.
Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы җирләренең 40 проценттан артыгы җил яки су эрозиясенә дучар. Бу игеннәрнең уңыш бирүенә начар тәэсир ясый. Тискәре эрозия процессларын булдырмау өчен, урман үстерүчеләр, саклагыч урман утырмаларын утыртып, туфракны ясалма рәвештә ныгыталар. Ул агачлар туфракны беркетә, юылуына юл куймый, карның эрүен һәм суның агып төшүен җайга сала, чокырларның табигый рәвештә үсемлекләр белән каплануына һәм файдаланылмыйча яткан җирләрнең хуҗалык итү әйләнешенә кертергә булыша. Шул рәвешле, чокыр-ерганак утыртмалары авыл хуҗалыгында кулланылучы кырларның уңдырышлылыгын арттырырга ярдәм итә. Ел саен эрозиягә каршы саклагыч утырмаларны 2 мең гектардан артыграк мәйданда утырталар.
Эрозиягә каршы саклагыч утырмаларны утыртканда, махсус техника кулланыла, ә техника керә алмый торган урыннарда утырту эшләре кулдан – Колесов кылычы һәм Саба кылычы дип аталучы эш кораллары ярдәмендә башкарыла. Технология буенча, бер гектар мәйданга эрозия процессын туктатырга сәләтле агачлар токымнары 3 – 3,5 мең данә утыртыла.
“Эко-яз” республика конкурсы һәм “Умырзая-2017” экологик агарту акциясе кысасында “Ашыт” дәүләт комплекслы табигать заказнигы белгечләре Арча районының Олы Бәрәзә башлангыч мәктәбендә экология дәресе үткәрде. Чара барышында балаларга махсус сакланучы табигать территорияләре турында, табигать һәйкәлләре, анда яшәүчеләр турында, табигый мирасыбызны саклау зарурлыгы турында сөйләделәр. Дәрес бик күп мәгълүматлы булды. Укучыларга Татарстанда үсүче һәм Кызыл китапка кертелгән беренче чәчәкләргә багышланган презентация күрсәттеләр, беренче чәчәкләрнең табигатьтәге әһәмияте турында сөйләделәр. Балалар “Нинди чәчәк икәнен бел” дип аталган уенда актив катнашты, бергәләшеп “Беренче чәчәкләрне саклагыз!” дигән рәсем-плакат һәм “Умырзаялар” аппликациясен ясаганда, үзләренең бөтен иҗади сәләтләрен күрсәттеләр. Моннан тыш, дәрес барышында укучылар үзләренең ничек итеп имән чикләвегеннән үренте үстерүләрен күрсәттеләр һәм аны мәктәп яны кишәрлегенә утыртырга җыенулары турында сөйләделәр.
Йомгаклау өлешендә экодәрестә актив катнашкан укучыларга дипломнар тапшырылды.