2017 елның 13 гыйнварында Балтач ДТКТ белгечләре Сосна урта белем бирү мәктәбендә махсус сакланучы табигый территорияләргә багышланган ачык дәрес үткәрделәр. Экология дәресе кысаларында "2016 елгы парклар маршы" акциясендә җиңүчеләргә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы бүләкләре тапшырылды.
2017 елның 12 гыйнварында Балтач ДТКТ хезмәткәрләре Карадуган урта мәктәбендә махсус сакланучы табигый территорияләр елына багышланган ачык дәрес үткәрде. Чара барышында укучыларга (“2016 елгы парклар маршы” акциясендә җиңүчеләргә) Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы бүләкләре тапшырылды.
Тыюлыклар һәм милли парклар көнендә ил буйлап "Тыюлык дәресе" старт алды. Акция кысаларында "Зөя буйлары" ДТКТ белгечләре Буа районы Яңа Тинчәле авылы урта мәктәбендә ачык дәрес үткәрделәр. Укучыларны "Зөя буйлары" тыюлыгының эшчәнлеге белән таныштырдылар, шулай ук милли парклар һәм тыюлыклар: беренче махсус сакланучы табигый территориянең кайчан һәм кем тарафыннан оештырылуы, заказникларның, милли паркларның һәм тыюлыкларның бер-берсеннән нәрсәсе белән аерылуы хакында сөйләделәр.
"Россиякүләм тыюлыклар һәм милли парклар көне" – экологлар календаренда чагыштырмача яңа дата. Аны 1997 елдан башлап билгеләп үтә башладылар. Нәкъ менә шул елда "Кыргый табигатьне саклау үзәге" белән "Бөтендөнья кыргый табигать фонды" ел саен Россия Федерациясендә "Тыюлыклар һәм милли парклар көне"н билгеләп үтү тәкъдиме белән чыктылар. 11 гыйнвар көне юктан гына сайлап алынмаган, бу көнне 1916 елда Россиядә беренче – Баргузин дәүләт тыюлыгы оештырыла. Аның территориясендә Долина Гейзеров дигән могҗизалы урын бар.
2020 елга кадәр Россиядә 11 яңа тыюлык, 20 милли парк һәм 3 федераль заказник оештыру күздә тотыла.
Татарстан Республикасында бүген 174 махсус саклаунчы табигый территория (МСТТ) бар, аларның гомуми мәйданы 168,85 мең гектар тәшкил итә. Шул рәвешле, ТРда МСТТ өчен бүлеп бирелгән җирләрнең күләме Татарстан Республикасы мәйданының 2,48%ын тәшкил итә. 25 МСТТ "заказник" категориясенә карый, аларның 11ендә үз хакимиятләре бар. Моннан тыш, Татарстан Республикасында 144 табигый ядкәр исәпләнә.
Махсус сакланучы табигый территорияләрдә уникаль ландшафтлар һәм күп төрле хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы беренчел халәтендә саклана, бу исә күп кенә, бер өлеше бары тик тыюлыкларда, заказникларда һәм табигый ядкәрләрдә генә яшәүче кыргый хайваннарны саклап калырга булыша.
Арча муниципаль районының "Лесхоз УГБМ" МБМ учреждениесендә "Урман уңышы" акциясенә йомгак ясалды. Ылыслы токым күркәләрен җыю һәм булачак урманнарны торгызу өчен орлык әзерләү чараларын, Мәктәп урманчылыгы советы белән берлектә, "Арча урман хуҗалыгы" ДБУ белгечләре оештырды. Акция нәтиҗәсендә 1349 кг нарат һәм чыршы күркәсе җыеп алынды. 10, 6, 7, 4, 8 сыйныфларда укучылар урман уңышын җыюда аеруча зур активлык күрсәтте. "Урманнарыбыз өчен гайре табигый булмаган уңышлы ел булды, шуңа да ылыслы токым агачларының орлык запасларын тулыландыру өчен табигатьнең юмарт бүләгеннән файдаланмау дөрес булмас иде. Ылыслы урманнар зур тизлек белән киселә, әлбәттә инде, югалтуларны тулыландыру өчен табигый үсеш җитәрлек дәрәҗәдә түгел, чөнки урманны яңадан үстерү өчен чәчүлек материал запаслары таләп ителә дә инде", – дип билгеләп үтте мәктәп урманчылыгы җитәкчесе Ф.Н. Гайнанова. Җыелган күркәләрне яшь урманчылар Сорнар кишәрлеге урманчылыгына тапшырды.
