Азнакай районы урман хуҗалыгының 85 еллыгы уңаеннан "Азнакай урманчылыгы" ДКУ бинасында тарихи музей ачылу тантанасы булды. Тантаналы вакыйга уңаеннан чарага хакимият вәкилләре, урман хуҗалыгы ветераннары, аларның балалары һәм урманчылыкта һәм урман хуҗалыгында эшләүчеләр чакырылган иде. Тантана өлеше узганнан соң җыелыш булды, анда җитәкче-урманчы Кәшапов Илназ Рәшит улы, район башкарма комитеты рәисе урынбасары Хәннанов Рәмис Рәис улы, ТР атказанган урманчысы Галимов Альфир Габдрахман улы, Чатыртау кишәрлеге урманчысы Хәйдәров Айрат Салих улы, ветераннар чыгыш ясады. Музейны ачу инициаторы – җитәкче-урманчы И.Р. Кәшапов. Мәгълүматлар һәм материаллар җыю, тулаем алганда, кабинетны әзерләү эшләре белән Чатыртау кишәрлеге урманчысы А.С. Хәйдәров шөгыльләнде. Музей экспозициясендә күп кенә фотоматериаллар, китаплар, документлар архивы бар, шулай ук биредә Татарстан Республикасының атказанган урманчылары эшләрендә файдаланган кораллар саклана. Азнакай урманчылыгы белгечләре урман хуҗалыгы тарихына һәм Азнакай районының мәдәни хәтерен саклауга бәяләп бетергесез өлеш керттеләр.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре ИФО буенча Урман хуҗалыгы департаменты оештырган селектор киңәшмәсендә катнашты.
Утырыш видеоэлемтә рәвешендә узды, анда катнашучылар 2016 елда урманнарны саклау һәм яклау чаралары, 2017 елга булган бурычлар хакында сөйләште.
2016 елның урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чоры дәвамында Россия Федерациясе территориясендә барлыгы 11,02 мең урман янгыны теркәлгән, алар арасыннан 10,09 мең янгын очрагы урман фонды территориясендә барлыкка килгән, бу 2015 ел белән чагыштырганда 1,2 мең очракка ким. Ялкын телләре ялмап үткән гомуми мәйданнарның күләме 2016 елда 2,4 миллион гектар тәшкил итә, бу уртача биш еллык күрсәткечләрдән 1,5 мәртәбәгә ким.
Урман фонды территориясендә янгын булган җирләрнең мәйданы 2,2 миллион гектар тәшкил итә, 2015 елда исә бу күрсәткеч 2,6 миллион гектарга тиң булган. 2016 елда урманнарда барлыкка килгән янгыннардан китерелгән зыян күләме 3,8 мәртәбәгә киметелгән һәм якынча исәпләүләр буенча 15 миллиард сум тәшкил итә.
Урманнардагы янгыннарга бәйле иң катлаулы вәзгыять Иркутск өлкәсендә күзәтелгән, анда 668,8 мең гектар җирдә 1220 янгын сүндерелгән, Байкал арты краенда да шундый ук хәл – 276,8 мең гектарда 619 янгын чикләнгән.
Янгыннарга каршы көрәш исемлегендә Красноярск крае лаеклы рәвештә беренче урынны яулаган. Һава торышына бәйле рәвештә, 60 көннән артык тиешле күләмдә явым-төшем булмыйча торган, урманнарда янгын чыгу куркынычы буенча бик катлаулы шартларга карамастан, Россиядә урманнарда иң күп янгын очраклары барлыкка килгән чорда – 1462 янгын сүндерелде – Красноярск крае янгын ялмап үткән мәйданнары буенча нибары дүртенче генә – 214,2 мең гектар. Моңа өстәп, төбәктә, Федераль резервтан ярдәм сорамыйча, урман янгыннарына каршы үз көчләре белән көрәшә алганнар.
