Утырышның көн тәртибенә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 26.09.2013 №‑1724‑р күрсәтмәсе белән расланган Россия Федерациясендә урманнарны куллану, саклау өлкәсендәге дәүләт политикасы нигезләренә ярашлы рәвештә Урман хуҗалыгын үстерү программасы, шул исәптән программаны тормышка ашыруның арендаланган һәм арендаланмаган урманнар өчен күрсәткечләрен аеру проблемаларын чишү кертелгән иде.
Конкурс республика гражданлык хезмәткәренең абруен күтәрү, дәүләти идарәнең алдынгы тәҗрибәсең тарату, иң оста һәм белемле хезмәткәрләрне ачыклау һәм кызыксындыру максатыннан үткәрелә. Министрлыкта төрле номинациядәге белгечләрнең кандидатуралары сайланды.
Алар сайлау турын үткәч, министрның беренче урынбасары Харис Мусин җитәкләгән комиссия Татарстан Президенты Аппараты үткәрә торган төп турда катнашасы кандидатларны билгели.
“Россия Аллеясы” проекты кысаларында тавыш бирү айдан артык бара. Ул кайсы үсемлекнең Россия төбәге символы булып, Акъярда (Севастопольдә) утыртылачагын билгеләргә тиеш. Ул агачлар Кырымда уникаль бакча-парк комплексын тәшкил итәчәк.
Бүгенге көндә Татарстан символы буларак тәкъдим ителгән агачлар арасында юкә (32%) һәм имән (29%) алда бара.
Төбәкләрнең яшел символын сайлау буенча халыкның ачык онлайн тавыш бирүе 31 августта төгәлләнә. Проектның максаты – илнең бердәмлеген ачык күрсәтү һәм төрле төбәкләрдә яшәүчеләрнең рухи бәйләнешең көчәйтү.
Тавыш бирү Акциянең АЛЛЕЯРОССИИ.РФ (ruspriroda.ru) рәсми сайтында үткәрелә.
Дәүләти урман политикасының мөһим бер өлеше булып урман төзекләндерү тора, ул Татарстан территориясендәге урманнарның торышын өйрәнү һәм исәпкә алу өчен кирәк. Республикабызда соңгы урман төзекләндерү 2000-2005 елларда уздырылган иде. Быел ул 15 урманчылык дәүләти казна оешмасында 509 мең гектар мәйданда үткәрелә. Аның өчен Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе бюджетларыннан 77 млн сум бүлеп бирелә.
Урман төзекләндерүнең кирәклеге урманнарны үзләштерү буенча аерым проектларның срогы чыгуга һәм “Кастамону Энтегре Вуд Индастри“ Төркия компаниясе тарафыннан МДФ, ОСБ һәм ДСП плитәләре җитештерү буенча “Алабуга” махсус экономика зонасында төзелә торган агач эшкәртү заводы (эре инвестиция проекты) эшли башлауга бәйле.
Республикада урман тармагының урта звено кадрларын әзерләүче төп уку йорты булган Лубян урман-техник колледжын (урман хуҗалыгы техникумын) төрле елларда тәмамлаучыларның быелгы очрашуына Татарстанның һәм Идел буеның барлык урманчылыкларыннан җыелдылар. Тантаналы митингта аларны ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин һәм колледж директоры Мулланур Гобәйдуллин тәбрикләде.
Урман хуҗалыгы техникумының 93 ел эшләү дәверендә анда 9 меңнән артык урман белгече әзерләп чыгарылган.
Узган уку елы Лубян урман-техник колледжы өчен уңышлы булды: ул “Россия Федерациясенең иң яхшы колледжлары” милли конкурсы лауреаты булды, аның студентлары бөтенроссия яисә региональ һөнәри һәм спорт ярышларында призлар һәм лауреат дәрәҗәләре яуладылар.
2012 елда Лубян урман хуҗалыгы техникумы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагына күчкәннән соң аның матди-техник базасы шактый яхшырды, студентлар урман кисү буенча практик күнекмәләрне заманча техникада – харвестер һәм форвардерда, ә агач әзерләү күнекмәләрен агач эшкәртү цехында алалар.
ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин колледж коллективына 20 компьютер бүләк итте. Аннары студентлар ашханәсе төзелеше белән танышты.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының бер төркем яшь белгечләре, яңадан абитуриент булып, Мари дәүләт политехник университетына керү экзаменнары тапшыра. Конкурсны уңышлы үткән очракта алар “Табигый ресурслар белән дәүләт идарәсе” программасы буенча икенче югары белем алачаклар.
ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев тармак оешмалары җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Көн тәртибендә – республиканың урман хуҗалыкларыннан “Кастамону Интейгред Вуд Индастри” заводы мәйданнарына агач әзерләп ташу иде.
Урманчылык җитәкчеләре һәм “Урман” дәүләти бюджет оешмалары директорлары министрга үз оешмаларында агач әзерләүнең һәм аны Урман транспорт компаниясе сортиментовозлары белән ташу турында сөйләделәр.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында тармак оешмалары белгечләренең бердәм тармак-ара электрон документлар әйләнеше системасында эшләү буенча семинар-киңәшмәсе булып узды. Министрлыкның оештыру бүлеге башлыгы Наилә Лонкина ТР Министрлар Кабинетының Документлар алып бару идарәсенең эшләр башкару бүлеге башлыгы Наталья Лебедева белән таныштырды. Семинарда документлар белән эшләгәндә барлыкка килә торган мәсьәләләр, документларны эш башкаруның гамәлдәге нормаларына туры китерү, оештыру-күрсәтмә документларын бердәм тармак-ара электрон документлар әйләнеше системасында исәпкә алу, теркәү һәм тарату мәсьәләләре каралды.
Лубян урман-техник колледжын төрле елларда тәмамлаучыларның традицион очрашуы 9 августта 10.00 сәгатьтә үткәрелә.