Ылыслы яшь агачларны саклау һәм аларны законсыз кисүләрдән йолып калу буенча кирәкле чараларны башкару максатларында яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан, 2016 елның 2 ноябреннән башлап, яңа ел чыршыларын (наратларны) сату-алу турында шартнамә төзү хокукын сату буенча аукцион үткәрелде. Аукционга гомуми 285,4 мең сумлык 16,5 мең данә ылыслы агач, 43 тонна ылыслы ботак куелган иде.
Белгечләр тарафыннан урманчылыкларда эшләүчеләр исәбеннән мобиль патрульлек төркемнәре төзелде. Урман кишәрлекләрендәге патрульлек эшләре РФ ЭЭМның ТР буенча территориаль органнары хезмәткәрләре белән берлектә башкарылды. 2016 елның декабрендә инспекторлар һәм урманчылар тарафыннан барлыгы 1116 рейд үткәрелде, аларның 18е буенча чыршыларны һәм башка ылыслы токымнарны законсыз кисү очраклары ачыкланды. Бу чорда киселгән агачлар күләме 20 данә тәшкил итте. Китерелгән зыянның гомуми күләме – 48,3 мең сум.
Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгында һәм аңа буйсына торган учреждениеләрдә 2016 елның 30 декабреннән башлап 2017 елның 9 гыйнварына кадәрге чорда җаваплы вазифаи затларның кизү торучанлыгы оештырылды;
- учреждениеләрнең административ биналарын террорга каршы яклау һәм аларда иминлек тәэмин итү буенча чаралар комплексы башкарылды;
- учреждениеләрнең территорияләрен контрольдә тоту-кертү режимы, аларга керә торган автотранспортларны тикшерү эшләре көчәйтелде. Учреждениеләрнең территорияләренә чит-ят автомобильләрне кую тыелды, аларда хуҗасыз транспортлар барлыкка килү күренешләренә махсус игътибар бирелде;
- учреждениеләрдәге хезмәткәрләр һәм сак хезмәтләре белән югары иминлек чараларын үтәү буенча өстәмә инструктажлар үткәрелә;
- кизү торучы хокук саклау органнары һәм коткару хезмәтләре белән хезмәттәшлек оештырылды.
31 декабрь көнне Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең җитәкчеләре белән 2016 елдагы чаралар планы үтәлешенә якынча йомгак ясалды. Татарстан Республикасы территориясендә ел дәвамында бер генә урман янгынына да юл куелмаган Россия Федерациясе субъектларының берсе булып тора, дип билгеләп үттеләр киңәшмәдә. Уңай динамика менә инде 6 ел саклана. Республикадагы урман фондының 15%ы (Әгерҗе, Азнакай, Аксубй, Бөгелмә, Яшел Үзән, Нурлат, Шәһәр яны, Саба урманчылыгы) кадастр исәбенә алынуы хакында да искәртеп уздылар.
Быел Министрлыкка буйсынучы учреждениеләр тарафыннан 1596 гектар урман культуралары утыртылды, 2180 гектар эрозиягә каршы яклаучы урман утыртмаларына нигез салынды. Үз чиратында төп урман тәшкил итүче токымнарның орлыклары җыеп алынды – 4307 кг.
Күзәтчелек чаралары нәтиҗәсендә урман фонды территориясендә ылыслы агачларны законсыз кисүнең 5 очрагы ачыкланды. 1 законсыз кисү очрагына бәйле эш материаллары хокук саклау органнарына җибәрелде, 4 эш административ тәртиптә карала.
Яңа ел чыршысына ылыслы агачларны законсыз кискән өчен салынган зыян һәм штраф күләмнәре турында исегезгә төшерәбез.