Түбәндәге районнарда уртача биш еллык күрсәткечләр белән чагыштырганда урман янгыннарына бәйле хәл яхшы якка үзгәргән:
Алтай Республикасы – 34 гектарда 10 янгын (янгын булган җирләрнең мәйданы 93 тапкыр кимегән);
Тыва Республикасы – 3 080 гектарда 76 янгын (янгын булган җирләрнең мәйданы 21 тапкыр кимегән);
Саха Республикасы (Якутия) – 14 879 гектарда 157 янгын (янгын булган җирләрнең мәйданы 38 тапкыр кимегән);
Төмән Республикасы – 354 гектарда 94 янгын (янгын булган җирләрнең мәйданы 11 тапкыр кимегән);
Омск өлкәсе – 924 гектарда 129 янгын (янгын булган җирләрнең мәйданы 30 тапкыр кимегән);
Ростов өлкәсе – 1 гектарда 2 янгын (янгын булган җирләрнең мәйданы 637 тапкыр кимегән);
Курган өлкәсе – 523 гектарда 247 янгын (янгын булган җирләрнең мәйданы 9 тапкыр кимегән);
Хакасия Республикасы – 462 гектарда 29 янгын (янгын булган җирләрнең мәйданы 10 тапкыр кимегән);
Самара өлкәсе – 12 гектарда 21 янгын (янгын булган җирләрнең мәйданы 6 тапкыр кимегән);
Пенза өлкәсе – 11 гектарда 18 янгын (янгын булган җирләрнең мәйданы 9 тапкыр кимегән);
Россия Федерациясенең 11 субъектында – Белгородск, Курск, Липецк, Орлов, Рязань, Тула, Әстерхан өлкәләрендә, Чечен, Карачай-Черкес, Ингушетия һәм Татарстан Республикаларында бер генә урман янгыны да теркәлмәгән. 10 төбәктә – Калининград, Воронеж, Калуга, Смоленск, Ростов өлкәләрендә, Адыгей, Мордовия, Удмуртия һәм Чуаш Республикаларында, Ставрополь краенда янгын ялмап үткән мәйданнарның күләме 10 гектардан ким.
Соңгы өч елда янгыннарга юл куймаган Белгородск өлкәсен, Курск өлкәсен, Чечен Республикасын, Татарстан Республикасын, территориясендә 1 гектардан ким җирдә янгын булган Тула өлкәсен аерым билгеләп үтәргә кирәк.
"Бүген урманнарны янгыннардан саклау вәкаләтләре төбәк дәрәҗәсенә тапшырылды, һәм, әлбәттә инде, бу губернаторларның җаваплылык зонасы булып тора. Кызганыч, әмма күп кенә төбәкләрдә – Иркутск өлкәсендә һәм Бурят Республикасында – хәлне гадәттән тыш дәрәҗәсенә җиткерү начар гореф-гадәткә әверелде. Шулай ук ГХ режимын нигезсез игълан итү тәҗрибәсенә дә игътибар юнәлтергә кирәк. Әйтик, мисал өчен, Бурят Республикасында 2016 елда ГХ режимы 104 көн дәвамында гамәлдә булды, һәм моның өчен күп очракта нигезле җирлек юк иде", – дип билгеләп үтте Россия Федерациясенең табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик.
Табигатьне яклау һәм урман байлыкларын арттыру максатында Минзәлә шәһәренең “№2 УГБМ” МБМУда шундый исем астында акция булып узды. 5 Б сыйныфында укучылар кул астындагы материаллардан чыршылар әзерләделәр һәм күргәзмә ясадылар. 8А сыйныфында укучылар укытучылары Г.М. Рәхмәтуллина, Р.Р. Зыяҗиева белән берлектә әлеге чарага багышланган әдәби кичә оештырдылар. Балалар шигырь сөйләде, җырлар җырлады һәм чыршы әзерләү буенча мастер-класслар күрсәттеләр. Чарада Минзәлә урманчылыгы вәкиле Илнур Әзгәт улы чыгыш ясады. Ул укучыларга урманчылык тарафыннан ылыслы агачларны саклау буенча үткәрелүче чаралар турында сөйләде, эшләгән эшләре өчен балаларга рәхмәтен җиткерде һәм хәерле гамәлләрдә һәр кешенең роле әһәмиятле булуы турында искәртте.
Питрәч районының Аркатово авылында башта чишмә була, җирле халык бирегә хуҗалык кирәк-яраклары өчен су алырга килә. Соңрак чыганакка төрле диндәге чирле кешеләр дәва эзләп килә башлый. 2001 елда чыганак янәшәсендә өлкәннәргә һәм җиде яшьтән олырак балаларга гореф-гадәтләрне үтәр өчен чукына торган кәшәнә торгызу турында карар кабул ителә. Кәшәнә хәйриячеләр белән гади кешеләрнең акчасына төзелә. Бәйрәм көннәрендә чыганак ягәшәсендә тәре сәфәрләре кылына. Быелның август аенда кәшәнә янып көл була.
Яңа кәшәнә-коенгыч Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов тарафыннан бүлеп бирелгән акчага торгызыла. Кәшәнәне торгызу өчен хәйриячеләр дә үзләреннән өлеш кертә, халык арасында акча җыела. Кәшәнәне Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры А.Ә. Нәзировның актив катнашында "Лаеш урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре торгыза.
19 декабрьдә чукына торган кәшәнә яктыртыла, ә 2016 елның 22 декабрендә рәсми рәвештә ачыла. Чарада Казан ш. беренче округы рухание Алексей ата, храм башлыгы батюшка Михаил, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, ТР Питрәч муниципаль районы хакимияте вәкилләре катнашты.
27 декабрьдә Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты тарафыннан оештырыла торган селектор киңәшмәсе булачак. Урман мөнәсәбәтләре өлкәсендәге белгечләр видеоэлемтә рәвешендә узачак киңәшмәдә түбәндәге мәсьәләләр хакында сөйләшәчәк:
1. 2016 елда урманнарны саклау чараларын үтәү, 2017 елга бурычлар. Субъектларның территорияләрендә урманнардагы янгыннарны сүндерү буенча җыелма планнар эшләү.
2. 2016 елда урманнарны яклау чараларын үтәү, 2017 елда корткычларны бетерү чараларын планлаштыру. "Урманнарны зыянлы организмнардан яклауны җайга салуны камилләштерү өлешендә Россия Федерациясе Урман кодексына үзгәрешләр кертү хакында" 30.12.2015 № 455-ФЗ Федераль законны тормышка ашыру.
Урман тармагында эшләүчеләрнең квалификациясен үстерү максатында Лубян урман-техника көллияте базасында "Урманны карау өчен заманча кече маханика техникасы, иминлекле эшләү ысуллары һәм саклагыч кием-салым, бензин коралы мисалында эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтү нигезләре" темасына өйрәтү-күрсәтү семинары узды. Чараның оештыручылары буларак Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм "Хускварна" ҖЧҖ катнашты. Дөнья чемпионатларында катнашу буенча урман аударучы спортчыларның РФ Җыелма командасы тренеры Александр Владимирович Гончаров, сортимент технологиясе һәм форвадерлар белән комплекслы эшләү буенча бензин пычкысы белән эшләүдә халыкара белгеч дипломына ия булган Владимир Леонидович Богданов семинарда катнашучыларга бензин коралының үсеш тарихы турында, агачны аударганда, түмәрләрне һәм ботакларны кискәндә бензопычкы белән эшләү техникасы, бензин коралы белән акыллы эш итү нигезләре һәм аның сафтан чыгуына бәйле типик хәлләр турында сөйләделәр. Теориядән соң урманда демонстрацияле рәвештә эшләп күрсәтү гамәлләре оештырылды:
- заманча кул бензокоралы ярдәмендә агач аудару;
- бензопычкылар белән эшләү өчен кием-салымның яклаучы үзенчәлекләрен күрсәтү;
- түбәнге янгынны сүндерү өчен ранец тибындагы кул һаваөрдергеченең эше.
Якынлашып килүче яңа ел һәм рыштуа бәйрәмнәре уңаеннан гражданнарга, шулай ук дәүләти һәм муниципаль вазифаларны, дәүләти һәм муниципаль хезмәт вазифаларын биләүче затларга, шулай ук аерым дәүләти һәм муниципаль оешма хезмәткәрләренә бүләкләр бирүгә һәм алуга карата законнарда билгеләнгән тыюларны саклау кирәклеге турында искәртәбез.
Вазифаи затның бүләк алуы мәнфәгатьләр каршылыгы барлыкка килү өчен шартлар тудыра һәм гамәлдәге Россия Федерациясе законнарында каралган җаваплылыкка тартылуга сәбәп була.
Уку елы уртасы. Ләкин инде бүгеннән үк чыгарылыш сыйныфларда укучылар алдында җитди бурыч тора: БДИ тапшырырга һәм үзең өчен белем алу йортын сайларга.
КДАУ доценты Ирек Сөнгатуллин белән "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ урманчылары җитәкчесе Равил Имангулов Әгерҗе районы мәктәпләрендә укучылар белән "Һөнәр сайлау" темасына әңгәмә үткәрде.
Укучыларга берничә юнәлеш тәкъдим ителде, алар арасында урман эше дә бар иде. Очрашуда катнашучылар белем алу шартлары һәм керү имтиханнары турында сөйләштеләр.
Арча районының Түбән Мәтәскә УГБ мәктәбендә "Кышын кошларны ашатыгыз" темасына чара һәм башлангыч сыйныфларда укучылар арасында иң яхшы җимлек ясаучы буенча традицион конкурс үткәрелде. Үсеп килүче яшь буын белән аралашу барышында кошларның кайчан һәм кайларда кышлавы, аларның терморегуляциясе хакында, аларның нәрсәләр белән туклануы, салкын чорда нинди азыкка мохтаҗ булулары турында сөйләштеләр. Чараның максаты – балаларның кошлар, аларның табигатьтәге роле, канатлы дусларга ярдәм кирәклеге турында белемнәрне тирәнәйтү. Чара ахырында җимлекләр конкурсына йомгак ясадылар, иң актив катнашучыларга дипломнар бирелде.