Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 20 маендагы 607 нче номерлы карары белән Урманнарда санитар куркынычсызлык кагыйдәләренең Россия Федерациясе Табигать ресурслары тарафыннан кертелгән яңа редакциясе расланды.
Урманнарны зарарлы организмнардан яклауны җайга салуны камилләштерү һәм норматив хокукый актларны Урман кодексына тәңгәллләштерү максатыннан, Кагыйдәләр әлеге имзаланган карар белән яңа редакциядә расланды.
Кагыйдәләрнең яңа редакциясендә, аерым алганда, урманнардагы санитар куркынычсызлык чараларының урманнарның бирешмәүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән системасы киңәйтелгән, урманнарны яклау чараларын планлаштыру һәм оештыруның төп принциплары билгеләнгән.
Агачлар торышы категорияләре шкаласы кертелә, санитар куркынычсызлык чараларын тормышка ашырганда, урманнарның санитар һәм патологик торышын бәяләү шуңа туры китереп үткәреләчәк.
Шулай ук урманлы районнарда әзерләп куелган агач материалын урманда саклауны тыю сроклары да билгеләнгән.
Кабул ителгән карарлар урманнарга начар факторлар йогынтысыннан килә торган зыянны киметүгә һәм урман экосистемасының бирешмәүчәнлеген арттыруга юнәлдерелгән.
Конференцияне оештыручылар – Россия Федерациясе Президентының Коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча идарәсе хуплавында Татарстан Республикасының башкарма хакимият органнары.
Фәнни оешмалар вәкилләре Россия Федерациясендә коррупциягә каршы тору стандартларын формалаштыруга бәйле актуаль мәсьәләләрне, шулай ук аларны дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында, дәүләт корпорацияләрендә һәм башка оешмаларда гамәлгә ашыру тәҗрибәсен карады.
Экология һәм табигать ресурсларын саклау елы кысасында “Зөя буйлары” заказнигы белгечләре Зөя елгасы ярларының махсус сакланучы табигать территорияләрен чистарту буенча экологик рейд оештырды. Чарада Буа районында яшәүчеләр катнашты. Активистлар барлыгы 15 куб метр чүп-чар җыйды. Заказник территориясен чистарту эшләре дәвам иттереләчәк.
Үсемлекләрнең иртә чәчәк ата торган декоратив төрләрен, шул исәптән Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгәннәрен дә җыюны һәм сатуны булдырмау максатыннан, Министрлык 2017 елның 17 апреленнән 22 маена кадәр “Беренче чәчәкләр-2017” экологик аңлату акциясен уздырды. Татарстан Республикасының дәүләт табигать заказниклары һәм дәүләт казна учреждениеләре – Татарстан Республикасы муниципаль районнарындагы урманчылыклар белгечләре 66 уку йортында һәм социаль учреждениеләрдә, шул исәптән 45 гомуми белем бирү һәм махсуслаштырылган мәктәптә, 16 балалар бакчасында, 3 район китапханәсендә, 2 район мәдәният йортында һәм Балалар иҗаты йортында тематик дәресләр, мастер-класслар һәм лекцияләр уздырды. Чараларда барлыгы 3,2 мең кеше катнашты.
Чистай күппрофильле көллият базасында “Һөнәри белем бирү системасындагы фәнни казанышлар һәм ачышлар: методика һәм оештыру аспектлары” бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булды. Көллият укытучысы Юлия Викторовна Галиева “WorldSkills стандартлары таләпләрен исәпкә алып, демонстрацион имтихан кертү нигезендә студентларны аттестацияләүне уздыруның актуаль мәсьәләләре” секциясендә 1 нче урынны алып, диплом белән бүләкләнде.
Конференция кысасында “Һөнәри уңыш формуласы” тикшеренү эшләре конкурсы да булды. 1 нче урынны “МДОЛ ведомостен булдыру өчен электрон таблицалардан файдалануның нәтиҗәлелеге һәм икътисади файдасы” эше өчен 31 ЛХ төркеме студенты Маргупов Салаватка бирделәр (җитәкчесе – Ю.В. Галиева). 33 СП төркеме студенткасы Светлана Щербакова “Газон чирәме орлыкларының тишелеп чыгуына һәм үсүенә антибиотикларның тәэсире” эше белән 2 нче урынны алды (җитәкчесе – Ю.В. Галиева). Җиңүчеләрне котлыйбыз!
“Тулпар” спорт комплексында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Росреестрның Татарстан Республикасындагы идарәсе һәм Кадастр палатасы командалары арасында хәйрия футбол матчы булып узды. Спорт чарасын Балаларны яклау көненә багышладылар. Билет сатудан җыелган акчага, балалар йортларында тәрбияләнүчеләр өчен, “Балаларны яклау көне” бәйрәме хөрмәтенә кирәкле әйберләр һәм бүләкләр сатып алыначак.
“Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау республика акциясе кысасында Әгерҗе шәһәренең “Яшь экокөрәшчеләр” мәктәп урманчылыгы укучылары “Табигать белән тату булыйк” экологик сукмагын чүп-чардан чистартты. Балалар 532 кг чүп-чар җыйдылар.
Урман биләмәләрен бердәм җыештыру көнендә “Әгерҗе урманчылыгы” хезмәткәрләре белән бергә Әгерҗе шәһәренең 4 нче номерлы мәктәбе башлангыч сыйныфлары укучылары да актив кушылды. Уку елы тәмамлану хөрмәтенә укучылар, табигатькә ярдәм итү, территорияне пластик шешәләрдән, полиэтилен пакетлардан, тышчалардан һ.б. чистарту өчен, “Орешник” ял зонасына походка чыктылар.
“Мондый экологик чаралар бик кирәк, – ди “Әгерҗе урманчылыгы” белгечләре, – шулар белән без үсеп килүче буынны тәрбиялибез бит. Табигатебезне чистартып, без үзебез дә сәламәтрәк булабыз”.
Узган шимбәдә “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау республика акциясе кысасында Урман биләмәләрен бердәм җыештыру көне булды. Урман территорияләрен җыештыруда төрле министрлыклар һәм ведомстволар хезмәткәрләре, уку йортлары укытучылары һәм студентлары, мәктәп укучылары, матбугат чаралары вәкилләре катнашты. Казан шәһәренә якын урыннарда акция ике урында: Дәрвишләр бистәсендә һәм Боровое Матюшинода узды. Активистлар 13 гектар урманнан 120м3 каты көнкүреш калдыклары, корыган агачлар һәм чыбык-чабык җыеп чыгардылар.
“Татарстанның чиста урманнары” акциясенең язгы этабы 2017 елның 25 апрелендә башланып киткәнне билгеләп үтәргә кирәк. Шуннан бирле Татарстан Республикасының 350 га урман фонды чистартылды, 2750 м3 чүп-чар җыеп түгелде. Моннан тыш урман фондына һәм автомобиль юллары буена куелган 92 мәгълүмат тактасы, аншлаглар, ял беседкалары төзекләндерелде. Урман фондының 488 арендаторы, 133 предприятие, шулай ук 15 бакча-дача ширкәте акциянең актив партнерлары булды.
“Татарстанның чиста урманнары” акциясенең язгы этабы 25 июньгә кадәр дәвам итәчәк.
2017 елның 27 мае – “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау республика акциясе кысасында Урман биләмәләрен бердәм җыештыру көне. Бу теманы яктыртуда катнашу өчен матбугат чаралары вәкилләрен дә чакырабыз.
Урман территорияләрен җыештыруда дәүләт гражданлык хезмәткәрләре, ТР Президенты Аппаратында, ТР Министрлар Кабинетында эшләүчеләр, ТР Дәүләт Советы депутатлары, ТР Прокуратурасы, министрлыклар, ведомстволар, суд органнары хезмәткәрләре, уку йортлары укытучылары һәм студентлары, җәмәгатьчелек катнашачак.
