ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Студент отрядларының республика үзәге урманнарны төзекләндерү отрядларын оештыру белән генә түгел, яшьләр һәм мәктәп балалары арасында һөнәр сайлау һәм хезмәт тәрбиясе белән дә шөгыльләнә. Хезмәт һәм ял лагерының беренче чатырлары Шәһәр яны урманчылыгында корылды. “Урман сакчылары” лагерының бу нәүбәтендә урманнарга һәм урман питомникларына хуҗалык ярдәме, спорт ярышлары, ял кичәләре каралган. Беренче отрядка мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр, урман экологиясе һәм тормышы белән кызыксынучы башка мәктәп укучылары кертелде.

“Урман сакчылары” белән ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев та очрашып сөйләште.

Проектта Татарстан Республикасыннан партнерлар булып Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тора.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында тармак оешмалары җитәкчеләре һәм урманнардан файдалану бүлеге белгечләре катнашында узган эш киңәшмәсендә Арча, Буа, Ары, Мамадыш, Норлат, Идел буе, Тәтеш һәм Чирмешән урманчылыклары территориясендә урман төзекләндерү эшләрен үткәрү тикшерелде.


6
август, 2014 ел
чәршәмбе

“Россия аллеясы” бөтенроссия патриотик акциясе кысаларында тавыш бирү урта ноктага җитте. Татарстанның теге я бу үсемлеге өчен инде 25 меңнән арты тавыш бирелгән.

Иң күп тавыш җыючылар – юкә (32%) һәм имән (28%): нәкъ менә шуларны күпчелек татарстанлылар республиканың яшел символы дип танырга тели.

Нарат буенча хәлләр кызыклы гына. Ул тавыш бирү башында алдынгы иде, тик хәзер нибары 15%ка калды.

“Россия аллеясы” бөтенроссия акциясе кысаларында илнең яшел символларын сайлау буенча җәмәгатьчелекнең ачык онлайн тавыш бирүе 2014 елның 31 августына кадәр бара.

Тавыш бирү Акциянең АЛЛЕЯРОССИИ.РФ (ruspriroda.ru) сайтында үткәрелә. Тавыш бирү өчен теркәлергә кирәкми.

Узган ял көннәрендә һава эссе торды, әмма республикада урман янгыннарына юл куелмады. Урман фондына көне буе патрульлек ителә, Урман янгыннары үзәгенең диспетчерлык хезмәте тәүлек әйләнәсенә эшли

Урманнарның торышын 400 кешедән торган 150 хәрәкәтчән төркем контрольдә тота. Урманнар билгеләнгән маршрутлар буенча җирдән һәм һавадан каравыллана.

Утырышның көн тәртибендә – Урман хуҗалыгын үстерү программасын 2030 елга кадәрге дәвердә Россия Федерациясендә урманнарны куллану, саклау һәм яңадан торгызу өлкәсендәге дәүләт политикасы нигезләренә ярашлы рәвештә камилләштерү, шул исәптән программаны тормышка ашыру күрсәткечләрендә арендаланган һәм арендаланмаган урманнарны аеру проблемасын чишү.

Совет әгъзалары шулай ук Россиянең милли урман мирасын төзү: индустриаль үзләштерелми торган урманнарны бүлеп алу һәм саклау мәсьәләсен тикшерәчәкләр.


5
август, 2014 ел
сишәмбе

Республика урманчылыкларында дүртенче ел инде урманнарны төзекләндерү буенча студент отрядлары эшли. “Урман патруле” отрядының үзенчәлеге шунда ки – анда катнашучылар барысы да урман профильле уку йортларыннан: Лубян урман-техник колледжыннан, Зәй политехник колледжыннан һәм Казан аграр университетыннан тупланган. Күбесенең урманда сигез сәгать эшләве, вуз җитәкчелеге белән килешенү буенча, җитештерү практикасы дип тә санала. Шәһәр яны урманнарын санитар чистарту 10 мең гектардан артык мәйданда башкарыла.

“Урман патруле” отряды белән очрашуга ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев килеп, эш, көнкүреш һәм ял шартлары белән кызыксынды. Студентлар аңа Шәһәр яны урманчылыгы территориясен һәм юл буйларын коры-сарыдан, чүп-чардан чистартулары турында сөйләделәр. Отрядның шундый эшләре яңа уку елы башланганчы барачак.

Тыюлык башлыгы Әһли Фәйзуллин һәм башка белгечләр мәктәп яны һәм савыктыру лагерьларындагы балалар өчен экологик экскурсияләр үткәрәләр, анда аларны үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы белән таныштыралар.

1нче категорияле белгеч Әлфия Нуриманова Кичкетаң авылының “Кояшкай” бакчасы балалары өчен “Тере табигать дәресе” үткәрде. Балалар “Гаҗәеп күбәләкләр дөньясында” булдылар, урман агачлары һәм куаклары, анда яшәүче кошлар белән таныштылар.

РФ Дәүләт Думасы, ТР Экология министрлыгы вәкилләреннән торган эш төркеме республика урманчылыкларында булып китте. Норлат мәктәп урманчылыгында аларны эчтәлекле программа белән каршы алдылар. “Урман метросы” дип аталган бәйрәмдә кунаклар һәм балалар “Ботаника” станциясендә ылыслы агачларны таныдылар, “География” станциясендә төбәкнең үсемлекләрен бәян иттеләр, “Математика” станциясендә 1 гектар урманда ничә кубометр агач барлыгын исәпләделәр. Ә иң үзенчәлеклесе – “Театр” станциясе булды: анда “Гөмбәле республика” командасы президент булырга омтылган һәр депутатны аерым бер гөмбә итеп сүрәтләде, ул депутат анда үз экологик программасын сөйләргә тиеш булды.

Кунаклар мәктәп урманчылыгының, шулай ук Татьяна Ивановна Чибидина җитәкләгән Урман музееның эшенә югары бәя бирделәр.

Акция Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлангычы белән үткәрелә. Элекке укучыларның күбесе, эшләре күп булса да, үз мәктәбенә булышырга да вакыт таба. Урманчылар да шундый: күп кенә авыл һәм урман мәктәпләренә ремонт өчен төзелеш материаллары, территорияләрне яшелләндерү өчен үсентеләр бирәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International