26 августта Татарстанның Балык Бистәсе районы Керәшен Казилесе авылында “Кызыл Йолдыз урманчылыгы” дәүләти казна оешмасы һәм “Кызыл Йолдыз урманы” дәүләти бюджет оешмасы тарафыннан яңадан торгызылган чиркәүне ачу тантанасы үткәрелә.
Эшлекле очрашу вакытында Арча урманчылыгы җитәкче-урманчысы Шамил Хәйруллин һәм аның коллегасы Нурия Хәбибуллина күрше республикаларда урман хуҗалыгын алып бару үзенчәлекләре турында фикер алыштылар. Аннары Марий Эл урманчылары Урман хуҗалыгы урта мәктәбенә барып, Россия Федерациясендә иң яхшыларның берсе булган “Табигать варислары” мәктәп урманчылыгы белән таныштылар. Мәктәпнең яшь урманчылары кунакларга үз эш тәҗрибәләре, урманчылык һәм экология буенча үткәрелгән бөтенроссия һәм төбәк конкурсларында ирешкән уңышлары турында сөйләделәр.
“Шәһәр яны урманчылыгы” ДКИнең Иске Казан участогында урнашкан Өченче типтагы “Биектау” янгын-химия станциясе территориясендә ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев һәм “Төньяк-көнбатыш магистраль нефть үткәргечләр” ААҖ генераль директоры Рифгать Хәкимов Хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
“Төньяк-көнбатыш магистраль нефть үткәргечләр” ААҖнең нефть үткәргечләре 14 урманчылыкта арендаланган 335 гектар мәйданны биләп торалар. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы аның белән бу мәйданнарның янгын куркынычсызлыгы буенча хезмәттәшлек итә.
Хәйрия ярдәме кысаларында Рифгать Хәкимов Шәһәр яны урманчылыгына “Онежец-320” чылбырлы тракторын тапшырды, трактор Татарстан урманнарын саклау техникасы паркына кушылачак.
Түбән Новгородта Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының Идел буе федераль округы чикләрендәге Россия Федерациясе субъектларында административ түләүләрнең нәтиҗәлелеген күтәрү һәм претензия-дәгъвә эшләрен оештыру буенча оператив комиссиясе утырышы булып узды.
21 августта 11.00дә өченче типтагы “Биектау” янгын-химия станциясе территориясендә (Шәһәр яны урманчылыгының Иске Казан участогында), хәйрия ярдәме кысаларында, “Төньяк-көнбатыш магистраль нефть үткәргечләр” ААҖ техникасын “Шәһәр яны урманчылыгы” дәүләти казна оешмасына тапшыра тантанасы үткәрелә.
Утырышта Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле аппараты вәкилләре, Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының вазифалы затлары, Идел буе ФО буенча Урман хуҗалыгы департаменты һәм ИФО буенча РФ Генпрокуратурасы вәкилләре, урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә вәкаләтле башкарма хакимият органнары җитәкчеләре катнаша.
Анда “Урманнардан файдаланган өчен түләү недоимкаларын юллап алу эше. Недоимкаларны булдырмау буенча уңай тәҗрибә” дигән доклад белән ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Харис Мусин чыгыш ясаячак.
Быел март аенда Адам Смит институты (Adam Smith CONFERENCES. Forestry) үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре буенча, Россиянең һәм чит илләрнең эре урман бизнесы вәкилләре урман тармагына инвестицияләр салу өчен иң кызыктыргыч төбәк дип Татарстан Республикасын атыйлар.
Мондый өстенлек бирүне алар Татарстан урман тармагының тотрыклы, ышанычлы булуы, озайлы программаларга һәм бүленгән чараларга ярашлы рәвештә үсүе белән аңлаталар.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәренә караганда, инде 9 760 беренче класс баласына ярдәм ителгән, моңа 12.6 млн сум сарыф ителгән (1.6 млн сумы мәктәп формасы өчен). ТР урман хуҗалыгы эшчәннәре урман бистәләрендә урнашкан мәктәпләргә ярдәм итәләр: ремонт өчен материаллар, территорияләрне яшелләндерү өчен үсентеләр бүлеп бирелә. ТР Урман хуҗалыгы аппараты белгечләре җыйган матди чаралар исәбенә уку кирәк-яраклары салынган биштәрләр сатып алынды. “Мәктәпкә җыенырга булыш!” дип аталган тантанада Әгерҗе районының аз керемле гаиләләреннән булган беренче класс балаларына аларны эш башкару идарәчесе Гадел Галиуллин тапшырды. Чарада Әгерҗе район хакимияте башлыгы Валерий Макаров та катнашты.
Советның төп эшчәнлек максаты булып Россия Федерациясе территориясендә урман хуҗалыгын үстерүнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләү һәм урман мөнәсәбәтләре өлкәсендәге норматив-хокукый актлар проектларына карата күмәк киңәшләр әзерләү тора.
Совет составына Төньяк, Себер һәм Урал федераль округларының урман тармаклары җитәкчеләре, шулай ук Идел буе федераль округының Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский керә.
Башкортстан делегациясен Татарстан урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев тәбрикләде. Министрның беренче урынбасары Харис Мусин башкорт коллегаларны – министр урынбасары Ришат Шәрәфиевны, хокук һәм кадрлар эше бүлеге башлыгы Венер Вахитовны һәм экономика, планлаштыру һәм административ түләүләр бүлеге башлыгы Ирек Шәрәфетдиновны ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының структурасы белән таныштырды. Очрашу вакытында сүз урман хуҗалыгының үзенчәлекләре һәм ике республикада да кабул ителгән урман идарәсе моделенең өстенлекләре турында барды.