“XXI гасырның Бежин болыны” туристик-рекреацион ландшафт паркы бөтенроссия акциясе дәвам итә.
Красноярскида Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының урманнардан файдаланган өчен түләүләр керү һәм недоимканы киметү мәсьәләләренә багышланган күчмә утырышы булып узды.
Килеп туган хәлне тикшерүгә Себер федераль округыннан илледән артык белгеч, шулай ук Федераль салым службасы һәм Суд приставларының федераль службасы вәкилләре җыелды.
Киңәшмәне ачканда Рослесхоз башлыгы урынбасары Анатолий Булдаков: урман ресурсларыннан файдаланган өчен недоимка проблемасы федераль кимәлдә аерым контрольдә тотыла, ә төбәкләргә административ түләүләр буенча эшне көчәйтергә кушылган, дип белдерде.
Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Кырым Республикасы Урман һәм ау хуҗалыгы комитеты арасында даими эшчәнлек алып барыла, Комитетны һәм Бакчасарай районы урман хуҗалыгы предприятиеләрен Россия Федерациясе Урман кодексы юрисдикциясенә кертү буенча тиешле күрсәтмәләр бирелә.
Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы делегациясенең Кырым Республикасы Бакчасарай районына 2014 елның 18-20 апрелендә булган визиты вакытында Татарстан Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә чәчеп сынау өчен 2 кг кырым нараты орлыгы алынган иде. Ул орлыклар 122.4 кв.м мәйданда утыртылды, аларга автомат рәвештә су сибелә, шытымнар тәрбиядә тотыла.
Уз чиратында Кырым урманчылары “Бакчасарай урман хуҗалыгы” ДП эшчәннәренең Бакчасарай шәһәрендә утыртылган истәлек үсентеләрен җәй буе карап тотулары турында хәбәр иттеләр.
2013 елның көзенә Мамадыш районы Албай авылында православие гыйбадәт корылмаларына явызларча ут төртүдән соң Кама урманчылыгы һәм “Камалес” дәүләти бюджет оешмасы хезмәткәрләре Изге Элгәр Иоан Туымы чиркәвен яңадан кордылар. Аны ачу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
Хәзерге вакытта Балык Бистәсе районы Керәшен Казилесе авылында тагын бер чиркәү төзелеп бетеп килә. “Кызыл Йолдыз урманчылыгы” дәүләти казна оешмасы һәм “Кызыл Йолдыз урманы” дәүләти бюджет оешмасы эшчәннәре чаң манарасын коралар, түбә ябалар. Бу эшләр өчен “Кызыл Йолдыз урманы” 87 кубометр ылыслы агач тактасы һәм борысы әзерләп тапшырды.
Узган ял көннәрендә республиканың урман каравылы янгыннарга юл куймады.
Министрлыкның региональ диспетчерлык идарәсе пункты тәүлек буе эшли, дежур диспетчерның телефоны 8 (843) 221-37-95, Рослесхоз Федераль диспетчерлык хезмәтенең туры линияле бердәм номеры 8-800-100-94-00. Хәзергәчә Министрлыкның региональ диспетчерлык идарәсе пункты белгечләре республиканың Минзәлә, Буа, Чистай, Яңа Чишмә, Түбән Кама, Лениногорск, Алабуга, Биектау, Лаеш һәм башка районнарындагы авыл хуҗалыгы берәмлекләре җирләрендә 1174.22 га мәйданда 245 яну очрагын (контрольсез авыл хуҗалыгы яндыруларын) теркәде.
Шундый хәбәрләр килгәндә Министрлыкка караган оешмаларның көч һәм чаралары, утның урман массивларына күчүенә юл куймау өчен, шундук яну урынына чыгып китә. Аларның һәм ГтХМның янгын сүндерү службаларының үз вакытында эш итүе аркасында ут беркайда да урман массивларына күчә алмады.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Коррупциягә каршылык советы утырышында көнкүреш өлкәсендәге коррупция мәсьәләләре тикшерелде. Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислек итте; ТР Дәүләт Киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР министрлыклары һәм тармаклары җитәкчеләре катнашты.
Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында Байлар Сабасында мәктәп мәгарифен үстерүгә багышланган күргәзмә күрсәтелде. Аның республика урман хуҗалыгына багышланган бер стендын Саба урманчылыгы һәм Саба укыту-тәҗрибә урман хуҗалыгы әзерләгән иде. Арча, Буа, Кызыл Йолдыз һәм Шәһәр яны урманчылыкларының мәктәп урманчылыклары “Табигать варислары” дигән стенд күрсәттеләр, анда мәктәп яны кишәрлекләрендә үстерелгән яшелчә-җимешләр, рәсемнәр, йоннан эшләнгән әйберләр һәм башка иҗади эшләр куелган иде.
Мәктәп балаларын ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев тәбрикләде, соңра алар белән әңгәмәләр корды.
Семинар-киңәшмәне Урман хуҗалыгының җитәкче хезмәткәрләре һәм белгечләренең һөнәри осталыгын күтәрү бөтенроссия институты белән берлектә Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы үткәрә.
“Урман фонды җирләрендә кадастр эшләрен башкару. Проблемалар һәм чишелеш юллары” дип аталган киңәшмәдә Россия Президенты Администрациясеннән, башкарма хакимиятнең федераль һәм территориаль органнарыннан, Россия Федерациясе субъектларының урман мөнәсәбәтләре өлкәсендәге дәүләт хакимияте органнарыннан, федераль округларның урман хуҗалыгы департаментларыннан, “Рослесинфорг” федераль идарәсеннән вәкилләр катнаша.
ТР Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Саба районында 350 база мәктәбе директорлары секцияләрдә эшләячәк. 7 бәхәс мәйданында директорлар мәктәп мәгарифен үстерүнең көнүзәк мәсьәләләрен тикшерәчәкләр. Секциянең пленар утырышы Саба районы Шәмәрдән лицеенда үткәрелә, анда мәктәп мәгарифен үстерү турында төп доклад белән Татарстан премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыгыш ясаячак.
Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы пленар утырышы “Татарстан: инновацион төбәк мәгарифе” дигән тема буенча 15 августта үткәрелә.
Саба районы Урманчылык бистәсендә уннарча ел буе урманчылык программасы буенча эшләүче мәктәп бар. Анда укучылар – мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр берничә тапкыр урманчылык һәм экология конкурсларында лауреат булдылар. Үз уңышлары турында алар киңәшмә алдыннан Байлар Сабасында ачылачак күргәзмәдә сөйләячәкләр.
Саба урманчылыгы 2011 елда Мәктәп урманчылыклары бөтенроссия съездында катнашучыларны һәм 2012 елда юниорларның “Үсенте” бөтенроссия конкурсы финалчыларын да кабул иткән иде.
Россия Федерациясе табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Рослесхоз җитәкчесе В.А.Лебедев һәм Россия Урман эшмәкәрләре һәм экспертлары берлеге президенты М.В.Тацюн Татарстанда “Урман кисүче-2015” чемпионатын һәм “Урман һәм кеше” форумын үткәрү турында фикер белдерделәр. Исегезгә төшерәбез: быел июнь аенда Татарстанның Саба районында урман кисүчеләрнең I “Урман кисүче-2014” республика конкурсы үткәрелде, шул ук июнь аенда Киров өлкәсендә үткәрелгән “Урман кисүче-2014” Россия чемпионатында Министрлыкның җыелма командасы уңышлы чыгыш ясады. Сентябрьдә исә Татарстан урман белгечләренең Швейцариядә узачак Урман әзерләүчеләр чемпионатына танышу өчен баруы ният ителә.
Мирон Тацюнның мөрәҗәгатендә республиканың төрле кимәлдәге урман хуҗалыгы чараларында уңай тәҗрибә туплавы, аларда катнашучыларның һәрчак югары оешканлык күрсәтүе турында әйтелә.