Яңа ел чыршылары өчен ылыслы токым агачларын законсыз кисүдә гаепле дип танылган гражданнар, вазифаи затлар һәм юридик затлар урман хуҗалыгына салынган зыянны капларга һәм 2001 елның 30 декабрендәге № 195-ФЗ – Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турында кодексының 8.28 статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тартылырга тиеш.
1 бүлек нигезендә (Агачларны, куакларны яки лианаларны законсыз кисү, аларга зыян салу яки казып алу) түбәндәгечә административ штрафлар салу каралган:
- гражданнарга: 3,0 мең сумнан 4,0 мең сумга кадәр;
- вазифаи затларга: 20,0 мең сумнан 40,0 мең сумга кадәр;
- юридик затларга 200,0 мең сумнан 300,0 мең сумга кадәр.
2 бүлек нигезендә (Механизмнардан, автотранспорт чараларыннан, үзйөрешле машиналардан һәм башка төрле техникалардан файдаланып кылынган шул ук гамәлләр, әгәр дә бу гамәлләрдә җинаять җәзасына тарту гамәлләре каралмаса) түбәндәгечә административ штрафлар салына:
- гражданнарга: 4,0 мең сумнан 5,0 мең сумга кадәр;
- вазифаи затларга: 40,0 мең сумнан 50,0 мең сумга кадәр;
- юридик затларга 300,0 мең сумнан 500,0 мең сумга кадәр.
3 бүлек нигезендә (Белә торып законсыз әзерләнгән агачны сатып алу, саклау, бер урыннан икенче урынга ташу яки сату, әгәр дә бу гамәлләрдә җинаять җәзасына тарту гамәлләре каралмаса) түбәндәгечә административ штрафлар салына:
- гражданнарга 5,0 мең сум;
- вазифаи затларга 50,0 мең сум;
- юридик затларга 400,0 мең сумнан 700,0 мең сумга кадәр.
Административ штраф салынудан кала законсыз киселгән агач Росимущество аша сату, аукционда сату өчен тартып алына (конфискацияләнә).
Моннан тыш, Татарстан Республикасы территориясендә яңа ел чыршысына Пихталарны әзерләү тыела.
"Чыршы" операциясе 2016 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
2016 ел Россиядә "Урман торгызу елы" буларак игълан ителде һәм урман торгызу эшләренә аеруча зур игътибар бирелде. Россия Федерациясе территориясендә 2016 елда гомуми 781,1 мең гектар җирдә, шул исәптән арендага бирелгән урман кишәрлекләрендә – 636 мең гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылды, бу планның 102,2%ын тәшкил итә. Боларга өстәп, 178,4 мең гектарда ясалма урман торгызу, 17,3 мең гектарда катнаш урман торгызу эшләре башкарылды.
Урман торгызу буенча иң күп эшләр Иркутск өлкәсендә – 121 мең гектар мәйданда, Архангельск өлкәсендә – 62,7 мең гектарда, Хабаровск краенда – 51,7 мең гектарда, Вологодск өлкәсендә – 50,3 мең гектарда, Красноярск краенда – 46,8 мең гектарда, Коми Республикасында – 33,8 мең гектарда, Пермь краенда – 31,9 мең гектарда, Киров өлкәсендә – 29,8 мең гектарда, Бурят Республикасында – 27,1 мең гектарда, Амур өлкәсендә 22,6 мең гектарда башкарылган.
Липецк өлкәсе, Нижегородск өлкәсе, Мәскәү өлкәсе, Башкортостан Республикасы, Сахалин өлкәсе, Тверь өлкәсе, Тамбов өлкәсе, Ленинград өлкәсе, Новосибирск өлкәсе һәм Карелия Республикасы урман торгызу эшләрен тулы күләмдә үтәүче иң яхшы ун РФ субъекты исемлегендә.
Урман торгызу эшләрен тулы күләмдә үтәмәгән иң начар РФ субъектлары унлыгында: Приморск крае – план 56,7%ка үтәлгән, Саха Республикасы (Якутия) – 59,3%, Мурманск өлкәсе – 61,3%, Свердлау өлкәсе – 63,4%, Калмыкъ Республикасы – 65,3%, Байкал арты крае – 69,6%, Рязань өлкәсе – 78,6%, Курган өлкәсе – 81%, Төмән өлкәсе – 87,4% һәм Алтай Республикасы – 89,0%.
