ЯҢАЛЫКЛАР


4
август, 2014 ел
дүшәмбе

Конкурсның төп максаты булып халыкка күрсәтелә торган дәүләти, муниципаль һәм социаль хезмәтләрне электрон рәвештә алу белән кызыксындыру тора. Анда катнашу өчен Министрлыкның барлык белгечләре дә Порталда шәхси кабинет ачтылар. Атна саен түләүле хезмәтләр буенча баллар санала. Конкурска йомгак ел азагында ясалачак.


3
август, 2014 ел
якшәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев “Кастамону Энтегре Вуд Индастри” заводына агач ташу буенча киңәшмә үткәрде. Анда эшкә бәйле башка мәсьәләләр дә каралды.


1
август, 2014 ел
җомга

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы бинасында “Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларының сулык саклау зоналарына урман утырту, шулай ук Татарстан Республикасында “Россия имәнлекләре” фәнни-җитештерү үзәге төзү” дигән темага киңәшмә үткәрелде. Анда БМОның ЮНИДО проектының Россиядәге милли координаторы Б.М.Мельничук, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгыннан, Татарстанның 20дән артык иҗтимагый экологик оешмасыннан вәкилләр, журналистлар катнашты.

Проектны Татарстан Республикасының иҗтимагый экологик оешмалары, галимнәре уңай бәяләде.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән Мәхмүтов Рәмил Мөхәммәтович, үз ихтыяры буенча, РФ Хезмәт кодексының 1нче ө. 3 пунктында һәм “РФ дәүләти гражданлык хезмәте турындагы” ФЗ 33 ст. 1нче ө. 3 пунктында каралган нигезләмәләр буенча ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары вазифасын башкарудан бушатылды.


30
июль, 2014 ел
чәршәмбе

Тере Троица чиркәве тиешле срокларда тапшырылды, 2013 ел азагында зыян күргән православие храмнарын яңадан торгызу дәвам итә. Хәзерге вакытта ”Әлмәт-урман” һәм Кызыл Йолдыз-урман” дәүләти казна оешмалары бизәү эшләрен төгәлләп килә. Йола корылмалары Казан епархиясенә август азагында – Республика көне алдыннан тапшырылачак.


29
июль, 2014 ел
сишәмбе

Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы (Рослесхоз) югары уку йортларының студент һәм аспирантлары арасында урманчылык законнарын хокукый куллану мәсьәләләре буенча иң яхшы эшләргә халыкара конкурс үткәрә.

Конкурста беренче урынны алган өчен 50 мең сум, икенче урын өчен – 30 мең сум, өченче урын өчен – 15 мең сум премия һәм дәрәҗәле дипломнар биреләчәк.

Бу конкурста Казан дәүләт Аграр университеты студентларының эшләре дә катнаша.


24
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

“Башваткыч” программасы редакциясе Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгы оешмаларында эшләүче өч кешене урманчылык, флора һәм фауна буенча белемнәрен кроссворд чишүдә күрсәтергә чакырды. Алар анда белемнәрен генә түгел, иҗади осталыкларын да күрсәттеләр – урман турында табышмаклар әйттеләр, җыр җырладылар.

“Башваткыч” программасы эфирга һөнәри бәйрәм – урманчылар көне алдыннан чыга.


23
июль, 2014 ел
чәршәмбе

Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев эш визиты белән Австрия республикасында булды һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасының индустриаль үсеш (UNIDO) буенча генераль директоры Филипп Шолтес (Philippe R.Scholtes) әфәнде белән очрашты. Алар ЮНИДО һәм Глобаль экология фонды белән бергә Татарстанның эре елга буйларындагы сулык саклау зоналарына урман утырту проектын тикшерделәр.

Визит барышында Наил Мәһдиев Австрия Җир, урман хуҗалыгы, әйләнә-тирәлек һәм экология министрлыгының Урман хуҗалыгы департаменты директоры урынбасары Johannes Shima әфәнде белән дә очрашты, анда Татарстанның урман хуҗалыгы турында доклад укыды.

2014 елның 17-18 июлендә Германиянең Мюнхен шәһәрендә узган INTERFORST-2014 халыкара күргәзмәсе кысаларындагы “Генетика, урман утырту һәм яңарту, климат үзгәрешләре” дигән Россия-Германия фәнни конференциясендә катнашып, Татарстан урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев “Россия имәнлекләре” фәнни-җитештерү үзәген төзү перспективалары һәм аның Россия Федерациясе имәнлекләрен саклау һәм тергезүдәге роле” дигән темага доклад ясады.

Урманчылык эшчәннәре ел саен урман корылмалары планлаштыру, төзү һәм урнаштыру буенча зур эш башкаралар. 2013 елда республиканың урман фондында 135, ә быел 130 яңа ял урыны булдырылды. Һәр шундый кече архитектура корылмасы үзенчәлекле һәм табигый стильдә эшләнгән. Барысы да автомагистральләр буендагы урман яланнарына куелган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International