ЯҢАЛЫКЛАР


18
июль, 2014 ел
җомга

Делегация составында шулай ук Карелия башлыгы урынбасары, Карелиянең Россия Федерациясе Президенты каршындагы даими вәкиле Михаил Соколов һәм Карелия табигатьтән файдалану һәм экология министры Виктор Чикалюк бар.

Кунак итү программасында – Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы оешмаларында очрашулар, танышулар, тәҗрибә уртаклашулар.

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм БМОның индустриаль үсеш буенча Глобаль экология фонды (ЮНИДО) арасында икеяклы хезмәттәшлек кысаларында урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Германия Азык-төлек, авыл хуҗалыгы һәм кулланучылар хокукларын яклау федераль министрлыгы тарафыннан дүрт елга бер үткәрелә торган 12нче INTERFORST-2014 халыкара күргәзмәсендә катнаша.

Мюнхенда узучы INTERFORST-2014тә агач эшкәртү өлкәсендәге заманча технологияләр күрсәтелә. Күргәзмә белән янәшә фәнни конференцияләр дә үткәрелә. Россия-Германия урман фәнни конференциясе планына министр Наил Мәһдиевның чыгышы да кертелгән.


15
июль, 2014 ел
сишәмбе

“Россия аллеясы” бөтенроссия патриотик акциясе кысаларында үткәрелә торган интернет аша тавыш бирүдә Севастопольнең Җиңү паркында корылачак беренче Россия аллеясында Татарстан символы буласы үсемлек билгеләнә. ruspriroda.ru порталында иң күп тавышлар сабакчалы имәнгә бирелгән, аның артыннан юкә һәм нарат килә.

Тавыш бирү 31 августка кадәр барачак.

Студент отрядларының республика үзәге урманнарны төзекләндерү буенча “Яшел патруль” отрядлары оештыру белән генә түгел, яшьләргә һәм мәктәп балаларына һөнәри юнәлеш һәм хезмәт тәрбиясе бирү белән дә шөгыльләнә. Беренче хезмәт һәм ял лагеры Матюшино участок урманчылыгында ачылды. Лагерь сменасы программасында – урманга һәм урман питомнигына хуҗалык ярдәме, спорт ярышлары, ял кичәләре. Беренче отрядка мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр, шулай ук экология һәм урман тормышы белән кызыксынучы башка мәктәп балалары кертелде.

Германиянең Мюнхен шәһәрендә 16-19 июльдә 12нче Халыкара урман индустриясе күргәзмәсе үткәрелә. Ул фәнни конференцияләр һәм махсус тамашалар белән үрелеп барачак.

Татарстан урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиевка күргәзмә карарга чакыруны Дрезден шәһәренең Техник университеты профессорлары Альбрехт Бемман һәм Свена Вагнер, Берләшкән Милләтләр Оешмасының индустриаль үсеш буенча ЮНИДО (United Nations Industrial Development Organization) штаб-квартирасы вәкиле Кристиан Сюзан әфәнде җибәргән, алар үзләре Татарстан урманчылыкларында берничә тапкыр булганнар иде инде.


14
июль, 2014 ел
дүшәмбе

Православие храмнарын яңадан торгызган өчен Казан епархиясе идарәчесе, Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиевка “Изге чиркәү хакына зур иҗтиһат өчен” Рәхмәт хаты тапшырды.


13
июль, 2014 ел
якшәмбе

Быел Лубян урман-техник колледжында урта һөнәри белем дипломнарын 72 даими укучы һәм 19 читтән торып укучы студент алды. Колледж “Урман һәм урман-парк хуҗалыгы”, “Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше”, “Экономика һәм бухгалтерия хисабы” белгечләрен әзерли.

Киңәшмәдә Наил Мәһдиев тармак оешмалары җитәкчеләренең колледждан эшкә юнәлтелүчеләр, колледжга укырга керүгә кандидат булган абитуриентлар буенча хисапларын тыңлады.

2014 елда Лубян урман-техник колледжы “Россия Федерациясенең иң яхшы колледжлары” милли конкурсы лауреаты булган иде. Узган 93 елда монда 8822 урман мастеры, урманчы ярдәмчесе, урман саклау инженеры, бухгалтер һөнәри белем алып чыккан, күбесе Татарстанда, Удмуртиядә, Чуашстанда, Киров өлкәсендә эшләгән һәм эшли.

Быел Татарстан июнь азагында Киров шәһәрендә узган “Урман кисүче – 2014” бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында беренче тапкыр катнашты. Беренче катнашуга һәм Россиянең барлык төбәкләреннән килгән тәҗрибәле көндәшләр күп булуга карамастан, Татарстан урман кисүчеләре – “Урман” дәүләти бюджет идарәсенең җыелма командасы уңышлы чыгыш ясады.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының рәхмәт хатларын һәм кыйммәтле бүләкләрен министр Наил Мәһдиев команда капитаны, “Нурлатлес” идарәсе директоры Спартак Еливановка, Саба урман хуҗалыгы һәм “Нурлатлес” идарәсе мастерлары Станислав Марининга, Николай Гришаковка, Рәмил Закировка, Иван Дружковка, Валерий Ивановка тапшырды.


10
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

10 яшь белгеч (икесе кызыл диплом иясе) Татарстанның һәм Россиянең Казан, Яшел Үзән, Чаллы һәм башка шәһәрләрендәге урман индустриясе һәм агач эшкәртү предприятиеләрендә эшләргә әзер. Алар арытаба агач эшкәртү, яңа материаллар, агач эшләнмәләр булдыру һәм аларны камилләштерү эшенә кушылачак.

“Агач материаллар эшкәртү” кафедрасын тәмамлаучыларга дипломнар тапшырганда урманчылыкның эшләр идарәчесе Гадел Галиуллин: республиканың урман индустриясе комплексы урман хуҗалыгы белән бергә үсә. Зур һәм заманча Kastamonu Integre агач эшкәртү заводын төзү төбәгебезнең урман индустриясе комплексын үстерүдә яңа баскыч булып тора. Аның артыннан йорт җиһазлары чыгара торган предприятиеләр дә төзелер, һәм димәк университет тәмамлаучылар өчен яңадан-яңа эш урыннары да булыр, дип белдерде.

хуҗалыгы министрлыгы җитәкчеләренә рәхмәт белдерде

150дән артык кеше, олысы-кечесе, Алабуга урманчылыгының Боровецк урманында сәламәт яшәү рәвеше күнекмәләрендә, спорт ярышларында катнашу, үз талантларын әдәби-музыкаль кичәдә күрсәтү өчен җыелды.

Слетта катнашучылар 400 ылыслы агач утыртты, үсентеләрне Алабуга урманчылыгы бирде.

Слет азагында театраль Иван Купала бәйрәме уздырылды, аңа барысы да җәлеп ителде. Кайтыр алдыннан алар урман территориясен чистарту өмәсендә катнаштылар, җыелган чүп-чар полигонга озатылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International