Инде традициягә әйләнгән “Татарстанның чиста урманнары” акциясе Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тәкъдиме белән уздырылучы әһәмиятле һәм зур масштаблы чараларның берсе булып тора. Ул, ике этапта – язын һәм көзен үткәрелеп, халык арасындагы популярлыгы артканнан-арта бара. Табигатьне саклау чараларының максаты – Татарстан урманнарында уңайлы санитар-экологик шартлар булдыру.
Республика урманнарының санитар халәте табигый һәм антропоген факторлар комплексы белән билгеләнә. Табигать күренешләрен алганда, урманнарның торышына тискәре йогынтыны корылыклар, салкыннар, давыллар ясый. Соңгы елларда урманнарның санитар торышына ял итәргә килүчеләрнең күбәя баруы да нык тәэсир итә. Шуның нәтиҗәсендә урманнар көнкүреш калдыклары белән пычрана.
Бу акция республиканың балансланган социаль-икътисади үсешенә һәм гражданнарның уңайлы тирәлектә яшәргә Конституциядә язылган хокукларын гамәлгә ашырырга ярдәм итә.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 12 маендагы 911-р номерлы әмере белән агач материалының Икътисади эшчәнлек төрләре буенча гомумроссия продукция классификаторына тәңгәл рәвештә билгеләнүче, Россия Федерациясе Урман кодексының агач материалын транспортта ташу турындагы һәм аның белән алыш-биреш итүне исәпкә алу турындагы таләпләре кагыла торган төрләре исемлегенә кертелүче үзгәрешләр расланды. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2017 елның 12 маендагы 911-р номерлы әмере 2017 елның 1 июленнән көченә керә.
Хәзерге вакытта агач материалын әйләнештә йөртүне дәүләт көйләвенең җитешсезлеге булып, урман законнары нормалары кагыла торган товар продукциясе төрләрен колачлауның тулы булмавы тора. Ә бу урман әзерләүчеләрнең намуссызларына агачны кабул итү һәм беренчел эшкәртүнең урманны законсыз әзерләү урыннары янәшәсендә үк торган пунктларын законсыз агачны беренчел эшкәртү юлы белән легальләштерү өчен файдаланырга мөмкинлек бирә. Нәтиҗә буларак, агач материалы базарында контрольгә алынмый торган беренчел эшкәртү продукциясе – урман законнарына туры килмәүче һәм транспортта каршылыксыз ташып, сатып яки пошлинасыз экспортка чыгарып була торган пиломатериаллар барлыкка килә.
РФ Хөкүмәтенең 911-р номерлы әмере бу проблеманы хәл итүгә юнәлдерелгән: урман законнары җайга сала торган өлкәгә урманны беренчел кисү продукциясе кертелгән, урман законнарының агач материалын һәм аның белән алыш-биреш итүне исәпкә алу турындагы нормаларына агач материалының яфраклы токымнарның пеше чыбыклары рәвешендәге 10 төре өстәлгән. Шулай итеп, ОКПД2 классификаторының урман тармагы өлешендәге ак тап бетерелгән.
Иң мөһиме – агач материалының 24 төре, ягъни товар номенклатурасының 24 позициясе – пиломатериаллар хәзер урман законнарының аның белән алыш-биреш итүне исәпкә алу турындагы нормаларына туры килә. Пиломатериалларның 24 төре буенча бергә теркәп җибәрелә торган документ рәсмиләштерергә, ә андый төрдәге продукция белән барлык алыш-бирешләрне Урманнар буенча Бердәм дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасына (ЛесЕГАИСка) кертергә кирәк булачак, дигән сүз бу. Бу – өр-яңа таләп, ул урман законнарының үтәлү өлкәсен киңәйтә, 2017 елның 1 июленнән көченә керә.
Ылыслы токымнарның: нарат, чыршы, карагай, эрбет, ак чыршы, башка ылыслы токымнар пиломатериаллары, яфраклы токымнарның: имән, бүк, корычагач, каен, усак, тупыл, зирек, юкә, башка яфраклы токымнар пиломатериаллары кебек позицияләр кертелде. Моннан тыш, аерым төрләр булып, исемлеккә буялмаган шпаллар – киң һәм тар колеялы тимер юллар өчен, метрополитен өчен, шулай ук тимер юлларда стрелка күчерү өчен буялмаган агач борыслар кертелде.
Яңа таләпләрнең үз көченә керүенә кадәр бер айдан аз гына артыграк вакыт калды, шуңа күрә барлык эшкуарлар өчен, барлык тармак берлекләре өчен бу мәгълүматны үз хезмәткәрләренә, эшкуарларга һәм предприятиеләргә җиткерү мөһим бурыч булып тора. Алар документларның ничек тутырылуы, мәгълүматның ЛесЕГАИСка ничек кертелүе белән алдан ук таныша торырга тиеш, чөнки мәгълүматны ЛесЕГАИСка кертү өчен, системада мөстәкыйль рәвештә теркәлергә һәм, алыш-бирешләрне раслау өчен, көчәйтелгән квалификацияләнгән электрон имзага ия булырга кирәк.
ЛесЕГАИСта моңарчы инде эшләгән кешеләр, мәсәлән, урман кисү предприятиеләренең базардан чимал сатып алган хезмәткәрләре, монда кыенлык кичермәячәк. Ләкин әгәр алар элегрәк тураклау өчен бүрәнәләр генә сатып алган булсалар, хәзер алар системага эшкәртү продукциясен дә кертәчәкләр. Ә инде пиломатериаллар сатуда арадашчы булганнарга закон таләпләрен өйрәнергә кирәк булачак.
Яңа нормалар үз көченә керү белән бер үк вакытта, яңа таләпләрне бозган яки үтәмәгән өчен җаваплылык нормалары да үз көченә керә. Агач материалы белән алыш-бирешне ЛесЕГАИСка кертмәүчеләр яки пиломатериалларны транспортта алып барганда бергә теркәп җибәрелүче документларны тутырмаучылар штраф рәвешендәге административ җәзага тартылачак.
Әйтик, агач материалы белән алыш-бире итү турындагы декларацияне тапшырмау яки үз вакытында тапшырмау, шулай ук агач материалы белән алыш-биреш итү турындагы декларациядә күрәләтә ялган мәгълүматлар күрсәтү вазыйфаи затларга – биш меңнән егерме мең сумга кадәр; юридик затны оештырмыйча эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнүче затларга – җиде меңнән егерме биш мең сумга кадәр; юридик затларга йөз меңнән ике йөз мең сумга кадәр административ штраф салынуга сәбәп була.
Дәүләт хакимиятенең вәкаләтле органнарының, җирле үзидарә органнарының ЛесЕГАИСка мәгълүмат тапшырмавы яки үз вакытында тапшырмавы, шулай ук күрәләтә ялган мәгълүматлар тапшыруы биш меңнән егерме мең сумга кадәр административ штраф салынуга сәбәп була.
Агач материалын исәпкә алу тәртибен бозган өчен административ штраф каралган: вазыйфаи затларга – егерме биш меңнән утыз биш мең сумга кадәр; юридик затларга – ике йөз меңнән дүрт йөз мең сумга кадәр.
Урман законнарының агач материалын мәҗбүри рәвештә тамгалау өлешендәге таләпләрен бозу вазыйфаи затларга – агач материалын конфискацияләп яисә ансыз гына, утыз меңнән кырык мең сумга кадәр; юридик затларга – агач материалын конфискацияләп яисә ансыз гына, өч йөз меңнән биш йөз мең сумга кадәр күләмдә административ штраф салынуга сәбәп була.