Урман торгызу буенча билгеләнгән планны тулы күләмдә үтәмәүгә китергән төп сәбәпләрнең берсе урман торгызу эшләре күләменең урман әзерләү эшләре күләмнәреннән калышуы, бу, барыннан да элек, урта һәм кече урман әзерләү компанияләре хисабыннан. Алардагы техника белән бары тик яхшы торучы кышкы һава торышы шартларында, каткан грунтта гына агач кисү эшләрен башкарырга мөмкин, ә язгы-җәйге чорда бу җирләрдә алар урман торгызу эшләрен мөстәкыйль рәвештә башкара алмыйлар. Шул ук вакытта ел саен аренда җирләренең 35%ында урман җитештерү технологиясен бозу очраклары теркәлә.
"Урманнарны җитештерү елы" булган 2016 елга каралган чаралар планында күздә тотылучы урман торгызу эшләре Рослесхоз тарафыннан тулы күләмдә башкарылган, шул исәптән "Россиякүләм урман утырту көне" язгы акциясе һәм "Яшә, урман!" көзге акциясе, урман торгызу буенча актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышуларга багышланган Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясе һәм "Урман көнбагыштан башлана" Россиякүләм акциясе үткәрелгән.
Шулай ук "Урманнарны җитештерү һәм урман үрчетү буенча иң яхшы студент эше" Россиякүләм смотр-конкурсы, "Иң яхшы урман питомнигы" Россиякүләм смотр-конкурсы һәм "Куликово поле" дәүләт хәрби-тарихи һәм табигый музей-тыюлыгы территориясендә "Яшел имәнлек" акциясе уздырылган.
"Россиякүләм урман утырту көне" язгы акциясе кысаларында 18 мең гектардан артык җирдә, шул исәптән урман фондының 9,4 мең гектарында агач, 3,5 миллион кеше ярдәмендә 51 миллион үсенте утыртылган.
"Яшә, урман!" көзге акциясе кысаларында 6 мең гектардан артык җирдә, шул исәптән 1,5 мең гектар урман фонды җирендә һәм башка категориягә караучы 4,5 мең гектарда (парклар, скверлар, истәлекле утыртмалар һәм аллеялар) агач утыртылган, 1 миллион тирәсе кеше ярдәмендә 25 миллион яшь агачка яңа гомер бирелгән. Иң массакүләмле чаралар Белгород өлкәсендә (179 мең кеше), Мәскәү өлкәсендә (174 мең кеше), Кемерово өлкәсендә (100 мең кеше) башкарылган.
Россиядә урман торгызуда иң төп проблема урманнарны торгызу эшләренең тиешле күләмдә һәм сыйфатта башкарылмавына бәйле. 2014-2016 елларда Россиянең урман сәнәгате секторы үзагач әзерләү күләмнәрен тотрыклы үстергән, шул ук вакытта урманнарны җитештерү динамикасы үзагач әзерләү динамикасына туры килми. Ел саен Россиядә 1 миллион гектар җирдә тоташ кисүләр башкарыла, аның 80%ы – арендага тапшырылган урман кишәрлекләре.
"Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан урман торгызу эшләренең урманнарны киметү минимумына тигезләшергә тиешле булуы турында карар кабул ителде. Киселә торган урманнарны элек агач белән капланмаган тигез җирләрдә урман утырту бәрабәренә компенсацияләүне күздә тотучы "гектар өчен гектар" формуласы урман тармагында катнашучыларның барысы өчен дә төп постулатларның берсенә әверелергә тиеш. Россия Федерациясе субъектларының урманнар белән идарә итү органнарының һәм профильле федераль урман хуҗалыгы учреждениеләренең эшчәнлеген бәяләүдә урманлылык төп критерий булырга тиеш, дип карар ителде. Алар эшенең төп нәтиҗәсе булып Россия территориясендәге урманлы җирләрне арттыру күрсәткече торырга тиеш. Инде 2017 елга урман торгызу күләмнәрен 1 миллион гектарга кадәр арттыру – ягъни киселә торган урманнар күләменә тигезләү планлаштырыла", – диде бу хакта Россия Федерациясе табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик.